Луиза Янсуар TAT CULТ FEST фестивалендə күренекле иҗатчылар турында истәлекләр сөйләде

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Казан Кремлендә "TAT CULT FEST"шәһәр татар мәдәнияте һәм сәнгате фестиваленең "Әдəби мəйданчыгы"нда шагыйрə Луиза Янсуар "Əдəбиятта прототиплар һəм предметлар дөньясы" лекциясен укыды. Аның чыгышы күренекле иҗатчыларның тарихи ядкарьләренә багышланган иде. Фестивальне "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесе дə күзəтə.

Луиза Янсуар сүзлəренчə, лекциягə əзерлəнгəн вакытта ул үзе эшлəгəн "Татарстан" журналы материалларыннан файдаланган. "Безнең журналда "Ватан патриотлары" дигəн проект бар һəм без, əдəбиятта урыннары булган язучыларның ватанына чыгып, туган авылларына кайтып, шундагы нигезлəренə барабыз һəм аларны белгəн кешелəр белəн аралашабыз. Бу проектны эшлəгəндə, миңа еш кына аларның əсəрлəрендə урын алган геройларның прототиплары һəм əдəби əсəрлəргə кергəн предметлар белəн очрашырга туры килə", - дип билгелəп үтте Луиза Янсуар.

Шагыйрə Габдулла Тукайның "Печəн базары яки Яһүд яңа Кисекбаш", "Су анасы", "Шүрəле" əсəрлəрендəге образ-детальлəргə кагылды.

TAT CULT FEST фестивале сәгать 12:00дә башланып, 24:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ул Казан Кремленең 4 сәхнәсендә һәм 13 урынында үтәчәк. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья Татар яшьлəре форумы һəм Казанның башка берлəшмəлəре ярдәме белән уздырыла.

Луиза Янсуар тыңлаучыларга Гомəр Бəширов иҗат иткəн "Җидегəн чишмə" җырының тарихын сөйлəде. Саҗидə Сөлəйманова, Роберт Əхмəтҗановның язмышы һəм иҗаты, шигърияте турында да мəгълүмат бирде. Шулай ук композитор Сара Садыйкованың истəлеклəре, Əхмəт Ерикəй белəн берлектə язган беренче танго - "Көтəм сине" җырына да тукталып үтте.

 

автор: Зилə Мөбəрəкшина.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/30/170646/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article