“Үлемгә һәм үлемсезлеккә”. Муса Җәлилне искә алу.

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә, Муса Җәлил һәйкәле янында “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип аталган театраль тамаша булачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бу чараны онлайн күрсәтте.

Чараның сценарий авторы, шагыйрә Луиза Янсуар: “Сценарийны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән бергәләп яздык. Без китапларга, документларга кереп чумганнан соң, безнең каршыга чор, вазгыять нинди генә булмасын, кеше кайсы дәвер булуга карамастан, кеше булып кала аламы, әллә юкмы дигән сорау килеп басты. Мине сокландырган әйбер – бөтенләй башка илдән булган 11 кешенең әсирлектә, төрмә кысаларында бер-берсенә дус булып кала алулары. Ә мин үзем шундый шартларга куелсам, миңа башкалар алдында җавап тотырга туры килсә, янәшәмдәге кешемне сатмас идемме? Нәрсә эшли алыр идем? Минем өчен бу сораулар бик кадерле. Без сценарийны язган вакытта нәкъ шушы сорауларга җавап бирергә тырыштык”, - дип сөйләде. 

“Шулай ук без хореорграф Нурбәк Батулла һәм аның булышчыларын да җәлеп иттек. Истәлекләрне алдык та, актерларга бүлеп бирдек, шушы мохиткә биюче егетләребез дә кереп китте. Тамашачы белән актерлар бертигез дәрәҗәдә булачак, безнең теләк – тамашачылар үзләрен сугыш чорында итеп хис итсен иде. 11 актер-егет җәлилчеләрнең тарихын кичерәчәк, үзләрен алар ролендә сынап караячаклар”, - ди Луиза Янсуар.

“Минемчә, без мәктәп яшендәге балаларны да, интеллигенцияне дә канәгатьләндерерлек форма уйлап таптык. Театраль чара мәктәп баласына да, Муса Җәлилнең иҗатын яттан белүчегә дә кызык булачак дип уйлыйм”, - диде режиссер Лилия Әхмәтова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/25/170333/

чыганак: https://tatar-inform.tatar/video/1256/

Other article