Гөлнора Гатина белән Айдар Сөләйманов Италиядә стажировка үткән

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә Мөхәммәтова

 Татар җырчылары Гөлнора Гатина белән Айдар Сөләйманов кичә Италиянең Манчинелли (Mancinelli) опера театрында Беллининың «Сомнамбула» операсында җырлаганнар. “Бу безнең стажировка иде. Без Гульнора белән бергә бер ай дәвамында дәресләр алдык. Үзебездә үсеш сизәбез. Әлбәттә, нәтиҗәсе булачак”, - диде Айдар Сөләйманов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Айдар Сөләйманов Гөлнора Гатинаның төп рольләрнең берсен башкаруын әйтте. Опера бүген тагын бер кат тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Артистлар стажировканы Италиянең Орвието шәһәрендә үткәннәр. Опера лабораториясенең җитәкчеләре – Италиянең танылган дирижерлары Маурицио Арена һәм Витторио Паризи.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/31/168825/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article