Байбулат Батулла СТС өчен кино төшерде: “Фильм экранга чыкканчы, бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә тырыштым”

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

Язучы Рабит Батулланың кече улы, талантлы милләттәшебез Байбулат Батулла үзен режиссер буларак сынаган. СТС каналыннан бара торган “Большая игра” комедиясенең режиссеры – Байбулат Батулла. Моңа кадәр без егетнең фильмнарда төшүен белә идек. Сериал дөньясында режиссер буларак, бу - аның беренче тәҗрибәсе. Фильм футбол буенча дөнья чемпионатына багышлана.

Трейлер сериала "Большая игра" на СТСот Вокруг•ТВна Rutube.
Фильмга алыну тарихы, режиссура мәйданы һәм бүген ниләр белән шөгыльләнүе турында Байбулат Батулла“Татар-информ”га сөйләде.

– Байбулат, зәңгәр экраннарга сез төшергән фильм чыгуы белән котлыйбыз. “Большая игра”ны төшерүгә ничек алындыгыз? Кем тәкъдим итте?
– Мин Мәскәү кино мәктәбен тәмамладым. Шуннан соң төрле реклама, корпоратив проектларда катнашып, үземне сынап йөрдем. Бер ел элек мине “Гусь-гусь” дигән компаниягә чакырдылар. Анда мин кечкенә генә бер телевизион тапшыруның заставкасын төшерергә тиеш булдым. Мин шуны эшләргә дип килдем, алга таба эшчәнлек, хезмәттәшлек турында бөтенләй дә уйламадым. Нәтиҗәдә, шул заставкадан соң өч-дүрт кыска метражлы клиплар, рекламалар төшерергә туры килде. Бу вакытта команда параллель рәвештә шушы “Большая игра” (төшерә башлаганда аның исеме “Тренер” иде) комедиясен төшерә башлады. Берничә режиссер да алышынды. Күрәсең, мин шул кыска метражлы фильмнарда үземне яхшы яктан күрсәткәнмендер, нәтиҗәдә, мине бу сериалга алынырга тәкъдим иттеләр. Билгеле, мин бу мөмкинлекне кулымнан ычкындыра алмадым. Футболдан ерак кеше булуга карамастан, кызыксынып эшкә керештем. Минемчә министрлык тирәсендәге хәлләр футболга гына кагылмый, барлык өлкәләрдә дә шундый ук хәл дип саныйм. Шуңа күрә миңа эшләве кызык булды. Әлбәттә, фильм Дөнья Чемпионатына да багышланган булгач, битараф кала алмадым.


– Бу фильмны үзегезнең режиссурада ничәнче эш дип саныйсыз?
– Бу – беренче сериал. Ә инде кыска метражлы фильмнар, рекламалар төшерүдәге тәҗрибәне әйтеп уздым. Заманында зур кешеләр өчен корпоратив фильмнар да төшерергә туры килде. Режиссер буларак эшләгән эшләр күп. Ә сериал төшерүдә бу - беренче тәҗрибә.

– “Большая игра” нинди тәҗрибә бирде, нәрсәләргә өйрәтте?
– Беренчедән, сериалны 70 көндә төшердек. Мин килгәнче үк инде проект башланган иде, әйтергә кирәк, бу – продюсерлар проекты. Монда минем төп вазыйфам - проектка авырлык китермичә, аны батырмау иде. Бу бит минем авторлык проектым түгел. Әлбәттә, мин канал һәм кино төшергән компания, авторлар кануннарыннан чыгып, аларга ярдәм итәргә генә тырыштым. Бу – мин-тамашачы өчен ятрак проект, әмма зур тәҗрибә булды. Физик яктан да шактый сынады. Минем мондый темпта эшләгәнем юк иде. Дөресен әйткәндә, мин бу проектка ризалык биргәндә, нәрсә көтәсен, нинди зур эш икәнен әле аңламаганмын да. Съемка вакытында көнгә 3-4 сәгать йокы эләгә. Үземне дә, коллегаларымны да яңа яктан ачарга да туры килде. Иҗади яктан да зур тәҗрибә тупладым. Темп бик зур һәм шул темпта син төрле кыенлыкларны узарга тиешсең. Ә авырлыклар күп һәм очрап кына тора. Бигрәк тә безнең индустриядә көн саен ниндидер яңалык булып тора. Аллага шөкер, креатив продюсерлар, шоу раннерлар бик оста булды һәм мин алардан күп әйбергә өйрәндем. Командабыз да зур һәм тәҗрибәле иде. Алар булмаса, фильм булыр идеме икән? Мин аларга комачауламаска гына тырыштым.


– Бу юнәлештә алга таба тагын нинди планнарыгыз бар?
– Дөресен әйткәндә, планнар зурдан. Хәзерге вакытта төрле сериал проектлары турында да сөйләшүләр бара. Казан белән бәйле проект та бар планда. Параллель рәвештә мин реклама да төшерәм. Нәрсә килеп чыгасын берәү дә белми, чөнки кино ул бүген бер төрле, иртәгә - икенче. Шуңа күрә нәрсә булачагын әйтүе кыен. Хәтта бу проект тәмамланып, фильм экраннарга чыкканчы да мин берәүгә дә сөйләргә тырышмадым. Чөнки кино дөньясында көтелмәгән нечкәлекләр бар. Иртәгә фильмың чыга дип көткәндә, ул чыкмый калырга да мөмкин. Бу яктан аз гына булса да сак кыланырга тырышам. Фильм төшерү турында беренче кемгә әйткәнемне хәтерләмим. Әти исә бу эшемне хуплап кабул итте.


– Байбулат, фильмда төшәсе җиңелме, әллә картиналарны куясымы?
– Төшергә дә авыр, төшерүе дә җиңел түгел.

– Татар егетенең Мәскәүдә фильм төшерүе көн саен була торган хәл түгел. Эшләнгән эштән нинди хис-кичерешләр алдыгыз?
– Сәер сорау. Без бит – шундый ук кешеләр, Мәскәүдә яши торган башка милләтләр кебек. Әгәр дә без күзсез милләт булсак, сукыр кешегә кино төшертсәләр, менә аның хис-кичерешләре булыр иде. Булыр иде нонсенс. Ни өчен без үзебезнең милләтне ниндидер аерым рәвештә күрәсебез килә? Минемчә, бу кимчелектән килә. Үз эшеңне эшләргә генә кирәк, шул очракта тәҗрибә дә, нәтиҗә дә булыр. Соңгы арада Мәскәүдә яшәгәнгәме, миндә милләтара киртәләр юкка чыкты. Һәм ул, минемчә, начар әйбер түгел. Милләткә карап эш бирмиләр бит. Һәрхәлдә, мин шулай дип ышанам. Шуңа күрә милләт үссен өчен милләт киртәләре дигән әйбер булырга тиеш түгел.

ВИДЕО:https://rutube.ru/video/29ce953e635b173cef6ba4fc43857efd/

Чыганак: https://intertat.tatar//madaniyat/baybulat-batulla-sts-chen-kino-t-sherde-film-ekranga-chykkanchy-bu-khakta-ber-g-d-s-yl-m-sk-tyryshty/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article