Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә Мөхәммәтова.

Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды. Әле яңа гына билгеле булган хәбәрне “Татар-информ”га конкурста катнашкан Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов үзе хәбәр итә.

Нәтиҗәләр интерактив тавыш бирү юлы белән хәл ителгән. Бу – жюри нәтиҗәсе. СМС-тавыш бирү буенча баллар артык югары түгел: әйтик, Якутия вәкиле, 6000 тавыш җыеп, “Тамашачы мәхәббәте” призыка лаек булган. “Мин күбрәк жюри өчен эшләдем”, - ди Айдар Сөләйманов.

Конкурс шартлары буенча, барлык җырлар туган телдә башкарылган. Айдар Сөләйманов халкыбызның 2 җырын һәм композитор әсәрләрен сайлаган. Болар – “Илче Бага” һәм “Рәйхан” халык җырлары; Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың “Зәңгәр томан”, Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырлары. 
“Атлар чаба” – “Төрквидениедә” икенче урын алган җыр, “Илче бага” – “Үзгәреш җиле – 2016”да тәкъдим ителгән иде.

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 төбәге – Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/18/158260/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article