Марат Кәбиров Әнгам Атнабаев турында: «Мин аның «сагындым» дигән сүзен сагындым»

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Марат КӘБИРОВ

Көтмәгәндә-уйламаганда телефон шалтырый. Трубканы алуга, көр, ихлас тавыш яңгырый: – Них-холь, Марат?!

Нинди чагыңа гына туры килмәсен, әлеге көр тавышны ишетү белән, күңелең күтәрелеп китә, ирексездән елмаеп җибәрәсең һәм шалтыратучының үзе сыманрак шаяртып җавап бирәсең:
– Әйбәт шул, Әнгам абый.
– Шуңа аптырап утырасыңмы?
Икебез дә яңгыратып көлешеп алабыз. Бу инде бер-беребезгә шалтыратышкан саен кабатлана торган сүзләр, мин аның хәзер ни әйтерен дә чамалап торам:
– Кайчан киләсең?
– Кайчан килим?
– Хәзер үк кил, – Атнабайның тавышында ягымлы түземсезлек чагылып китә, син аның мөлдерәп торган карашын да тойган кебек буласың.– Сагындым…

Мин аның әнә шул «сагындым» дигән сүзен сагындым. Әтиләрчә хәстәрлек, әтиләрчә ярату белән әйтә иде ул аны. Әнә шул бер сүзе белән генә дә бөтен зарларыңны оныттырырлык итеп, үзеңнең әле ялгыз түгеллегеңне, кемгәдер кирәклегеңне төшендерерлек итеп әйтә иде.
Әлбәттә, төрле сәбәпләр чыгып баралмый калган чаклар да булгалый иде Атнабайга. Ә барып керсәң инде, кайталмый азапланасың, шушы якты күңелле шигъри мохитне калдырып китәсе килми. Шагыйрьнең хатыны Сәвия апа һәрчак ачык йөз, сыйлы табын белән каршылый. Хәл-әхвәлеңне белешә. Шулай кирәк булган өчен генә түгел, ә ихлас күңелдән. Кирәк чакта кыйммәтле киңәшен дә бирә, шелтәләп алырга да күп сорамый. Үз итеп, әлбәттә, якын итеп.

Сәвия апага мин һәрвакыт сокланып карыйм. Шагыйрь язмышы бер дәвердә дә җиңел булмыйдыр. Гомере сөргендә үтмәсә дә, башларын балта кисмәсә дә, җан өзгеч чорлары күп була шагыйрьнең. Менә шундый мәлләрдә таяныч була алу, шагыйрь язмышын уртаклаша алу сәләте бөтен хатын-кызга да бирелмәгәндер, шагыйрь хатыны булып кала алу өчен дә аерым бер талант кирәктер кебек тоела. Әгәр, бер могҗиза белән, «атказанган шагыйрь хатыны» дигән мактаулы исем булдырылса, аңа иң беренче чиратта Сәвия апа лаек булыр иде…
Бүгенге көндә күренекле булып киткән шагыйрьләрнең күбесе Атнабай йортында үскән. Шушы йортка гына түгел, ә әдәбият дөньясына да аларны Атнабай иҗаты тартып китергәндер, дип уйлыйм. Чөнки барыбызның да яшьлек шигырьләрендә атнабайлык ярылып ята бит. Турыдан-туры, сукырларча иярүләр дә бар, аның алымнарын үзебезчә дәвам итәргә тырышу да. Темалар, шигъри бизәкләр уртаклыгы да. Монысы – иҗат өлкәсендә. Ә кайберләребезгә тормышка Атнабайча карау да йогып калды, бугай. Аның мыек астыннан елмаюлары, ихласлыгы, баш бирмәс горурлыгы, үз намусына хыянәт итмәве… Бу сыйфатларны «йоктыра» алган бәхетле язучыларыбыз да аз түгел бит әле. Менә шуларны уйласаң, Атнабай йорты, әдәбият юлына аяк басучылар өчен, иҗат серләренә төшенү урыны гына түгел, ә Шагыйрь Рухы тәрбияләү мәктәбе булды. Һәм ул мәктәп әдәбият гыйлеменә өйрәтү белән бергә, иң беренче чиратта, каләм әһеленең кешелек сыйфатларына игътибар итте, үз принципларын сатмый, ярамсаклана белми торган Шәхес тәрбияләүне максат итеп куйды.

Әнгам Атнабаев таләпчән остаз иде. Әсәреңдәге бер ялгыш сүз өчен озак итеп тиргәргә дә иренми. Мондый тиргәлүләр озаккарак китсә, баласын курчаларга җыенган ана кебек, Сәвия апа яклашырга килеп җитә:
– Шул кадәр әрләмә баланы! Бүтән язмаслык итәсең бит…
Әнгам абый аңа, син монда каян килеп чыктың дигәндәй, бертын карап тора да кеткелдәп ала. Аннан соң, язмаңның теге өлеше кычкырып укып күрсәтә.

– Нигә, әйбәт бит инде, – ди Сәвия апа.
Әнгам абый мыек астыннан гына елмаеп әйтеп куя:
– Әйбәт булганга тиргим бит инде. Начар булса кәрзингә генә ташлар идем.
Газета-журналларда басылган язмаларыңны да укып бара ул. Һәм шундук телефоннан шалтырата. Саран гына мактап ала. Яки җитешсезлегеңне әйтә. Кыска гына итеп, ләкин онытылмаслык итеп әйтә. Бөтен халыкның яраткан шагыйре авызыннан ниндидер сүз ишетү үзе бер шатлык булып тоела. Атнабай тиклем Атнабай укыгач, бик хөрт язучы да түгелмендер әле, дип уйлап куясың.

Үз шәкертләренең әдәби әсәрләренә генә түгел, ә кешелек сыйфатларына да, теге яки бу ситуациядә үзләрен ничек тотуына да игътибарлы иде ул. Авыр хәлләрдән үз абруен югалтмыйча чыга белсәләр, сабыйларча шатлана, алар өчен ниндидер бер горурлык кичерә, ә хилафлык кылсалар, йә чакырып алып, йә телефоннан шалтыратып тирги, алар өчен үзе гаепле сыман өзгәләнә иде.
Без һәрвакыт аның барлыгын, ихтирамлы игътибарын тоеп яшәдек. Шуны тою үзе генә дә кыюлык өсти иде.

Әдәбиятны халыктан, халыкны әдәбияттан читләштерергә маташкан дәвердә, Атнабай йорты Башкортстандагы татар әдәбиятының мәркәзе вазифасын үтәде, һәм Әнгам Атнабаев, язучыларның үз-үзенә бикләнә баруын күреп, аларга аралашып яшәү, бер-берсенә терәк булу өчен этәргеч бирергә тырышты…
Ә хәзер…
Шагыйрьнең, үз шигырен аз гына үзгәртеп: «Әнгам абый, әллә нишләдек без, әллә нишләдек без, син киткәч…» – дип әйтерлегең дә бар. Йомышлары гына булмаса, язучылар бер-берсенә: «Сагындым. Килеп чык әле,» – дип түгел, хәл белеп тә шалтыратмый. Газета-журналларда басылган әсәрләр уңаеннан әңгәмәләшү түгел, чыккан китапларны да «күрмибез». Алай гына да түгел әле, кайберләребез, үз горурлыгын таптап, җил уңаена карап кыйбла үзгәртергә дә остарып бара... Әллә нишләдек без… Һәм үзебезнең әллә нишләвебезгә исебез дә китми… Ә тиргәргә Атнабай юк…

Атнабайның үзен дә онытып барабыз, бугай. Дөрес, әдәби тәнкыйть тә, каләмдәшләре дә аны, үзе исән чакта да, җылы сүзләр белән артык иркәләмәде. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин әйтмешли: «Дәшми калу, күрмәскә тырышу, битарафлык – үзе тәнкыйтьнең бер төре бит. Аның ачысын шагыйрь үзе сизде микән?»(«Атнабайны каршылагыз» – “Җиз кыңгырау моңнары”, Уфа: Китап, 1998) Хәер, халык арасында чиксез абруй казанган шагыйрь аңа бик мохтаҗ да булмагандыр. Яңа шигырьләре дөнья күреп торды, укучылар күңелен яулап торды ул чакларда. Онытырга теләсәң дә, онытырга мөмкин түгел иде. Әле менә үзе арабыздан киткәч, ниндидер сәер тынлык урнашты. Шулай да бу тынлыкның шагыйрьне онытырга тырышу, аның бу дөньяда якты эз калдырып киткәнлеген күрмәскә омтылу икәненә ышанасы килми. Аны Әнгам Атнабаев иҗатын җитди өйрәнү алдыннан, җәмәгатьчелекнең, әдәбият белгечләренең уйлану вакыты дип кабул итәсе килә.
Аннан соң, арабыздан киткәненә егерме елдан артык вакыт үтсә дә, Атнабайның үлеменә ышанып җитеп булмый. Матбугатта яңа әсәрләре килеп чыгар да, бөтен күңелеңне әсир итәр кебек. Эфир дулкыннарында аның тавышы яңгырап китәр сыман. Ул әле дә сиңа игътибарлыдыр, кылган гамәлләреңне күзәтеп торадыр да, «молодец» дип әйтер, яки тиргәп алыр өчен менә-менә телефоннан шалтыратыр кебек.
Тик ул шалтыратмый да шалтыратмый...

чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/marat-kbirov-ngam-atnabaev-turynda-min-any-sagyndym-dign-szen-sagyndym

Дусларым белән уртаклашам:

Other article