ПЛАТФОРМАЛЫ, ТАР БАЛАКЛЫ ФАТИХ ӘМИРХАННЫ ОЗАТУ (дәвамы)

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Шактый ук тамаша чыгарыр кебек күренгән бу камыт аякка, хәер, озак шауларга ирек бирмәделәр. Кайсыдыр берсе аны, кыскыч белән баканы күтәреп аткан кебек, ике култыгыннан җиңел генә күтәреп алып, тротуар читенә чыгарып атты.Соңыннан кешедән ишетеп белдем: иске Казаннан, заманасында Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан каләме тарафыннан кайта-кайта көйдерелгән иске Печән базарыннан ничектер исән-сау сакланып калган бу тип – непманнар Казанының колоритлы бер мәзәкчесе Гыймади хәлфә булган икән. Гыймади хәлфә турында соңыннан да күп кенә-кызык-мызык сүзләр ишеттем мин – эч пошканны басар өчен кирәк бит бер “милли герой”. ... 
“Чаткы” мәйданына килеп җиткәч, процессияне тагын туктаттылар, бу юлы инде дин әһелләре канат ярган иде. Муллалардан берсе чыгып, Фатих дамелланың, янәсе, дин юлында күрсәткән хезмәтләрен, динне, укыту-гыйлем бирү эшләрен “ислах кылу”да үзеннән күп көч сарыф иткән “тәрәкъкый-пәрвәр бер адәм” булганлыгын тырышып-тырышып исбат итәргә маташты. Икенче бер чалмалысы, бүтән бер сүз дә таба алмагач, мәрхүмне Харитонов матагасында күп төрле хаталар белән басылган коръәнне төзәтеп бастыруда зурлап искә алды. Югарыдан, Ирек мәйданындагы митингтан ук иярә килгән кайбер совет активы да шунда иде. Бу “мактаулар” барганда алар, колакларын кая куярга белмәгәндәй, артрак планда аптырабрак басып тордылар. Җыелган халык арасында да ачыктан-ачык бер уңайсызлану сизелә иде. Шундый бер ыгы-зыгыдан соң, арттагыларның аптырау катнаш сәерсенеп һәм үзара пышылдашып карап торулары астында, әлеге теге дин әһелләре, бик үк җиренә җиткереп булмаса да, шулай да киртәсенә кертеп, бер-ике мәртәбә “сыгылып-бөгелеп” алдылар. Күренеп тора: монда эш яхшы ук буталып бара иде. Җеназа намазы бетеп, процессия урыныннан кузгалганнан соң, кешегә аны-моны сиздермәс өчен кепкасының козыреклы ягын тиз генә алга әйләндереп маташучыларны (намаз укыганда ул козырекны артка әйләндереп кигән булган!) мин үз күзләрем белән күрдем. Ә кайбер таркаурак кешеләр, әйлләндереп кияргә онытып, шулай артка караган козыреклы килеш атлый бирделәр. Иртәдән бирле ашамыйча гел аяк өстендә йөреп бик ачыккан булганга, тагын бер чат баргач, мин каласы иттем. Шунда әллә кайдан гына безнең интернат малайлары да килеп чыкты, без ишеткән-күргәннәребез турында сөйләшә-сөйләшә кайту ягына борылдык. 

Фатих Хөснинең “Минем тәрәзәләрем” автобиографик повестеннан.

Фотода - Фатихның әтисе Мөхәммәтзариф Әмирхан имам булган "Иске Таш" мәчете. Яңа бистә. 11 март, 2018 нче ел.
 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article