Нәрсә ул - "Камал мәктәбе"?

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

"Камал мәктәбе" - тамашачы мәктәбе. Баштан мин блог уйлап чыгардым. Анда һәр кызык спектакль турында мәгълүмат җыелыр иде, һәм шулай - ул вакытны булган вакыйгалар, мөһим, әмма театрга кагылышлы булмаган комментарийлар, иң кызыгы - шул елдагы мәкаләләр һәм хәзерге фикерләр. Мин бу идеяны театраль блогерлар мәктәбендә тәкъдим иттем, ә аннары без аны Илшат Латыйпов белән тормышка ашыра башладык.

Миңа Шекспирның зур белгече булган Бартошевич лекциясе таэсир итте. Карагыз, ди ул, "Гамлет"ны элек гади матрослар да куйган, алар өчен мавыктыргыч бер хикәя булган. Һәрбер яхшы әсәрдә берничә мәгънәви катлам бар. Аларның барысын да аңласаң, спектакльдан тулысынча ләззәт аласың. Камал театры, гомумән, күп еллар буе татар дөньясы үзәге булып кала. Аннары спектакльләре - тарихи, фәлсәфи, сәяси үзгәрешләр хроникасы. Аларга тагын бер тапкыр төшенәсе килә.

Һәр дәрестә без спектакльне күрсәтәбез, ә аңа бу әсәргә көчләрен салган кешеләр белән сөйләшәбез: драматурглар, актерлар, сценографлар белән, шулай ук - тәнкыйтьчеләр белән, әлбәттә, тамашачыны да дискуссияга тартабыз. Кызыклы бер әйбер - читтән экспертлар чакыру: дин, сәясәт белгечләрен, психологларны - һәм башкаларны. Алла боерса, төрле форматлар үткәреп карарбыз: бәлкем, видеоны ток-шоу белән кушырбыз, яисә берничә спектакльне берләштерербез.

 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article