"ЫШАНМА СИН БЕРҮК, ПИДЖАГЫМ!.."

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Дөресен генә әйткәндә, Рәмис Аймәт төрек телен бик тә ныгытып өр-яңадан өйрәнә башлагач, күңелемә шик кергән иде. Юкка кермәгән булып чыкты: Халыкара төрки шигърияте фестивале лауреаты да булып кайтты, ә иң мөһиме - төрек шагыйре Орхан Вәлине татарчага тәрҗемә итеп, китап итеп бастырып чыгарды. Соңгысы - татар укучысы, аның да затлы тәрҗемәгә сусаган катламы өчен икеләтә бүләк булды. Үз шигъриятенең кимәлен тәрҗемә иткәндә дә сакларга омтыла Рәмис. Аның шигырьгә булган критерийлары югары. 

 

Бу төрек шагыйренә алынуының тагын бер сәбәбе - Орхан Вәли шигъриятендәге хөрлек, ирек, гыйсъяндыр, бәлки. Аның "каты чикләвек" булуы. Стереотипларны җимерә торган шагыйрь булуы - һәм эчтәлеге, һәм формасы белән. Рәмис үзе дә "богау-зынҗырларны" өнәми чөнки. Рәмис, Орхан Вәли шигърияте гади-гадәти генә булса, аның белән әвәрә килеп тә тормас иде... 
Орхан Вәли җыентыгына язылган кереш сүзендә ул шагыйрь язмышының чор, вазгыять, халык язмышы белән үрелгәнлеге турында да фикер йөртә. Артык пафослы яңгырыйдыр, бәлки: "шагыйрь язмышы - халык язмышы" дип параллель китерү. Әмма Орхан Вәлинең шигырьләре гади төрек кешеләре - "кечкенә кешеләр" - өчен нинди юаныч булуын ваемлаганнан соң, аңлыйсың: яңгырый гына. 
Кайбер фикер-мотивларда игезедәй тәңгәл әлеге шагыйрь турында сәгатьләр буе сөйли ала Рәмис. "Шулкадәр, җаныма якын алдым, әйтерсең, аның калыбына кереп яшәдем", - дигән иде, китабын бүләк иткәндә. Калебенә, дип төзәтер идем. Калебенә үтмәгән очракта, тәрҗемә болай сыйфатлы һәм табигый булмас иде. 
Ул тәрҗемәләрнең берничәсен Сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык. 

ТАҢГА КАДӘР 
Бу шагыйрьләр
Гашыйклардан да битәр - 
Ул адәмнәр аркасында
Ниләр генә күрмәдем дә
Кичермәдем ниләр? 
Соң, мөмкинме яшәмәк ул
Бер шигырь юлының серле тыюлыгында 
Таңга кадәр?

Тыңлачы, күрербез,
Ишетә алырсыңмы икән
Өй түбәләре, морҗаларның көен,
Галәм агышларын,
Яки кырмыскаларның 
Ояларына бодай бөртекләре ташыган чактагы
Аяк тавышларын?

Капка төбенә килүче чүп ташучылардан 
Моңарчы кулланылган барлык кафияләрне*
Яр буендагы чүплеккә илтеп ташлату өчен, 
Яки таңны аттырырга 
Белмим, җитәрме көчем.

Эчемдәге шайтаным
Асылынган да муеныма,
Җиткерә миңа хәбәр:
"Ач та киереп тәрәзәңне,
Кычкыр син, кычкыр, кычкыр...
Таңга кадәр".

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ КУЛ САЛУ
Мин үләргә тиеш шундый итеп,
Ләкин үлемемнең сәбәбен
Һичберәү дә белә күрмәсен.
(Һәрчак сәбәп тапсалар да 
Үлем-китемгә)
...Кан агымы оеп калган булыр
Ирен читемдә.
"Бәхетсез мәхәббәттән", - дип,
Сәбәп табар ятлар иң элек.
Танышлар әйтер: "Бахырны 
Интектергән фәкыйрьлек..."
Хакыйкатьтә син шуны бел:
Үлемемнең чын сәбәбе
Боларның бит икесе дә 
булырга тиеш түгел.


Нигә "порт" дигәч, хәтергә
Мачталар килә икән?
"Диңгез" диюгә - җилкән?

"Март" диюгә - мәче,
"Хакыйкать" диюгә - эшче?

Һәм нигә соң, тик торганда, 
Аллаһка ышансын
Карт тегермәнче?

Кызык, берәр хикмәт бардыр:
Җил-давыллар кочагында
Нигә кыеклап яуганын 
Кайдан белсен яңгыр?

ЯЛГАН СӨЙЛИ КОШЛАР
Кошлар сөйләвенә ышанма син,
Ышанма син, минем пиджагым.
Син - яшерен серем, синнән башка
Бу дөньяда кемем бар тагын?

Шырпы сызсаң, дөрләп китәр чагым...
Һәр яз саен ялган сөйли кошлар,
Ышана күрмә берүк, пиджагым.

КУНАК
Эчем пошты кичә,
Көне буе 
Үз-үземә урын тапмадым.
Төтен эчтем тоташ ике пачка,
Язу язмак булдым, әй, кая ул,
Анысы да барып чыкмады.

Кулларыма алдым кәманымны**,
Әйдә, дидем, сагышларым тарат.
Урам гиздем.
Тавла*** уйнауларын
Читтән генә тордым мин карап. 

Җыр җырламак булдым.
Көе аның 
Булып чыкты бөтенләй башка.
Бер кап черки тоттым.
Ахыр чиктә,
Сагышларга чара табылмагач,
Килеп чыктым сезгә кунакка.

УЛ КӨН КИЛЕР
Көн туар. Китәрмен. Әле яңа гына 
Диңгез тәмен тойган ятьмәләрне эзләп.
Ул утрау - синеке, минеке - бу утрау.
Кошлар көтүен өлгералмам күзләп. 

Бар шундый дөньялар - без аңлап җитмәгән,
Мең кабат яшәп тә, серенә төшмәгән. 
Чәчәкләр дә анда атадыр шау килеп,
Туфрактан да томан чыгадыр бөркелеп. 

Акчарлаклар анда башка төрле, хисле,
Каурыйларыннан да сагыш тама төсле.

Ул көн килер күкне зәңгәрлеккә манып,
Ул көн килер җанда янган кояш булып,
Ул көн килер... акылын җуеп... 
_______ 
* Кафия - рифма 
** Кәман - скрипка.
*** Тавла - төрек халык уены. 
_______
Фотоларда: Орхан Вәли, Рәмис Аймәт.

 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article