Дүрт фасыл җәй

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

(Рәссам Ольга Сушкова картиналары нигезендә туган уй һәм тойгы абстракцияләре) 

Рәсемнәренә беренче юлыккач туган тойгы: өйгә кайту. Сүз туган нигез, ватан, гомумән, ниндидер реаль җирлек, урынчылык турында бармый. Җанның вакыт һәм пространство чикләреннән ирекле булган яссылыгын, тәңгәллеген табуы дисәм, дөресрәк булыр. 

Аның киндерләрендә дүрт фасыл буена Җәй яши. Хәтта кышкы пейзаж, натюрмортларында да. Әйтерсең, киндер түгел, ә куе, кызгылт-сары бал белән тулы кәрәзләр. Һәм ул бал синең күңелеңдәге кәрәзләргә салмак кына саркыла, тутыра аларны. Җылыта. Густав Климт картиналарыннан кубарылып төшкән алтын кабырчыклар да сиземләнә аларда вакыт-вакыт. 

Яшерен-батырын түгел, Оляның картиналарын фотокәгазьгә төшереп, өемдәге аш бүлмәсе диварларында саклыйм. Кышкы озын кичләрдә мәтрүшкә, бөтнек, гөлҗимеш, киптерелгән кура җиләге салып пешергән хуш исле чәйне бизәкле юка чынаякларга агызам да, аякларымны бөкләп урындыкка менеп кунаклыйм һәм аның картиналарыннан сирпелгән алтынсу нурга коенам. Чәйдән дә Җәй аңкый, картиналардан да. 

Без үзебезнең климатта озын Кышны ярымуяу-ярымйокылы халәттә уздырабыз бит, гадәттә. Җәйне сагынып. Җылыга сусап. Кышны ничек кенә яратсак та, җылыга ашыгабыз. "Төш" картинасында нәкъ менә шул контраст күзгә бәрелеп тора: тәрәзә артында бауда эленеп кибеп торган керләр, күләгәләр яткан зәңгәрсу кар, салкын буяулар, ә киндернең икенче өлешендә - алтынсу-кызыл җылылык. 

"Пасха" алдыннан дөнья үзенчәлекле нур белән өретелә, кешеләр бер-берсенә карата саграк, кешелеклерәк булып әверелә. Табигать тә озын-озак кышкы оюдан айнып, чирый башлаган кар өстенә тирән-озын күләгәләрен суза. Нәкъ Оляның картинасындагыча. Ә аннан без атылып майга керәбез. Һәм бер иртәдә уянып, аш бүлмәсенә аяк атлауга таң каласың: чынаяк-тәлинкәләр тезеп куелган, чигүле ашъяулык каплаган өстәлгә, сервантларга Оляның нур толымнары сирпелгән. 

Аның дөньясы - хатын-кызларның мең төсмерле, нюанслы кичерешләр гаммасыннан торган мозаика. Әби-бабайлардан килгән гадәтләр, традицияләр, без акрынлап югалта барган салмак, тыенкы, булганына шөкер итеп яши белгән тормыш полотносы бу. Монда ханымнар, Вакытны ашыктырмыйча гына, нарасыен көтә, тирбәтә, имезә, көзгедәге сурәтен барлый, коега суга килгән җирдә тукталып, уйларын тәртипли. Муллык вәгъдә итеп, йортларга Алма Спасы атлап керә. Ачык калган китап-дәфтәр битләрен ефәк җил җилфердәтә. Өстәлдәге вазаларда тере чәчәкләр кинәнеп утыра – алар таҗларын тормышка ачкан. Хәтта "Яңгыр" картинасындагы караңгы фондагы ялгызлык та чын мәгънәсендә дөм ялгызлык түгел. Ул өстәлдәге эскәтернең чуар бизәкләрендә "укылган" өмет, көтү халәте һәм гөрләп чәчәккә баткан сирень белән сердәшлеккә манылган. 

Тормыш гел шулай гармониядән генә тора алса икән, диярсез, бәлки. Иртән уянабыз да ыгы-зыгыга чумабыз: балаларны - бакчага, тормыш юлдашларыбызны эшенә озатабыз, кичкә кадәр арыйбыз-талчыгабыз. Ә бу сурәтләрдә - ыгы-зыгының, ашыгуның тамчысы да юк. Идеаль тормыш картинасымы бу? Бәлки, шулайдыр да. Рәссамның идеалы нинди бит! Тирәлек белән бик тә тигез мөнәсәбәтләр урнаштыра алган, эчке яшәешен гармонияле агымга көйли алган җан ияләре яши бу киндерләрдә. Җирдәге Эдем табылган, Күк Патшалыгына юл ачылган, әйтерсең. Аның бакчасыннан хатын-кыз кулына сусыл алмалар өзелә...  

Ул үзен ирекле рәссам дип атау яклы. 2005 елда Казан Сәнгать училищесын кызыл диплом белән тәмамлый, 2007 елда Алманиянең Дрезден шәһәрендәге Югары сәнгать мәктәбендә профессор Ральф Кербах классында стажировка уза. 2010 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Россиядә, Алманиядә, Швейцариядә күргәзмәләре булды. Картиналары Россия, Украина, Белоруссия, Алмания, Швейцария, АКШ, Канада, Франция, Австралия, Эстониядә шәхси коллекцияләрдә саклана. 

Мин "Салават күпере" журналында эшләгән чорда ул балаларның шигырьләренә иллюстрацияләр ясый иде. "Ялкын" журналы укучыларын да сөендергәләде. Балалар ярата Оляның сурәтләрен. Чөнки аның дөньяга карашында нәкъ менә шул балалык чорындагы яктылык, самимилек, ярату сакланып калган. Ә чын иҗатчы үзендә сабыйлыгын саклый алса гына дөньяны һәр көн яңача ача, һәр көн беренче кат күргәндәй соклана аңа. 

Оля үзе болай ди: "Картиналарны мин балачагым белән бәйлим. Мине рәсем ясарга нинди сәбәпләр этәрүе турында уйланганда, ачкычны нәкъ менә балачактан эзләргә кирәклегенә төшенәм. Ни өчен кеше киндер каршына утыра? Һәркемнең картиналар язар өчен үз сәбәпләре табыла. Алар күп. Минем очракта бу сәбәп - иң беренче чиратта тойгы-кичерешләрне искә төшерергә, кайтарырга омтылу. Рәсемнәремә мотивны як-ягыма күз ташлауга табам - яктылыкның ничек уйнавын күреп, ел фасылларының алмашуына шаһит булып. Һәм һәр утырган саен киндеремне балачак тәсирләре, кичерешләре белән өретәсем килә. Без сабый чакта тирә-юньгә тылсым вәгъдә итеп торучы тынлык җәелгән иде бит. Минемчә, хәзерге тормыш шаукымында барыбызга да шул тынлык һәм гадилек җитми..."

 

Биредә дә бар: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/galereya-hudozhnikov/?id=2518

Дусларым белән уртаклашам:

Other article