ҖӘҮДӘТ БЕРЛӘН ЗӨБӘРҖӘТ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы​

“Калеб” яңа буын татар яшьләре оешмасы үзенең бишьеллыгы уңае белән оештырган чаралар тулы бер цикл тәшкил итә. Ә инде агымдагы елның 11 һәм 12 май көннәрендә Камал театрының Кече залында уйналган спектакльләр зал тулып утырган тамашачының көчле алкышларына дучар булды. 12 майда куелган “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” спектакле һәрьяктан үзенчәлекле иде. Аның авторы танылган драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев булып, әлеге пьеса – 2016 ел “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңеп чыккан әсәрләрнең берсе. Пьесаны сәхнәләштерүче режиссер Әминә Миндиярова һәм композитор Миләүшә Хәйруллина – тамашачыга яңарак танылып килүчеләр. Ә инде сәхнәгә чыккан артистларның (доктор ролен башкаручы мәшһүр Әсһәр Шакировтан башка) барысы да театр сәнгатен яратучы яшьләр, һәвәскәрләр. 

И.Зәйниевнең музыкаль драмасында ХХ йөз башы вакыйгалары сурәтләнә. Белгәнебезчә, бу чор татар дөньясының уянып, яңарыш дәверенә кергән вакыты: газета-журналлар чыга башлый, классик булып танылачак бер төркем яшьләр әдәбиятка килә, татар театры формалаша һ.б. Автор һәм әсәрне сәхнәгә куючылар алдында җитди бурыч тора –  геройларның эш-гамәлләрен әлеге вакыйгалар фонында ачу. Исеменнән күренгәнчә, вакыйгалар үзәгендә Җәүдәт белән Зөбәрҗәтнең мәхәббәт тарихы булып, ул романтик купшылык, тирән хисләр, фаҗигале пафос белән үрелеп бара. Геройларның ярату хисен, үзара мөнәсәбәтләрен җыр-музыка аша аңлатуы да әлеге күтәренкелекне, хисчәнлекне баетып, тамашачыга эмоциональ тәэсир итә.

Вакыйга фотоателье тотучы Җәүдәт һәм шәкерт егет Фатих әңгәмәсе белән башланып китә. Айдар Әхмәдиев герое – Казан артында туып-үсеп, мәдрәсәдә белем алган, русча да укыган, әти-әнисе вафатыннан соң, алардан калган мөлкәткә фотоателье сатып алган алдынгы карашлы егет. Ул үзенең матур киләчәгенә ышанып яши, әдәбият-сәнгать белән кызыксына, татарча спектакльләргә йөри. Шуларның берсендә – “Сәйяр” труппасы тарафыннан куелган “Алдым-бирдем”не (Г.Исхакый пьесасы) караганда – Зөбәрҗәтне күреп, гашыйк була. Ул ел дәвамында кызга багышлап мәхәббәт шигырьләре яза. Әмма соңгы вакытта комарлы уен белән мавыгып китә – карта уйный. Фотоательега килеп йөрүче шәкерт Фатих белән диалогында чор рухы, заман үзгәрешләре һәм аларга Җәүдәтнең карашы чагылып китә. Фатих ролендәге Алмаз Гыйниятуллин уены тәэсирле, хәтердә кала. Ул яңалыкка омтылучы шәкерт, дуслыкның кадерен белүче иптәш, урыны белән автор карашларын җиткерүче дә, иң мөһиме, ихласлыгы, табигыйлеге белән якын. Татарларның да яңалыкка омтылуын дәлилләп дигәндәй фотоательега Мотыйгулла бай килеп керә. Әлеге рольдәге Ренат Миргаязов сәхнәдә бертөрле генә бәяләнми торган, каршылыклы образ тудыра алды. Мотыйгулла бай русча укытуга, җәдит мәдрәсәләренә ачыктан-ачык каршы чыга. Шул ук вакытта ул – ата-баба традицияләрен саклап яшәүче, үзенең, якыннарының, нәселенең исемен, дан-дәрәҗәсен теше-тырнагы белән яклаучы да. Мотыйгулла бай бердәнбер кызы Зөбәрҗәтнең киләчәге, бәхете өчен теләсә нинди адымга барырга әзер ата булып ачыла. Үзе әйткәнчә, вакыты белән бик тиз кызып китсә дә, ул хатасын таный белүче кеше. Бай хатыны Наҗия ролендә уйнаучы Эльвина Нәҗипованы тамашачы яратып кабул итте. Әлеге образда ирне ир итеп яшәү, гаиләне тигез-тыныч тоту теләге аеруча тулы чагылып, Эльвинаның ана кичерешләрен тулы, уңышлы бирүен дә билгеләп үтү кирәк. 

Пьесадагы төп геройларның берсе булган Зөбәрҗәт гаиләдәге иске карашлардан интегеп яшәүче кыз буларак ачыла. Ләйлә Хәбибуллина героинясы – гаять тыныч, сабыр, шул ук вакытта җитди адымнарга барырга да әзер шәхес. Мәхәббәте аның өчен яшәү мәгънәсенә әверелә. Сөйгәненнән аерып, Габдерәшит бай углы Хәмзәгә бирсәләр, гәүдәсен Кабан күленнән табачаклары турында әйтергә дә җөрьәт итә ул. Асрау кыз ролендәге Эльвира Рафыйкова уены бай өе мохитен тулыландыра. Ул вакыйгаларны бәйләп тора, кирәк урында аларга ачыклык кертә.

Фотоателье хуҗасы Җәүдәт Мотыйгулла бай күңеленә хуш килә, егетне кызына мөгаллим итеп чакыра. Тизрәк баеп китеп, Мотыйгулла бай каршында танылу алу теләге белән, Җәүдәт комарлы уенын дәвам итә. Бер көнне көндәше Хәмзәнең акчаларын, хәтта алтын сәгатен отса, икенче көнне бар нәрсәсен, хәтта фотоательесын да югалтып кайта. Әнә шундый психологик киеренке халәттә, саклыкны онытып, сөйгәненә мәхәббәтен аңлата башлый, аңлашу исә, аларның үбешүе белән тәмамлана. Моны күреп калган Мотыйгулла бай егетне кыйнап, өйдән чыгарып атарга боера. Авыр тән җәрәхәтләре алган Җәүдәтнең хәбәре югала. Егет үзе дә шәкерт Фатих аша кызга үлеме турында хәбәр итәргә куша. Җәүдәтне югалту хәсрәтеннән йончыган Зөбәрҗәт әтисе теләгән кешегә кияүгә чыгарга ризалык бирә. Бу турыда ишеткәч, үлем “якасыннан алган” егет, булачак ирен үтереп, Зөбәрҗәтне мәҗбүри никахтан коткару өчен, пычак тотып, алар йортына килә. Җәүдәт һәм Зөбәрҗәтнең соңгы очрашуы – ул хисләр ташкыны, кабул булмаган мәхәббәтнең ташып чыгуы, әрнү-хәсрәтләнү чагылышы. Сөйгәненең кыйналып, үлемгә дучар ителүе һәм егетнең үлеме турындагы хәбәргә алданып, яратмаган кеше белән никахлашуыннан котылу юлы итеп, кыз, аңлавы да, аңлатуы да гаять кыен булган адымга бара – егетне пычак белән кадап үтерә. Бу минуттагы күңел кичерешләрен болай аңлата: “Җаның бәргәләнде-бәргәләнде... Читлеген ватып-җимереп бетерсә дә, чыгып оча алмаган сайрар кошың... Шул килбәтсез читлек әсире ул һаман... Чыгып очсын кошың... Бу җиһанга ят ул... Мин коткарам сине бу зинданнан...” Егет үлемен елмаеп кабул итә. 

Күргәнебезчә, пьеса сюжетында дөнья драматургиясендә урын алган мотивлар чагыла. Әсәрнең финалы да М.Фәйзинең “Галиябану”ы, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ындагы күренешләрнең бераз үзгәртелгән варианты кебек кабул ителә. Елмаеп үлү күренеше исә Көнчыгыш әдәбиятында, бигрәк тә суфыйчылык әдәбиятында урын алган мотив булып тора. Бәндәнең җаны гөнаһлы тәннән аерылып Аллаһы белән очрашуга, кавышуга омтылу билгесе ул. Ә инде Зөбәрҗәтнең “Синең җырга кушылырмын тиздән мин дә...” диюе, җаннарының мәңгелектә кавышуына өмете булып тора. 

Шуның белән бергә, автор һәм режиссер концепциясендә берничә бәхәсле мәсьәләгә урын кала. Берсе – җәдитчелек һәм кадимчелек белән бәйле. Спектакльдә аны берьяклы гына аңлау чагыла. Алдынгы карашлы җәдитче дип бирелгән Җәүдәтнең комарлы уен уйнавын, кыз өенә кереп, мәхәббәт аңлатып, кызның йомшаклыгыннан файдалануын ничек аклап булсын инде?! Мотыйгулла байның искелеге, кадимилеге нәрсәдә соң? Кызын ата-бабадан килә торган йолаларны саклауда чакырудамы? Әллә инде нәселе билгеле булмаган, карта уены белән мавыгучы егеткә караганда үзе белән гомере буе аралашып яшәгән бай улын өстен күрүдәме? Кызы Зөбәрҗәтнең шәхес иреген кыса, яратуына каршы килә диярсез. Сорауга сорау белән җавап бирим: ул вакытта түгел, бүген дә нинди ата карта уены өстәленә сөйгәненең йөзек-беләзеген салырга әзер егеткә үзенең бердәнбер кызын биреп җибәрергә риза булыр соң? Икенче бәхәсле мәсьәлә пьесаның финалы һәм идеясе белән бәйле. Зөбәрҗәтнең сөйгәнен үтерүен ничек аңлатырга? Гомумән, татар хатын-кызының яраткан егетен бер сәбәпсез үтерүен сурәтләгәнне хәтерләмим. Хыянәт өчен үтерүләр бар, “Сүнгән йолдызлар”да кыз егетне сугыштан коткару теләге белән “үтерә” һ.б. Арган-йончыган җанын коткарырга тели дибез икән, моны егет үзе генә сорый ала. Автор һәм режиссер социаль тигезсезлек шартларында мәхәббәт бары тик фаҗига-үлем белән бетәргә тиеш дип уйлыйлар, күрәсең. Ә ул вакыйгалар агышыннан үсеп чыгарга тиеш, пьесада психологик дәлилләү дә җитми. Өченче сорау программа-аңлатмада урын алган фикер белән бәйле. Автор пьесаның татар театрының 110 еллык юбилеена багышлануын белдерә. Пьесаның эчтәлеге татар театры белән бәйле түгел, ул меңнәрчә мәхәббәт тарихының берсе... Теләсә кайсы әсәрне театр юбилеена багышлау автор ихтыяры гына булып чыга. Ә бу дөрес булырмы?.. Оештыручылар исә спектакльнең “татар театрының яралу фактын искә төшерә кебек” диләр. Нәрсә әйтергә теләгәннәре аңлашылып бетми. “Калеб” клубы әгъзалары – һәвәскәр уйнаучыларның зур сәхнәгә чыгуына ишарәме бу. Алай дисәң, дистәләрчә районда, авылларда, вузларда халык театрлары эшләп килә һәм аларга ел саен күпсанлы “яшь артистлар” – театрга гашыйк кешеләр килеп кушыла бит. Әлеге мәсьәләләргә фикер алышуда бераз ачыклык кертелер дип уйлыйм.

Спектакльгә бәйле аерым сораулар калса да (һәвәскәрләр уйнавында башкача булырга мөмкин түгел), мин аны яратып кабул иттем. Кызлар-егетләрнең ихласлыгы, гади-гадәтилеге белән җанга якын ул. Уйнаучыларның күп көч куюын, тырышлыгын күрми мөмкин түгел. Исемнәре югарыда аталган Айдар Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина, Ренат Миргаязов, Эльвина Нәҗипова, Алмаз Гыйниятуллин, Эльвира Рафыйковага тирән рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Ә инде Әзһәр абый Шакировның яшьләр белән бер сәхнәгә чыгуы, алар дәрәҗәсенә “төшүе”, атаклы артистлык чын мәгънәсендә бөеклеген, театр сәхнәсен изге урын санап, гомере буе шуңа намус белән хезмәт итүен күрсәтә.

Спектакльнең җылы кабул ителүендә җитди рольне җыр-музыка алып тора. Миләүшә Хәйруллина дигән талантлы композиторны ачуыма шатландым. Музыка чор рухын, геройларның эчке халәтен гаять төгәл чагылдыруы белән җәлеп итә. Спектакль дәвамында яңгыраган музыканы һәм җырларны аерым дискта тыңлар идем. Җыр сүзләренең авторы Резеда Гобәева үзенең талантлы шагыйрә булуын тагын бер дәлилли. Җыр текстларында хис-кичереш байлыгы да, фәлсәфи тирәнлек тә булып, алар әйбәт кабул ителә. Гомумән, режиссер Әминә Миндиярова кыска вакытта коллектив туплап, үзенчәлекле спектакльне сәхнәгә чыгара. ”Калеб”челәргә уңышлар теләп калам.

 

Other article