"Мин гап-гади хатын-кыз булырга гына теләгән идем..."

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

2016 елда экраннарга чыккан "Любовь и страсть. Далида" фильмы - аның режиссеры Лиза Азуэлос өчен шәхси тарих. Әлеге картина аша ул тормышында җырлары аша зур роль уйнаган җырчыга булуы өчен рәхмәт белдерә. Фильмны француз тәнкыйтьчеләре шактый каршылыклы кабул итеп, "фестиваль киносы" дип тамгаласа да, ул колориты белән генә түгел, ә фәлсәфи һәм драматик эчтәлеге белән дә игътибарга лаек. 

Далида роленә публикага артык таныш булмаган Италия актрисасы Свева Альвитины сайлау да отышлы адым: ул без күреп-тыңлап белгән Далида образына вакыт-вакыт шулкадәр якыная ки, кинәт кенә сулыш кысылып куя. Далиданы уйнар өчен актриса махсус француз телен өйрәнә. Мине бу образ беренче караштан ук ышандырды. Әйтик, "Жизнь в розовом цвете"ны караганда, ничек кенә әйбәт уйнамасын, Эдит Пиафны түгел, ә Марийон Котиярны күреп утырасың. Ә бу очракта... - актриса белән гаҗәеп тәңгәллектә булган Далиданы. 

Эффектлы, сыйфатлы, затлы итеп төшерелгән һәм тиешле концентрациядә биографияне дә, иҗатны да колачлаган байопик килеп чыккан. Карарга тәкъдим итәм. 

"Мин бары тик гап-гади хатын-кыз гына булырга теләгән идем, мәхәббәтле, бәхетле хатын-кыз, әмма..." - дигән сүзләре бар Далиданың. Кайчакта бездән өстен Көч адәм баласына талантны да, шәхси бәхетне дә бер күләмдә бирми... ә бәлки - бәрабәренә. Һәм әнә шул "бәрабәр" аша кешеләр хәтерендә гомерлеккә калырлык җырлар туа. 

Моё мучение и моя единственная надежда 
Ты говоришь не умолкая, тебя не остановить, 
Но знал бы ты как мне хочется 
Хоть немного побыть в тишине 

дип җырлый Далида һәммәбезгә дә яхшы таныш "Paroles, paroles" җырында. Ул Тынлыктан кайтара-кайтара тыңлыйбыз хәзер үзен. 

 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article