"Калеб"кә - 5 ел.

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

"Калеб"кә - 5 ел. Ярты дистә ел элек апрель аенда интернетта төркемебезне, май аенда беренче кичәбезне эшләгән идек. Алданрак бу датаны берәр масштаблы чара буларак билгеләп уздыруны күзалласам да, шәхси тормыш коррективалар кертте. Шуңа карамастан кечкенә генә юбилеебыз уңаеннан сезнең өчен үзенчәлекле программа тәкъдим итәбез:

11 май - Илшат Сәетовның "КУ" рок-спектакле. Башлана: 18.00. Билет бәясе - 200 сум. (Режиссерлар - Илшат Сәетов, Рәмис Нәҗмиев).

12 май - "Калеб" яшьләреннән Илгиз Зәйниевнең узган елгы "Яңа татар пьесасы"нда җиңү яулаган, әлегә кадәр театр сәхнәсендә дөнья күрмәгән "Җәүдәт белән Зөбәрҗәт" пьесасының эскизы. Башлана: 17.00. Керү ирекле. (Режиссер - Әминә Миндияр);

20 июнь - Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең яшьләре белән татар биюенә багышланган класс-концерт. Керү ирекле. (Сценарий авторы - Луиза Янсуар, режиссер - Әминә Миндияр);

сентябрь - Нурбәк Батулла режисссерлыгында Йолдыз Миңнуллина иҗаты буенча хореографик спектакль.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article