Түбән Камада төшерелгән «Өрек һәм күрәгә» фильмы Шукшин кинофестивалендә катнаша

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Узган ел Түбән Камада төшерелгән «Өрек һәм күрәгә» фильмын Шукшин кинофестивале конкурс программасы кысаларында тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Түбән Кама районы сайтында хәбәр ителә.

Фильмның режиссеры Линара Баһаветдинова билгеләп үткәнчә, Шукшин фестивалендә катнашу – бөтен команда өчен зур уңыш.

25 минутлык кыска метражлы фильмда катлаулы тормыш хәлләреннән чыга белү, күпмилләтле гаилә, җаваплылык һәм мәхәббәт хакында бәян ителә. Фильмның халыкара премьерасы быелның 12 июнендә Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә булды.

ХХ Бөтенроссия Шукшин кинофестивале Алтай краенда уза. Кинофорумның конкурс программасына Россия һәм чит илләрдә төшерелгән 150 фильм арасыннан 22 картина сайлап алынган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның тагын бер режиссеры - Әмир Сальяновның «Потерянный путь» фильмы фестивальнең конкурс программасына керүе хакында хәбәр иткән иде.

Узган 2017 елда Шукшин кинофестивале программасына режиссерлар Р.Рәшитов һәм И.Дамаскинның - «Неотосланные письма», режиссер Оксана Синчугованың «Блудный сын» фильмнары кертелгән иде. 

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/24/168423/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article