"Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт"

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

"Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" спектакленә күпләр Илгиз Зәйниевнең яңа әсәре белән танышырга киләдер. Нәрсә турында соң әсәр? Бу турыда кыскача гына. Пьесасын язар өчен авторны, әйтерсең, узган гасыр башындагы бер фото рухландырган. Сирәк булса да, татарлар да шул заман сурәтләрендә калган. Һәм ул фотоларның һәркайсы үзе бер ядкәр сыман. Менә автор шул сурәттән башта геройларны тартып чыгара, аларга Җәүдәт белән Зөбәрҗәт дип исем бирә. Шул вакыт Җәүдәт фотоательесында фотоаппарат төймәсенә баса. Төтен таралганда, ул инде Зөбәрҗәтнең балконы каршында шигырь укый. Ай белән кояш берничә тапкыр алышырга өлгерә, һәм менә Җәүдәт, без ешрак рус әдәбияты әсәрләрендә очрата торган комарлы уен тозагына килеп эләгә. Кискәләнгән тән, кискәләнгән өмет, әмма алда әле соңгы талпыныш бар. Ә Зөбәрҗәт? Ул пьесадагы үз ролен хатын-кызның шул җәмгыятьтәге урынында уйнап тәмамлармы, әллә башка юл бармы?

Исегезгә төшерәбез, 12 майда узачак спектакль беренче тапкыр үз теләкләре белән җыелган "труппа" тарафыннан - тулысынча яшьләр инициативасы белән куела. 

Камал театры, Кече сәхнә. Башлана 17.00. Керү ирекле.

#калеб_спектакль #илгиззәйниев #җәүдәтберләнзөбәрҗәт #камалтеатры

Дусларым белән уртаклашам:

Other article