Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә альбом чыгарырга хыяллана

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә Мөхәммәтова

 Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган җырлар циклы әзерләргә хыяллана. Татарча яңа альбом чыгару теләге турында ул үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

“Альбомны Michiel Kranides белән яздырасы килә. Без аның белән “Кайда соң син?” дигән бер җыр яздырган идек инде, - дип яза Зуля Камалова. – Ярдәм һәм киңәш сорыйм - краудфандинг белән шөгыльләнгән кешеләр бармы сезнең арагызда, йә спонсорлар?”

Мәгълүмат өчен. Краудфандинг ысулы белән татар музыкаль альбомы өчен акча җыю тәҗрибәсе Juna музыкаль төркеменең бар. Музыкаль коллектив үзенең дебют альбомын чыгарырга җыена. Алар берничә ай эчендә соралган акчаның өчтән берен җыя алганнар.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/01/163171/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article