"ҖӘҮДӘТ БЕЛӘН ЗӨБӘРҖӘТ" СПЕКТАКЛЕ: "ЯҢА КҮЗӘНӘКЛЕ" ТАТАР ЯШЬЛӘРЕНЕҢ БӨТЕН ДӨНЬЯ ТЕАТРЛАРЫНА ЕЛМАЮЫ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
«Калеб» яңа буын яшьләре, иҗат берләшмәсенең биш еллыгы уңаеннан, моннан 110 ел элек татар театрын тудырып йөргән яшьләрнең ниләр кичерүен тоярга тырышып карады. Кичә алар Камал театрының Кече сәхнәсендә моннан бер гасыр элек татарлар тормышын яктырткан заманча пьесаның эскизын күрсәтте.

Пьеса авторы – Илгиз Зәйниев. Аның “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” пьесасы татар театрының 110 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән. Әмма моңарчы беркайда да сәхнәләштерелмәгән. Ул 2017 елда “Яңа татар пьесасы” конкурсында махсус приз алган иде.

Әсәрнең төп геройлары – Җәүдәт белән Зөбәрҗәт. Сюжет линиясе аларның мәхәббәтенә корылган, әмма ирония белән эшләнгән. Казан артында туып үскән Җәүдәт исемле егет атасыннан калган мөлкәтенә фотосалон ача. Татарлар сурәткә төшү гөнаһ дип ышанып яшәгәндә фотоателье очын-очка ялгап яши, әлбәттә. Җәүдәт театрда Мотыйгулла бай кызын күреп гашыйк булган һәм бер ел дәвамында аңа шигырьләр багышлап, шигырьләрен туташка юллап яши. 

Менә берзаман Мотыйгулла бай хатынын һәм кызын ияртеп фотога төшәргә килә. Гөнаһын гөнаһ та, башкалар төшкәндә ул гына төшми калсынмыни? Әле бит татарлар алдында кызны урысча өйрәтергәме-юкмы дигән дилемма да тора. Теге бай да, монысы да укыткач, Мотыйгулла да ризалаша, ә укытырга Җәүдәт алына. Әмма Җәүдәтнең бер зур кимчелеге бар – ул комарлы уеннарга һәвәс икән. Башта бер сандык акча төяп кайтса, икенче улы фотоательесын да оттыра. Җитмәсә, Зөбәрҗәт белән үбешеп торганын күреп, Мотыйгулла бай Җәүдәтне кыйнаттыра. Ни тере, ни үле Җәүдәтне шәкерт дусты коткара. Күңеленә иман килеп, Мотыйгулла егетне эзләтеп таптыра да, дәваларга доктор җибәрә. Гомере кыл өстендә булган Җәүдәт гәүдәсен көчкә сөйрәп кыз йортына бара... Ахырдан егет үлә, кыз сагышлы җырларын җырлый...

Спектакль-эскиз драматург Илгиз Зәйниев белән режиссер Әминә Миндиярның Шекспирга һәм Гюгога татар сәламе булып тоелды.

“Ромео һәм Джульетта” пьесасындагы атаклы балкон сәхнәсе татар спектакле сюжетына нечкә ирония белән шулкадәр матур кереп утырган. Безнең калфаклы Зөбәрҗәтебез Джульеттадан киммени? Ә чибәр Җәүдәтебез Ромеодан артыграктыр да әле. Дөрес, икенче бүлектә Җәүдәтебез Ромеодан Квазимодога әверелде. Монысы Виктор Гюгоның «Собор Парижской Богоматери» романы инде. Квазимодо — Соборның бөкре чаң кагучысы. Зөбәрҗәтебез – Эсмеральда. Бәлки, залда утырган әдәбият галимнәре дөнья әдәбиятыннан башка кайтавазлар да тапканнардыр. Залда яшьләр проектларының актив фанатлары – әдәбият галимнәре Миләүшә Хабетдинова белән Әлфәт Закирҗанов та бар иде.

Бу пьеса - Илгиз Зәйниевның татар театры исеменнән бөтен дөнья театрларына бер елмаюы.

 

Һәвәскәрлек

Димәк, яшь режиссер Әминә Миндиярова Илгиз Зәйниевның шушы пьесасын сайлаган да, шуннан һәвәскәрләр белән бергә спектакль эскизы чыгарырга уйлаган. Ә һәвәскәрләр - «Калеб» яңа буын яшьләре. Алар укытучылар һәм башка профессия кешеләре, аларны «Калеб» берләшмәсенә шигырь язарга һәвәс булулары китергән. Беренче булып театр уйнау идеясе кем башына килгәндер – әмма яшьләр үзләрен XXI гасыр “Сәйяр”чылары итеп тоеп карадылар. Алар төп эшләреннән бушаган арада бер ай репетицияләр ясаганнар...

Татар кешесен театр уйнап, гомумән, шаккатыра алмыйсың. Татар авылларында совет заманнарында гомер-гомергә клуб саен һәвәскәр театр булды. Хәзер халык театрлары өчен бөтен бер регионара фестиваль эшли - «Идел-йорт». Шулардан үсеп чыгып артист булып китүчеләрнең мисаллары да бар.

Кыскасы, «Калеб» иҗат берләшмәсе яшьләренең дә чын театр уйнап карыйсы килүе гаҗәп түгел. Дөрес, алар аны тыйнак кына эскиз дип атадылар. Әмма бу проект эскиз таләпләрен узыбрак киткән иде инде. Бу инде бөтен бутафориясе белән декорациясе, костюмнары, музыкасы, хәтта антракты да булган спектакль иде. Сүз уңаеннан, спектакль өчен махсус музыканы яшь композитор Миләүшә Хәйруллина язган.

Спектакльдә профессиональ артистлык белеме булмаган яшьләр белән бергә профессиональ актер, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров уйнады.

Әзһәр Шакиров төрле иҗади проектларга актив кушыла алучы иң мобиль өлкән буын актеры. Сиксәнгә җитеп килүенә карамастан, ул бөтен проектларга алына. Кинода дисеңме, театрның Кече залында куела торган эксперименталь спектакльләргә дисеңме – ул бөтен җирдә. Афәрин! Ә инде «Калеб»челәр өчен Әзһәр Шакиров кебек халык артисты белән бер сәхнәдә уйнау – иң кәттә бүләктер!

Әзһәр Шакировка алман табибы роле бирелгән иде. Күренекле актер белән бер сәхнәдә Ләйлә Хәбибуллина, Айдар Әхмәдиев, Ренат Миргаязов, Эльвина Нәҗипова, Алмаз Гыйниятуллин, Эльвира Рәфыйковаларуйнады.

“Бүген һәвәскәрләр профессиональ актерлардан бер башка өстенрәк булдылар. Алар әле без – профессиональ актерлар да аңлап бетермәгән күзәнәкләрен эшкә җигеп уйный алу бәхетенә ирештеләр”, - дип бәяләде залда утырган бердәнбер профессиональ актер Фәнис Җиһанша бу тамашаны.

 

Халявага - бойкот 

Спектакль тагын бер кабатланырмы? «Калеб» яшь иҗатчылар берләшмәсе лидеры Гүзәл Сәгыйтова әлегә андый планнары булмавын әйтә. Әмма фикерләр уңай булган очракта, нигә кабатламаска? Әйе, икенче тапкыр уйнаганда премьерадагы уңыш кабатланмаска да мөмкин. Чөнки Фәнис Җиһанша әйткән теге “күзәнәкләр” тагын бер тапкыр унисонда яңгырый алырлармы – анысы билгесез. Әмма, миңа калса, тагын берәр залда кабатлап карарга кирәктер. Фәнис Җиһаншаның “Күзәнәкләр теориясен” тикшерү өчен булса да...

 

Тагын бер кую файдасына бер аргумент: Камал театрының 160 урынлы Кече залы бөтен теләүчеләрне сыйдырып та бетерә алмады. Әйтик, "Ку" рок-спектакле авторы Илшат Сәетов белән музыкант Әскәр Юнысов бөтенләй керә алмаганнар. Чөнки залда аншлаг, урыннар юк. 

Дөрес, спектакльгә билетлар сатылмады, ул түләүсез иде. Ул ирекле кертүләрне, “халява”ны бетерергә кирәк дип саныйм. Тамаша – ул товар, ул иҗат һәм хезмәт продукты, димәк, ул сатылырга тиеш. Бу бит табигый. Хәтта һәвәскәр артистлар уйнаса да, аларның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре билет алып, билетта күрсәтелгән урыннарына утырып карарга тиешләр. Профессиональ театр куйган кадәр бәя куелмасын. Аз гына бәягә сатылсын, әмма сатылсын!

«Калеб» яшь иҗатчылар берләшмәсе барлыкка килгәнгә инде биш ел. Алар инде шактый үстеләр, килешми инде биш еллык саллы берләшмәгә бушлай тамаша куеп яту. Гүзәл Сәгыйтованың үз «Калеб»тәшләрен буш залда чыгыш ясатасы килми – анысы аңлашыла. Ниндидер грантлар хисабына түгел, чиста энтузиазмда иҗат иткән берләшмәнең менеджмент белән дә махсус шөгыльләнү мөмкинлеге дә юк. Шунлыктан беренче елларда ирекле кертү табигый күренеш иде. Әмма хәзер ярамый. Килешми!

 

Бераз читкә китеп... 

Татарстанда, гомумән, бетерергә вакыт ул “халявный” тамашаларны. Хәзерге вакытта бушка тамашачы җыю белән Казанда ике зур оешма мавыга. Аларның берсе – Казан халыкара мөселман киносы фестивале. Бу проект ун елдан артык бушка тамашачы тутырып, аншлаг белән горурланып яши. Икенчесе – Татарстан Язучылар берлеге. Аларның дүшәмбе көннәрендә кичке 17.00 сәгатьтә башлана торган кичәләренә пенсиядәге түтәйләр бер сәгать алдан килеп урын алалар. Бушлай тамаша күрсәтеп аншлаг белән горурлануның иң көлке мисалы – “Мир” кинотеатрында “Айсылу” фильмының премьерасы. Телевидениенең иртәнге тапшыруында бушка кино күрсәтәбез дигән игълан үзенекен иткән иде – халык кинотеатрны штурмлады. Хәтта премьерага чакырылган мәдәният министры да залга керә алмаган иде. Нәтиҗәдә, ул көнне ике сеанс күрсәтелде. Ә халыкның милли кинога сусавы турындагы матур сүзләр бик күп отчетларын бизәде...

 

Темага кире кайтып... 

Ярар, спектакль күрсәтелде. Үзләрен сәхнәдә сынап караган егетләр-кызлар үз эшләре белән көчле энергия алдылар, үз-үзләренә “Без булдарыбыз!” дип исбатлый алдылар. Бәлки, аларга артыгы кирәкмидер дә...

Ә менә алга таба Әминә Миндиярның бу эскизын берәр театр үзенә алырга теләмәсме һәм үз артистлары белән шушы спектакльне үз сәхнәсендә куйдырмасмы дигән өмет бар.

 

Фото: Александр Эшкинин

чыганак: http://intertat.tatar/madaniyat/-d-t-bel-n-z-b-r-t-spektakle-ya-a-k-z-n-kle-tatar-yashl-rene-b-ten-d-nya-teatrlaryna-elmayuy/

 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article