Иҗатчы татар яшьләре “ку” булу мөмкинлеген кисәтә

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә Мөхәммәтова

 Кичә Камал театрының Кече залында тамашачы сыйдырышлылыгы буенча рекордлы спектакльләрнең берсе уйналды – зур аншлаг белән Илшат Сәетовның “Ку” рок-спектакле тәкъдим ителде. Спектакльне “Татар-информ” хәбәрчесе дә тамаша кылды.

Рок-спектакльнең идея авторы – Илшат Сәетов. Үзе үк Рәмис Нәҗмиев белән бергә режиссер да. Текстларны Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Сабирова һәм Илшат Сәетов укыды. Музыкаль бизәлеш - Әскәр Юнысов һәм “Гауга” төркеме музыкантлары. Сәхнәдән җиде текст укылды һәм алар арасында Әскәр Юнысовның җырлары яңгырады.

Спектакль алдыннан “Ку” турында сораулар еш яңгырап, оештыручылар “ку”ның төрле версияләрен тәкъдим иткәннәр иде. Илшат Сәетов “Ку!” фигылен дә, ку гөмбәсен дә, куның бушлык булуын да, “Кин-дза-дза” фильмын да искә төшерде. Рок-тамаша азагында тамашачы җиде текстка “ку”ның бөтен вариантлары сыйдырылганын аңлады.

Авторның дебют эшен тамашачы уңай бәяләде. Бер сәгатьлек спектакльдән соң сорау-җавап форматындагы аралашу да оештырылды. Тамашачы арасында язучылар, галимнәр, журналистлар, артистлар бар иде.

Тамашага билетлар берничә көн эчендә сатылып беткән иде. Илшат Сәетов әлеге спектакльнең видеосы булачагын вәгъдә итте.

Рок-спектакль “Калеб” иҗади яшьләр берләшмәсенең биш еллыгы уңаеннан оештырылган тамашалар программасы кысаларында үтте.

“Ку” рок-спектакле турында тулырак итеп – “Интертат” электрон газетасында.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/12/163773/

Other article