"Шәһәрчеләр" - Йолдыз Миңнуллина: “Мин соңгы буын татар шагыйре түгел”

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы махсус проект башлый: “Шәһәрчеләр”. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр. Татар халкы аксакалларсыз, ил агаларысыз яшәргә мәҗбүр булган заманда бу яшьләрнең фикере киләчәккә өмет уятамы? Шәһәрчеләрнең төп вәкиле дип без шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны атыйбыз. Яңа хәрәкәт Йолдыздан башланды, шуңа “Шәһәрчеләр” проекты бары тик Йолдыз Миңнуллинадан гына башлана ала. Башкача мөмкин түгел.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. "Аның иҗатыннан асфальт исе килә", - дигән иде Йолдыз  Миңнуллина турында җырчы Мубай.  Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Йолдыз Миңнуллина белән без Казан университеты янында очраштык. Ул шулай теләде. Дөрес, кайчандыр үзе укыган 2нче корпус алдында сөйләшә алмадык – җилле көн иде, шуңа да ышыграк урынга күченеп әңгәмә кордык.

Казан федераль университеты – Россиянең иң борынгы университетларының берсе. 1925 - 2009 елларда Ленин исемен йөртә. 2009 ел Казан Дәүләт Университеты нигезендә Казан (Идел буе) федераль университеты оештырылды.

Йолдыз Миңнуллина – уникаль иҗаты белән инде тарихка кергән татар шагыйрәсе. Аның нибары бер шигырь китабы бар. Ул кайчандыр аз гына тираж белән чыгып, таралып беткән. Яңасы юк һәм булмаска да мөмкин. Һәрхәлдә, ул ышандырмады. 

Йолдыз Миңнуллина ун ел чамасы “Ялкын” журналының баш мөхәррире булып эшләде. “Ялкын” журналы аша Йолдыз тәрбияләгән буын алга таба үзен күрсәтер дигән өмет бар.  

 

Университет Йолдызны шагыйрәнә халәткә китерә торган урын

-  Йолдыз, бу урын сиңа нәрсәсе белән кадерле? Биредә нинди дә булса шигырьләр язылган идеме?

-  Университет ул, гомумән, минем өчен шигърият белән бәйле кебек. Һәр шигырем дә ничектер университет белән бәйледер кебек. Чөнки мин университетта яза башладым. 

Мин университетның татар филологиясенә укырга кергәнче, татар гимназиясендә укысам да, һәм, гомумән, гел татарча сөйләшсәм дә, русча яза идем. Нишләптер, белмим... Бәлки, тыңлаган музыка рус телендә булгангадыр, бәлки, ул чорда укыган шагыйрьләр рус шагыйрьләре булгангадыр. Ничектер русча яза идем. Ул шигырь дә булмагандыр инде, ниндидер беренче тәҗрибәләр һәм гитарага кушылган җырлар... 

Университетның “Әллүки” берләшмәсенә йөри башлагач та русча яза идем әле. Бервакыт шигъри Сабантуй булырга тиеш иде. Бөтен кеше шул шигъри Сабантуйга әзерләнде, ә миндә андый кайгы юк иде - мин тыңларга гына әзерләнеп йөрдем. Һәм Галимҗан абый Гыйльманов миңа шундый “вызов” ясады: “Әйдә, язып кара инде бер шигырь. Кызык өчен генә”, - диде. Мин язып карадым һәм шуннан соң бер тапкыр да русча язмадым.

-  Димәк, Йолдыз шигъриятенә этәргеч бирүче кеше Галимҗан абый дип әйтә алабызмы?

-  Әйе, Галимҗан абый. Һәм Мөдәррис абый Вәлиев.

-  Димәк, бу урын, университет яны – Йолдыз татарча шигырь яза башлаган урын буларак та кадерле?

-  Университет, гомумән, кадерле. Минем өчен ул дөньяга карашыңны формалаштыра торган урын, юлыңны эзли торган урын. Никтер без университетка, гомумән, уку йортларына, мәктәп кебек безне укыту, безгә белем бирү урыны итеп кенә карарга күнеккән. Янәсе, белемнәр лекцияләрдә алынып бетәргә тиеш дип уйлыйбыз. Ә бит Университет ул үзеңне тәрбияләргә өйрәтә торган җир,монда сиңа юнәлеш бирәләр. Ләкин калганы инде синнән тора һәм бу - кеше тормышында бик мөһим әйбер.

-  Син монда килгәлисеңме? Кайчан киленә - бәхетле чаклардамы, яки бәхетсез тоелган чакларыңдамы?

-  Мин күңелем тигез чакта киләм. Бернәрсә тоймаганда...

- Тою өченме?

- Әйе. Университетның 2нче бинасы, аның ишегалды, фонтанлы бакча... Ленин бакчасыннан менеп, Милли китапханәгә таба барырга яратам. Шунда шул тигезлектән чыгасың кебек, ниндидер шагыйранә халәткә киләсең.

- Ә Казанның бәхетле чакта һәм бәхетсез чакта бара торган урыннарың бармы?

- Белмим... Бардыр инде ул, бар. Мин бәхетле һәм бәхетсез чакта Кремльгә кадәр барып, аннан Татмедиага кадәр күпер буенча җәяү барырга яратам. Анда бәхетле чакта да, бәхетсез чакта да бернәрсә ишетелми, кычкырырга була, үз алдыңа нәрсәдер сөйләнергә, аңлатырга була. Минем күп шигырьләр шул күпердә язылган.

 

Йолдызга эндәшер кеше кирәк

 -  Йолдыз, безнең Татарстан язучылар берлеге бар бит инде, әйеме? Без анда оештырылган чараларга йөрибез, әмма анда яшь язучылар килми. Яшьләр үз тормышлары белән яши. Бу нилектән шулай: бүгенге яшьләргә ниндидер берләшү кирәкмиме ул, әллә аларга башка төрле форматтагы берләшү кирәкме? Гомумән, бүгенге иҗатчы яшьләргә нәрсә кирәк?

- Миңа калса, яшьләрне ниндидер вакыйга берләштерә. Тиктомалдан, “Әйдә, берләшик әле” дип, берәү дә берләшми бит. Әйтик, хәтерлисеңдер, режиссер Әминә Миндияр яшь иҗатчылар белән “Яңа дулкын”шигъри спектаклен куйды. Анда бездән соң килә торган яшь буын шагыйрьләре катнашты. Бу спектакль аларны шундый берләштерде, алар бер гаиләгә әйләнделәр, гәрчә, көн саен аралаша торган кешеләр булмасалар да. Алар шул чакта шулкадәр якынаеп киттеләр...

- Димәк, яшьләрне берләштерергә ниндидер максат, уртак проект кирәк?

-  Әйе, ниндидер уртак вакыйгалар берләштерә, миңа калса. Син Берлек дисең. Яшьләрнең Берлек белән уртак проектлары да бар. Аны Энҗе Садыйкова башлап җибәрде. Ул төрек теленнән тәрҗемәче - төрек теленнән татарчага, русчага һәм киресенчә тәрҗемә итә. Шулай ук ул яхшы фотограф. Заманында “Ялкын”ның күпчелек тышлыкларын Энҗе төшергән иде. Ул үзенең татар фотографлары мәктәбен ачып җибәрде, дәресләр татарча бара, алар ниндидер милли фото сәнгате тудырырга тырышалар. Һәм менә хәзер Язучылар берлеге белән берлектә шушы “Кәрәз клубы” уртак проект әзерли: һәр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көнне Союзга яшьләр җыела. Алар язучыларны фотога төшерәләр, аларның портретлары күргәзмәсен ясыйсылары килә. Шундый проектлар, миңа калса, яшьләрне, барыбер, берләштерә һәм шул ук Союзга якынайта. Ул бит килдең дә төшердең түгел, алар язучыларның иҗатларын өйрәнәләр, китаплары белән танышалар - язучының иҗатын белмичә торып, образ тудыра алмаслар иде. Шуңа күрә бер яктан берләшү булса, икенче яктан, һәркемнең үз мәгълүмат кыры арта, киңәя диим инде.

-  Ә синең үзеңә кызыкмы ул берләшүләр, әллә син үзең ялгызлык яклымы?

- Ничек дип әйтим... Кеше ялгызлыкта яза инде, ләкин аның эндәшер кешесе булмаса...Ркаил абыйның шигыре бар бит: “Тукай Гаязга эндәшкән, мин соң кемгә эндәшим?” дигән: барыбер син шигырь аша, ялгыз язсаң да, кемгәдер эндәшәсең. Мәсәлән, минем өчен әгәр дә Рүзәл (шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин - ред.) булмаса, Луиза (шагыйрә Луиза Янсуар - ред.) булмаса, Лилия (шагыйрә Лилия Гыйбадуллина - ред.) булмаса, кайдадыр язардай кешең булмаса, эндәшер кешең булмаса, күпкә кыенрак булыр иде. Ул ничектер барыбер...

-  ...Рухи бергәлек.

- Аңлар кешең бар һәм ул берләшүләр, миңа калса - шул аңлар кешеләреңне табу.

Йолдыз үзен соңгы татар шагыйрәсе дип санамый

- Йолдыз, син минем белән килешәсеңме-юкмы, мин сине соңгы буын татар шагыйре дип атаган идем, хәзер дә шул фикеремдә калам. Чөнки синнән соңгы буында синең дәрәҗәдәге татар телле татар шагыйре булмас кебек, хәзерге вәзгыять шундый пессимистик уйлар тудыра. Син нәрсә әйтәсең минем фикеремә?

- “Алай түгел”, дип әйтәм. Чөнки, миңа калса, ул вәзгыять, киресенчә, уятып җибәрергә мөмкин. 

Һәр чорның үз алымнары бар бит. Әйтик, 90 нчы елларда мәйданга чыкканнар - шул алым кирәк булган. Бүгенге көндә, миңа калса, башка алымнар кирәк. 

Белмим, без ничектер инфантиль буын булдыкмы соң, әти-әнисе белән яши торган буйдак малайлар кебек - диванга ята да ул: “Менә безнең әти кадак та какмый хәзер”, дип аптырап ята. Сине әтиең өйрәткән бит инде кадак кагарга! Бар да как, әйеме?! 

Ә без ничектер һаман абыйлардан көтәбез кебек, алар нәрсәдер әйтсен, менә шуннан соң бар да булыр кебек. Миңа калса, бүгенге көндә һәркем, кечкенә генә булса да, үз өлкәсендә әкрен-әкрен генә нәрсәдер эшләсә, әйтик, театр өлкәсендә, бию сәнгатендә, әдәбиятта, музыкада - тулысы белән караганда ул ниндидер күтәрелеш булырга мөмкин. Минем, мәсәлән, әдәбият өлкәсендә шундый әйбер эшлисем килә. Без “Үз юлым” дигән проза лабораториясен башлап җибәргән идек. Әлеге иҗат лабораториясендә мәктәп укучылары һәм студентлар, язучылар белән аралашып, проза әсәрләре язалар. Быел да, Алла боерса, Актанышта җыелырга уйлыйбыз. Шуңа күрә һаман “Ялкын”нан аерыла алмыйм, шушы әйберне эшлисем килә, үземнең катнашасым килә. Бөтен кеше дә мәктәптә инша яза бит - Муса Җәлилгә багышлап, Тукай көненә, наркотикларга каршы һәм башкалар... Ләкин бөтен кешенең дә язучы белән эшләү мөмкинлеге юк. Ә мәктәп чорында язучы белән бер күрешү гомергә истә кала торган вакыйга. Иҗат лабораториясе язучы белән турыдан-туры эшләү мөмкинлеге тудыра, ул сиңа киңәшләрен бирә, сюжетны ничек борып җибәрергә дип юл күрсәтә. Галимҗан Гыйльманов, Марат Кәбиров, Ркаил Зәйдуллалар белән эшләү, миңа калса, яшь кешедә үзенә ышаныч булдыра, аның үз буынында эндәшер кешесе әлегә булмаса да, инде өлкән буында аның эндәшер кешесе була һәм, миңа калса,татар әдәбияты ниндидер яңа баскычка күчәр кебек.

-  Димәк, син соңгысы түгелме?

-  Юк, мин күчеш буыны әле.

Йолдыз "Ялкын"нан китмәгән

-  “Ялкын” журналын искә алдык инде... Мин дә заманында балалар мабугатыннан киткән кеше: дөресен әйткәндә, мин аның киләчәген күрмичә киттем. Ун ел эшләп, син дә киттең. Бу китү аның киләчәген күрмичә китү идеме, әллә синең башка сәбәпләр бар идеме? Һәм син хәзер татар балалар матбугатының киләчәген күрәсеңме?

- Мин “Ялкын”нан китмәдем, мин эштән киттем. Ни өчен киттемме? Чөнки минем шундый ышануым бар: миңа калса, кеше бер урында озак эшләсә, ул эш ничектер конвейерга әйләнә башлый һәм нәтиҗәсе дә бер дәрәҗәдә кала бирә. Минем үземдә ниндидер яңа тәҗрибәләр булдырасым, башка юнәлештә уйлап карыйсым килде. Ә “Ялкын”нан мин китмәдем, әле дә барып йөрим, без аралашабыз. Мин бик яратам аларны.

Миңа калса, балалар матбугаты күп әйбер эшли ала, ләкин аның фидакарь укытучылары булмаса, ул үзе генә эшли алмас кебек. Балалар матбугаты бит инде ул “булыйм әле” дип барлыкка килмәгән, ул нәрсәгәдер хезмәт итәр өчен барлыкка килгән.

- Аның укучысы булырга тиеш бит инде.

- Әйе, Һәм бүгенге көндә ул шул укучыны тапсын өчен аңа ярдәмчеләр кирәк. Элек, бәлки, кирәк булмагандыр, бәлки, кирәк булгандыр, бәлки, башка ярдәмче булгандыр - дәүләт ярдәм иткәндер, идеологиясе шундый булгандыр, ә бүгенге көндә барысы да шул фидакарь укытучыларга кайтып кала. Әгәр дә алар, янып, балалар матбугаты белән бергә эшли икән, балалар матбугаты бүгенге балаларга ниндидер файда бирергә мөмкин дип ышанам мин.

 

Йолдызның китап чыгармавы - ялкаулыктан

- Йолдыз, син китаплар, гомумән, чыгармыйсың, бер китабың чыкты да – шуның белән шул! Бу нәрсәдән килә: басма китапларның кирәге юк дип санауданмы? 

-  Белмим, бәлки, минем ялкаулыктыр. Аны бит җыярга, тәртипкә салырга кирәк. Интернет бар: әгәр дә укыйсың килә икән, интернеттан табарга була. Аннан, миңа еш кына әйтәләр: “Синең язганыңны укып булмый, үзең укыганда аңлашыла” диләр. Бәлки, шул сүз дә ничектер тәэсир итәдер.

- Димәк, син шигырьгә тавышыңны да кушып бирәсең инде, тавышсыз гына башка төрле кабул ителә. Чыннан да, килешәм мин аның белән: синең тавышыңда нәрсәдер бар.

- Белмим. Китап кирәк әйбердер инде.

- Син шигыреңне укыганда, тыңлаучылардан илһам аласыңмы? сСине хәтта рус матбугатында шагыйрь икәнеңне әйтмичә, артист дип тә атадылар инде. Халык алдына чыгып үзеңнекенме, башка кеше иҗатын сөйләүме - шул сиңа ниндидер илһам бирәме?

- Ниндидер тәҗрибә бирә. Гомумән, кызыклы халәт, ничектер шул текст эчендә яши башлыйсың. Сәхнәгә чыгар алдыннан минем курку дип әйтимме, ниндидер каушаумы була һәм мин текст эченә керергә, алда кешеләр барын онытырга тырышам. Ул вакытта ничектер ул җиңел үтә һәм каушатмый. Илфак абый Ибраһимов безне яшьрәк вакытта Рүзәлләр, Луизалар, Лилияләр белән Зур шагыйрьләрнең кичәләренә чакырып, кичәләрдә чыгыш ясатып шулай күтәрде бит. Без тезелеп басабыз да, шигырьләребезне укыйбыз. Үзең укыганда бит ул ничектер рәхәт, онытылып шул текст эчендә яшисең. Ә башкалар укыганда, син чыгасың шул халәттән һәм курка башлыйсың, үзеңне кая куярга белмисең. Мин сәхнәдә тыныч халәтне быел Илшат Сәетовның “КУ” рок-спектаклевакытында беренче тапкыр кичердем, чөнки Нурбәк Батулла тәнең белән идарә итү техникасын өйрәтте, киеренкелектән котылу, иркенәю халәтенә керү буенча тренинглар да үткәрде. Минем “КУ”да кулларым калтырамады, гомумән, ничектер бик тыныч идем. Сәнгать кешеләре белән аралашу ул яңа белемнәр, тәҗрибәләр бирә.

 

“Иҗатны халыкка җиткерү дә иҗат”

 - Йолдыз, язучы ул милләтнең намусымы? Ул һәрвакыт үз сүзен әйтергә тиешме? Алга чәчрәп чыгып, каләме белән һәм теле белән...

-  Язучы беренче чиратта язарга тиеш. Ә калганы инде аның холкыннан торадыр дип уйлыйм.

-  Син мәҗбүри дип санамыйсың, әйеме?

- Юк, мәҗбүри дип санамыйм. Әгәр дә ул әйтәсе сүзен иҗатында әйтә икән - иң мөһиме шунысы. Язучы бит ул трибун түгел, оратор да түгел.

- Ә иҗатын үзе җиткерергә тиешме ул халыкка? Элек бу әйбер ничектер системага салынган булган, ә хәзерге вакытта язучының тексты ничек халыкка барып җитәргә тиеш?

- Миңа калса, моның бер системасы барлыкка килергә тиештер. Элекке система юкка чыккан икән, яңасы барлыкка килергә тиеш. Бәлки, әдәби агентлар - язучыларны табып, аларны нәшриятлар белән тоташтырып эшли торган кешеләр кирәктер. Язучы ул бит бөтенесен дә үзе эшли алмый, үзенең продюсеры да үзе була алмый. Ул яза - аның эше шул; каядыр барып, үз иҗаты белән таныштырып йөрү бөтен язучының да хәленнән килми - ул осталык кемгәдер бирелгән, кемгәдер юк. Ул язучының беренче сыйфаты түгел. Шул язучылар белән таныштыручы, бәлки, матбугат булырга тиештер ул, бәлки без булырга тиештер...

- Кем ул без?

- Безнең буын, мәсәлән, ниндидер... Бар бит, әйтик, русларда Ира Астахова, шигырь белән стадионнар җыя һәм халык килә шигырь тыңларга. Бездә дә, миңа калса, мөмкин андый әйберне эшләргә. Ләкин аның шул эшне эшләүчесе кирәк.

- Димәк, кемдер синең иҗатың белән шөгыльләнә, сине тагын да таныта ала. Сине дә зур залларда тыңларлар иде бит инде?

- Белмим, мин моны сөйләгәндә күбрәк үземне агент итеп күз алдына китерәм һәм кемнәрне мин чыгарыр идем икән - шул турыда уйлыйм. Шундый күп бит бездә кызык яза торган язучылар, шагыйрьләр. Безнең “Кәрәз” белән эшли башлаган проектыбыз - бәлки, шул эшкә бер башлангыч булыр. Безнең хыял – проект тәмамланганда татар шагыйрьләренең бер җыентыгын әзерләү.

- Ул шагыйрьләр арасында син үзең дә бармы?

- Әлегә юк. Әлегә без яшьләрне төшермәдек, урта буынны замана яшьләренә аңлаешлы һәм кызыклы итеп тәкъдим итәсе килә.

-  Үзеңне агент итеп күрәм дисең... Зур, саллы шагыйрь булып йөрүче итеп күз алдыңа китерә алмыйсың мени үзеңне? Бөтен оештыру эшләрен кемдер синең өчен эшләп йөри торган итеп...

-  Мин ул юнәлештә уйламадым әле. Иҗат ул бер әйбер, ә аны җиткерү - шулай ук иҗат, шулай ук ниндидер эзләнү. Бу минем өчен кызык. Мин башка милләтләрдә ниләр эшләүләрен карыйм, үткәндә ничек булганын, нинди юллар белән эшләгәннәрен белешәм. Әйтик, стадионнар җыйсын өчен ниндирәк шигърият булырга тиеш...

- Димәк, укырга теләүчеләр синең шигырьләреңне интернеттан эзләп табарга тиеш, әйеме? Синең соңгы иҗатың белән кайда танышырга мөмкин?

- Синең бу интервью мине оялтыр өчен эшләнгән әйбер, әйеме?..

- Әйтик, мин синең шигырьләреңне укырга телим ди. Мин аларны каян укый алам - интернеттан “гуглить” итепме?

-  Әйе, аңладым мин сине, аңладым! Белмим. Берәр нәрсә эшләргә кирәк, әйе...

- Заллар җыя торган безнең шигърият дигәннән, әйтик, җыр текстлары язучыларыбыз бар. Шул ук Ләйлә Дәүләтова, мәсәлән, залда шигырь укый, аны тыңлыйлар, китапларын сатып алалар. Җыр текстлары язуны шундый ук шигърият дип саныйсыңмы?  

- Җыр текстлары ул, миңа калса, аерым жанр һәм бик катлаулы әйбер.

-  Аны җиңелрәк дип санамыйсыңмы?

-  Мин әйтмәс идем ул җиңелрәк дип, чөнки, карап торышка, текст буларак ул гади генә әйбер булырга мөмкин. Ә җырда ул текст ничектер эшли башлый. Минем өчен, мәсәлән, Әхмәт Ерикәй текстлары шулай иде - укый идем һәм аның сүзләрен көйдә ишетәм, алар ничектер яңгырый һәм ничектер тәэсир итә. Белмим, ул ниндидер магия. Нәрсәдән килә ул - композитор кирәкле нотасын таба алганмы аның, яисә шагыйрь шул көйгә дөрес сүзен таба алганмы? Җыр ул бөтенләй башка бер магия һәм ике сәнгатькәрнең уртак магиясе, һәм бик катлаулы жанр, миңа калса.

 

Йолдыз сөйли, Нурбәк бии?

- “Калеб” берләшмәсе Нурбәк Батулланың синең шигырьләрең белән бәйле яңа проекты булачак дип анонс бирде. Бу хакта ни дә булса әйтә аласыңмы?

-  Хореографик-шигъри спектакль дип күз алдына китергән идек инде без аны - нәрсә килеп чыгарын төгәл әйтә алмыйм. Нурбәкнең кызыклы фикерләре бар, кызыклы алымнар кулланырга җыена. Минем өчен дә ул кадерле әйбер. Ахырда нәрсә килеп чыгар - мин әлегә белмим.

- Бик гадиләштереп әйткәндә, Йолдыз сөйли, Нурбәк биеп тора дип аңларгамы моны?

- Юк. Алай түгел. Иң гади ысулы шулай булыр иде. Ләкин Нурбәкнең уйларына караганда алай булмастыр кебек тоела миңа.

-  Нурбәк “Алтын битлек” алганнан соң, яшьләргә эксперименталь мәйданнар юк, милли яшьләргә иҗат итәр өчен бөтенләй урыннар юк, дигән сүзләр булды да, шуның белән бетте инде ул. Кирәкме ул яшьләргә бер мәйданчык? Андый эксперименталь әйберләр тагын туачак дип уйлыйсыңмы?

-  Кирәк, әлбәттә, туачак, нишләп тумасын?!

- Безнең иҗатчы яшьләребез күпме? Һаман да бер син дә, Нурбәк Батулла, Илгиз Зәйниев, Әминә Миндиярмы?

-  Нишләп? Эльмир, Туфан, Марсель һәм башкалар!

-  Ләкин энтузиазм белән озак барып буламы? Дәүләт ярдәме кирәкме сезгә? Сез бит инде энтузиазмда эшлисез: сезнең бу иҗатыгыз тамагыгызны туйдырмый, сез кайдадыр башка җирдә акча эшлисез һәм бу иҗатта сез үз рәхәтегезгә генә йөрисез. Ләкин алай күпме барырга мөмкин?

- Белмим, без генә түгел бит. Без, әйе, әлегә энтузиазм белән эшлибез. Бераздан без энтузиазм белән эшли алмабыз, яңа яшьләр килер, алар энтузиазм белән эшләр күпмедер. Ләкин энтузиазм булмаса, нәрсәгә ярдәм итеп булыр иде соң? Бар да шуннан килә, миңа калса. Без әйтәбез инде: “Ярдәм юк, бернәрсә юк”, - дибез. Миңа калса, бездә элемтә юк. Кемдер ярдәм итәргә тели - ул белми нәрсәгә бирергә, нинди проектлар барлыгын, кемгә ярдәм кирәклеген белми. Һәм шул ук вакытта проектлар аерым яши һәм белми каян ярдәм сорарга мөмкинлеген. Без шундый ситуациядә кебек тоела минем үземә.

-  Әлеге дә баягы, агентларыбыз юк безнең сезне тоташтыручы.

-  Бәлки шулайдыр, әйе.

 

Йолдыз өчен һәр халәтнең үз шагыйре бар

-  Синең өчен татар дөньясындагы иң бөек шагыйрь кем һәм совет чорындагы, үзебезгә якынрак чордагы бөек шагыйрь кем?

- Мин алай бүлмим. Гомумән, бөек яки бөек түгел дип әйтә алмыйм.

-  Беренче номерлы шагыйрь?

-  Миңа китап кибетендә шигырь китаплары карау кызык. Мин аны шунда ук сатып алмыйм, шунда килеп ул китапны укыйм да, аннан чыгып китәм. Әгәр берәр атнадан соң минем күңелгә шуннан ниндидер юллар кайта икән, минем өчен ул якын шагыйрьгә әйләнә. Ул бит ничектер күңел халәтеннән дә тора: бер халәттә сиңа бер шагыйрь якын, икенче халәттә - икенче шагыйрь. Мин нинди генә тигез халәттә булсам да, Мөдәррис абый Әгъләмне укыганда мин ул тигезлекне югалтам, минем язасы килә башлый. Лилия Гыйбадуллинаны укыганда минем бөтен нәрсәгә җавап бирәсем килә башлый, Рүзәл Мөхәммәтшин да шулай. Алар әллә ничек, ниндидер сүзләре беләнме, күңелгә үтә торган, кузгатып җибәрә торган, тигез халәттән сине ниндидер башка халәткә күчерә торган шагыйрьләр. Минем өчен инде сыналган шагыйрьләр бар, син төгәл беләсең - бернәрсә дә ярдәм итмәсә, шушы ярдәм итәчәк.

-  Хәзерге вакытта кемнең шигырен укыйсың?

- Хәзерге вакытта без “Кәрәз клубы” белән язучылар портретларын төшерәбез һәм мин анда төшерәсе кешеләрнең шигырьләрен укыйм. Күптән түгел Рәмис Аймәтне төшердек: мин бер атна Рәмис шигъриятендә яшәдем. Һәм бер әйбергә шаккаттым: аның “Мин китәрмен, шигырь учакларыннан очкыннар очар...” дигән бер шигыре бар, минем моңарчы бу шигырьне укыганым юк иде кебек, гомеремдә дә, беркайчан да, гәрчә Рәмис Аймәт шигъриятен укыган булсам да... Минем күз алдыма үземнең шигырь килә, бөтен образлары, бөтен борылышлары, бөтенесе кабатланган кебек. Һәм мин уйлыйм: ничек инде шулай булырга мөмкин, мин бит инде бу шигырьне укымаган? Мин Рәмиснекен яттан белмим, үземнекен беләм инде:

“Без киткәндә, күк тирмәсе

зәңгәр булыр –

учак очкыннары теткән

зәңгәр тирмә.

Нисан җилләренең төпчек улы

толымнарың тарар –

куа күрмә.

Без киткәндә, август үзе

йөрәк булыр –

такыр сукмакларда күкрәр

алма давы,

алып таулар күкрәгендә бәргәләнер

терек сутның соңгы

сулкылдавы.

Төнге Идел кайнар

уйчан гына –

каймагында чайкалырмын

айга каршы,

син көл булган шигырь учагыннан

яңа йолдызлыклар күккә ашыр.

Колмактан да җиңел калыр кебек

җиргә тартып торган

бәгырь ташы.

Яңгыр булып,

Капу сакчысының

ачкычлары чыңлар:

Кайтуыгыз яхшы!"

Менә шул ачкычларга кадәр Рәмистә дә бар. Мин хәзер уйлап йөрим: ничек шулай булырга мөмкин – белмим, бер шагыйрьләрне укыганга шулаймы икән. Ул образлар тәңгәллеге кайдан килгән? Мин шаккаттым шуңа һәм шул табышмакны чишә алмыйча йөрим.

 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали, видео: Яков Абрамов, Илгиз Шәкүров

Чыганак: https://intertat.tatar//madaniyat/sh-rchel-r-yoldyz-mi-nullina-min-so-gy-buyn-tatar-shagyyre-t-gel/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article