"Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт"

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Татар театры патшалар указы, өстәгеләр кушуы буенча тумаган, аны халык үзе тудырган дибез. 12 нче майда Камал театрының Кече сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" спектакле аша "Калеб" яңа буын яшьләре татар театрының яралу фактын искә төшерә кебек. Спектакль-эскизда бары тик бер профессионал - Россия һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, ә калганнар - актерлык белеменә ия булмаган, ләкин сәхнә, сәнгать дип янучылар. Нәкъ XX гасыр башындагы сыман. Илгиз Зәйниевнең "Яңа татар пьесасы" конкурсында җиңү яулаган пьесасын режиссер Әминә Миндиярова сәхнәгә куя. Композитор - Миләүшә Хәйруллина. Тәүге тапкыр сәхнәгә чыгучыларга сөйләм теле серләрен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов төшендерде.

Татар театрының 110 еллыгына багышлап язылган. “Җәүдәт белән Зөбәрҗәт” эксперименталь спектакле тамашачы тарафыннан ничек кабул ителер? Киләчәктә театрның зур сәхнәсенә менә алырмы? Йөз ел элек булган вакыйгаларны бүгенге автор дөрес тасвирлый алганмы? Бу сорауларга сез 12 май көнне Камал театрының Кече сәхнәсендә җавап алырсыз. Керү ирекле. Рәхим итегез!

#калеб_спектакль #илгиззәйниев #җәүдәтберләнзөбәрҗәт #камалтеатры

Дусларым белән уртаклашам:

Other article