ТАКТАШ "СИХЕРЕ"

Аватар пользователя kalebtatar
Kalebtatar
15.02.2018 Илһам
Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Якты, карлы февральдә Такташны искә алыйк әле. Фатих Хөснинең "Минем тәрәзәләр" автобиографик повестенда менә мондый хатирәләр бар:

"Островский урамы почмагындагы, хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында атна саен яшь язучылар түгәрәге җыела, анда озын йонлы кыска тунын киеп, ТИРӘН ЭЧЛЕ КЕПКАСЫН КҮЗЛӘРЕНӘ ЧАКЛЫ БАТЫРЫП, кулына мәңге аерылмастай күренгән кәкре башлы таягын тотып, салкыннан алсуланып Такташ килеп керә. Аңарга ияреп, киеме белән дә Такташка охшарга тырышып йөрүче, ЭТ ТИРЕСЕННӘН ТЕККӘН ТУНЛЫ КУТУЙ, озын шинельдән Демьян Фәтхи килә. Ул да түгел, ТКУдан үзләрен тәмам пешеп чыккан яшь марксистлар итеп санаучы, туры килсә, авызларыннан төкерек чәчә-чәчә ораторлык итүче, мәхәббәт, шәхси бәхет-сәгадәт, гаилә тынычлыгы кебек иске тормыш "крамолалары" турында сүз кузгалса, өскә очып кунарга әзер торучы яшь тәнкыйтьчеләр - Яүми, Ф.Мөсәгыйть, Г.Кадыйров килеп чыга. Башлана шигырь уку, китә кайнар бәхәсләр. Бәхәс кайчагында талашка әйләнә, сүзләрне үлчәп торулар бетә, ПӘРИ ТУЕ КУЗГАЛГАН ЧАКЛАР ДА БУЛА. Тыңлап, карап торып туеп булмый. Бөтен кеше дәртле, бөтенесендә яшьлек энтузиазмы кайный. Барыбызга да диярлек әле тик канатлар гына чыккан, дөньяның киңлеген, яктылыгын әле тоя гына башлаганбыз, иртәгә шундый ук якты көн тагын да туасын белеп торабыз, ә юк, бүген, җирдән бер күтәрелеп киткән чагында очып калырга, ничек очканны күрсәтеп калырга, кычкырып калырга ашыгабыз.
Әле тик канат кына ярган шул яшь бөркетләр арасыннан, шау-шу һәм ыгы-зыгы эченнән, зур һәм чак кына моңсу бер күренеш булып, күңелдә тик БЕР ТАКТАШ КЫНА УТЫРЫП КАЛГАН. Менә кемдер аның исемен әйтә, менә ул Мәдәният йортының сәхнәсенә чыгып баса. кайчандыр Татар театры бинасы булган бу йортның сәхнәсе шактый иркен, юк-бар әсәр, юк-бар тавыш белән анда югалып калуың да мөмкин һәм безнең күз алдында куырылып төшкән яшь әтәчләр шактый күп булды анда. Ә менә ТАКТАШ... Өстендә нәрсә була иде аның? Хәзер инде, утыз-утыз биш елдан соң, ул турыда сүз алып бару да кыен. Бер нәрсәне бик ачык әйтергә мөмкин: энә-җептән генә төшкән бик модный костюм булмас иде бервакытта да. Садә генә киемнән, ЧАЛБАРЫНЫҢ БЕР БАЛАГЫ ИКЕНЧЕСЕНӘ КАРАГАНДА ЧАК КЫНА КЫСКАРАК ТА КЕБЕК, шуның өстеннән билсез, киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр... Калын иреннәреннән әлегә әйтелмәгән, менә-менә әйтеләчәк елмаю нуры узар һәм секундның кыска бер мизгелендә аның, горур җилпенеп, башын артка ташлап алуы булыр... Аннан соң да мин байтак кына сәхнәләрне, ораторларны, үз әсәрләрен укый белеп укучы язучыларны, шагыйрьләрне, сәхнәдә үзен судагы балыктай тотучы эстрада артистларын күргәләдем. Әмма Такташ чыгуы кебек сәхнәгә чыгуны ҺӘМ ТАКТАШНЫҢ БАШЫН ЧАЙКАП БАШЛАП КИТҮЕ кебек башлап китүне беркайчан да күргәнем юк. Тел белән әйтеп булмый торган ниндидер бер садәлек бөркелеп торыр иде аңардан. Һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый. әйе, элек әкрен генә, кабаланмыйча гына, аннары, ахрысы үзе дә мавыгып булса кирәк, тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара, без, ТЫҢЛАУЧЫ БУЛАРАК, ҮЗ-ҮЗЕБЕЗНЕ ОНЫТАБЫЗ, тотышыбыз белән аның "сихеренә" бирелеп, ул тавышның күңелне иркәләүче аһәңе, шагыйрьнең хөкемдарлыгы астында калабыз: әйдә, кая алып барса да барсын, соңыннан Ф.Мөсәгыйть белән Яүми безгә, шәт, әйтеп бирерләр, ә хәзергә, шагыйрьнең үз авызыннан чыккан ул сүзләрне тыңлаган минутта, безнең өчен гүяки бүтән дөнья юк, без үзебез теләп үзебезне аның сихерле дөньясына тапшырганбыз..."
 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article