Равил Фәйзуллин шигырьләрен Казан үзәгендә татар яшьләре җыелып укыды

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Казан үзәгендәге Чәкчәк музее һәм “Әллүки” иҗат берләшмәсе бүген танылган шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган “Равил Фәйзуллин нон-стоп” кичәсен тәкъдим итте. Шагыйрьнең иҗатын 12 башкаручы укыды.

Бу - нон-стоп форматындагы, альтернатив музыка белән үрелгән беренче шигърият бәйрәме. Үзәктә - бары тик шигырь. Монда истәлек-хатирәләргә дә, артык сүзләргә дә урын бирелмәде. Бары әкрен генә ишетелгән музыка астында Фәйзуллин шигырьләре укылды.

"Әлеге идея Чәкчәк музее белән берлектә оештырылды. Музейның үзен мәдәни чараларда тәкъдим итү уе да отышлы. Яшь шагыйрә Гүзәл Закирова белән әлеге чараны уздырырга булдык", - диде Бөтендөнья татар яшьләре рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Татар мәдәниятында шигырь кичәләре узып тора. Гадәттә, алар җыр-бию белән үрелгән, хатирәләргә корылган концертка кайтып кала.  Безнең игътибар үзәгенә бары тик шигырь генә куелган кичә ясыйсыбыз килде.

Рәдиф Кашапов һәр заманның, һәр кешенең үз шагыйре була дип саный.

"Безнең инде "нон-стоп" кичәләре уздыру буенча тәҗрибә бар. Өч ел элек "Җәдид-фест"та "Такташ нон-стоп" уздырдык. Ул вакытта өч сәгать эчендә 30лап кеше Такташ шигырьләрен укыды. Узган ел "Печән базары"нда "Шигъри слэм" оештырдык. Җыр-биюдән башка гына коры шигырь уку - кешегә аерым, яңа, көчле эмоцияләр өсти", - диде Рәдиф Кашапов.

Кичәгә автор үзе дә чакырылган булган. Әмма башка шәһәрдә булу сәбәпле, килә алмады.

"Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган нон-стоп кичәсе оештырабыз дип, шагыйрьнең үзенә хәбәр иттек", - ди оештыручы Гүзәл Закирова. - Ул бу идеяне ошатты, хуплады. Әмма Зәйдә булу аркасында, үзе катнаша алмады. Ул хәтта кичәне башка көнгә күчерү турында да әйткән иде. Тик инде без шушы көнгә планлаштыргач, күчермәдек".

Шигырьләрне 11 кыз һәм 1 егет укыды. Рифат Сәлах - Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган нон-стопта катнашучы бердәнбер ир-ат һәм шагыйрь.

"Равил абыйның шигырьләрен укый-укый, тагын бер кат бөеклегенә шаккатып утырдым", - диде ул.

Нон-стоп кичәсендә катнашучылар шагыйрьнең өчәр шигырен укыды.

"Бу - беренче кичә. Әмма аны дәвам итү,  үстерү теләге бар. Киләчәктә Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов шигъриятенә дә кабат игътибар бирәсе килә. Хыяллар зурдан, мондый форматтагы кичәләрне айга бер тапкыр үткәрә алсак, бик яхшы булыр иде", - диде Бөтендөнья татар яшьләре рәисе урынбасары.

Белешмә: Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин иҗат юлын авангард эзләнүләр белән башлап, 50нче еллар башында поэзиянең үсеш юлын, әдәби барышны җитәкләгән шагыйрь. Иҗаты - берьюллыклардан поэмаларга, традицион шигъриттән - япон поэзиясенең үзенчәлеге булып саналган  жанрына кадәр .

Равил Фәйзуллин 1940 елның 4 апрелендә Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан язучылар берлегенең җаваплы секретаре була.

1989 елдан — 2013 елга кадәр  Казан утлары” журналының баш мөхәррире вазыйфасын башкара. 

Бүгенге көндә Равил Фәйзуллин “Татмедиа” масскүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының киңәшчесе булып эшли.  

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/22/160491/

автор: Чулпан Шакирова, фото: С. Камалетдинов.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article