ПЛАТФОРМАЛЫ, ТАР БАЛАКЛЫ ФАТИХ ӘМИРХАННЫ ОЗАТУ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

1926 нчы елның марты татарның ике зур язучысын алып китте. 9 нчы мартта Казанда атаклы Фатих Әмирхан үлде, мартның икенче яртысында Уфада Сәгыйть Рәмиевне җирләделәр. 
Һәрнәрсәне, хәтта кечкенә генә хәл-әхвәлне дә йөрәгебез аша кичереп үткәрергә өйрәнгән без яшь энтузиастлар өчен ике зур язучының бер-бер артлы үлеп китүе, үзеннән-үзе аңлашыла, тетрәткеч бер вакыйга булды. Әле дә бик яхшы хәтеремдә: Фатих Әмирханны күмәсе көнне мин мәктәптән интернатка кайтмыйча, сумкамны аскан килеш, иртәдән кичкә хәтле, ашау-эчүне онытып, гел аяк өстендә, гел кешеләр арасында буталып йөрдем. Мартның беренче яртысы гына булса да, аяк асты яхшы ук җебеткән иде. Башта язучының Жуковский урамындагы фатиры тирәсендә чуалдык. Аннары мәрхүмнең гәүдәсен хәзерге Ирек мәйданына куеп, шунда кайгы митингысы оештырдылар. Митингны мәһабәт зур гәүдәле, җитү чәчле, яңгыравык тавышлы бер кеше ачты. Китапларда күренгән рәсеме буенча да чамалап алган идем, ул да түгел, җыелган халык арасында “чыш-пыш” сүз дә китте, митингны ачучы – шагыйрь һәм драматург Фәтхи бурнаш икән. Күп кенә сүзләрен ишетеп тә булмады, ишеткән чаклысы да минем өчен шактый катлаулы, ансат кына шуып үтәрлек түгел иде. Аңлаган чаклысы шул булды: Фатих Әмирхан дигәне бераз тегеләйрәк булган икән. Беренчедән, шунда кеше авызыннан ишетеп аптырабрак калдым, ул мулла малае булган икән. Ә безнең ул чакта, чыгышын яшереп, ялган белешмәләр ясатып, укырга кереп урнашкан мулла малайлары белән көрәшеп тә баш катып беткән иде. Андый халыкны бер дә өнәмибез, сарык тиресе бөркәнгән бүре балалары дип кенә атыйбыз. Икенчедән, ул Фатих Әмирхан дигән язучы революциядән соң бик алай ишеп торып язмаган да, имеш. Шулай да үзе, аумакайлык күрсәтеп, маташтырып йөрмәгән, сәламәтлеге начар булуга карамастан, эшләгән, укыткан, газеталарда мәкаләләр язган, кыскасы, платформалы бер кеше булган. 
Мин үзем, мәсәлән, ул “платформалы” дигән сүздән пычагымны да аңламасам да, шулай да күңелемә бик ошады ул сүз. Платформалы кеше булгач, начар кеше түгел инде ул, юкны маташтырмагыз. Язган китапларын бик яратып укыган булганлыктан, мнн күңелемнән Ф.Әмирханны гел яклыйм, аңарга карата бер дә авыр сүз әйттерәсем килми иде. 
Фәтхи Бурнаштан соң, бүрекләрен салып та, бүрекләрен салмыйча да, тагын дүрт-биш кеше менеп сөйләде – зур кешеләр, наркомнар, шундыйрак кешеләр булгандыр инде, дөресен әйтим, мин белеп тә, ишетеп тә җиткермәдем. 
Мннем баш җитмәгәне бигрәк тә шул булды: ул зур кешеләр сөйләделәр-сөйләделәр дә шунда торып калдылар, процессияне дин әһелләре үз кулларына алдылар. Имештер, мшрхүмнең васыяте шулай булган, үзен дини җолалар белән озатырга кушкан. 
Ничек кенә булмасын, тукталып калмадылар, табут куйган машинаны кузгатып, әкрен генә алып киттеләр. Халык төркеме кузгалды, китаплар тутырган авыр сумкамны артка таба шудыра биреп, мин дә шунда, халык төркеме арасында атладым. Болакның уң ягына чыккач, халык төркеме күзгә күренеп ишәйде, чалмалы һәм кырпулы бүрек кигән дин әһелләре ишле халык арасында бөтенләй югалып калдылар. Койма башларыннан яки, җәйгә ерак булуга карамастан, ябыштырылган тәрәзәләрне каерып ачып, сөйгән әдипне соңгы мәртәбә күзләре белән тавышсыз-тынсыз гына озатып калучылар да байтак иде. 
Хәер, барысы да тавыш-тынсыз гына үтте дисәң, хата булыр. Мәсәлән, Тукай урамы чатыннан борылганда, кыска аяклы, ак бишмәтле, сай гына каракүл бүрекле бер карсак кеше, таягын болгый-болгый, сафны ярып арага керде дә: 
- Һай, бәдбәхет! Тар балаклы, Зариф хәзрәт малае. Яхшыдан яман туган нәрсә. Шәкертләрне аздырып, марҗа кызлары артыннан чабып аягың корыган иде, ходай кодрәте белән инде бөтенләйгә каткан икәнсең, бәрәкалла! – дип сөйләнә-сөйләнә, табут куелган машинага таба ырып-ерып бара башлады. 
Дәвамы бар...
Фатих Хөснинең "Минем тәрәзәләрем" автобиографик повестеннан.

Фотода - Әмирханнар нигезе. Яңа бистә. 11 март, 2018 нче ел.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article