Бүген ҖИР ШАРЫ үзенең тагын бер гаҗәеп шәхесен - СТИВЕН ХОКИНГны югалтты.

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

* Бар да алдан билгеләнгән. Әмма алай түгел, дип тә исәпләргә мөмкин, без бит нәкъ менә нәрсәнең алдан билгеләнгән булуын белмибез. 
* Игътибар иткәнем бар: бар да алдан билгеләнгән, бернәрсәне үзгәртеп булмый, дигән кешеләр дә юл аркылы чыкканда як-ягына карана. 
* Әгәр сез үзегезне кара тишеккә эләктем, дип исәпләсәгез, бирешмәгез. Кара тишектән чыгу юлы да бар. 
* Гомерем буена тормышта очраган төп мәсьәләләргә гаҗәпләндем, аларга җавап табарга тырыштым. Бәлки, шуңа да мин физика турындагы китапларны Мадонна секс хакында чыгарганнан да күбрәк саттым. 
* Иртә үлү мөмкинлеге мине тормышның шәп нәрсә булуына инандырды, аны яшәп калырга кирәк. 
* Эйнштейнның "Алла Галәмдә шакмак чөеп уйнап утырмый" дигән гыйбарәсенә мин болай дип җавап бирер идем: утыра, һәм утырып кына да калмый, кайчак ул шакмакны без күз алдына да китерә алмаган урынга ташлый.
* Гыйлемнең иң зур дошманы наданлык түгел, гыйлемнең иң зур дошманы - мин гыйлемле дигән иллюзия. 
* Догмаларга нигезләнгән дин белән күзәтүләргә һәм мантыйкка нигезләнгән фән арасында фундаменталь аерма бар. Һәм фән җиңеп чыгачак, чөнки ул үз эшен башкара. 
* Пространство белән вакыт Галәмдәге барлык хәлләргә тәэсир итеп кенә калмый, ә андагы хәлләр нигезендә үзләре дә үзгәрә. 
* Астрологлар үз прогнозларын томанлы итеп күрсәтер дәрәҗәдә акыллы, бу очракта ул фаразларны төрлечә аңлап һәм шәрехләп була чөнки. 
* Мәктәпләрдә фән еш кына коры һәм кызыксыз итеп укытыла. Балалар механик рәвештә истә калдырырга өйрәнә, шулай итеп имтиханнар тапшыра. Әмма алар фәннең әйләнә-тирә дөнья белән ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнештә яшәгәнен күрми. 
* Космоска чыкмаган очракта кеше расасының тагын мең ел җирдә тереклек итә алуына шикләнәм. Планетадагы тереклекнең ничек һәлак булачагына берничә төрле сценарий бар. Ләкин мин - оптимист. Без барыбер йолдызларга барып җитәчәкбез. 
* Мин үземнең IQ дәрәҗәмне белмим. Кем дә кем моның белән кызыксына икән, димәк ул - уңмаган кеше. 
* Кеше үзенең үлемгә дучар булачагын белгән бердәнбер хайван. Һәм ул гомеренең чикле булуын ваемламаучы бердәнбер хайван да. 
* Минем максатым бик гади: Галәмне аңлыйсым килә, ник ул нәкъ менә шушылай корылган, гомумән ничек корылган, һәм без монда нәрсә эшлибез. 
* Тормыш бу кадәр дә кызыклы булмаса, үтә фаҗигале тоелыр иде. 
* Беренчедән, аяк астыгызга түгел, ә йолдызларга карагыз. Икенчедән, беркайчан да эшегезне ташламагыз. Эш кешегә мәгънә һәм максат бирә, ансыз яшәү буш булыр иде. Өченчедән, әгәр сезгә уңыш елмайса, һәм сез мәхәббәтегезне очратсагыз, моны беркайчан да хәтердән чыгармагыз һәм ул мәхәббәтнең кадерен белегез. 
 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article