Көтәм...

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рәмис Аймәт

Көтәм... 
Көтәм...
Шәфәкъ шәүләседәй
Офыккача сузылсачы хәбәр:
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
"Кай-та-ам" диеп аваз салсаң әгәр.
Араларда кояш бата мәллә? -
Сузылып ята соңгы күләгәләр...
Миннән алып сиңа хәтле ара -
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр...
Сагышларым йотып күкрәгенә,
Ярылырга тора офык, тулып...
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул -
Узып бара кәрван-кәрван болыт...
 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article