"Шәһәрчеләр" - Нурбәк Батулла: “Бүгенге көндә халык биюләре - үле музей сәнгате"

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Соңгы арада татар дөньясын мәдәни яктан да, рухи яктан да иң нык баеткан шәхесне атагыз, дисәләр, мөгаен, Нурбәк Батулланы атап булыр иде. Нурбәк - татар тарихы турында биеп, данлыклы "Алтын маска" алган шәхес. Батуллалар бергәләп тә, аерым-аерым да игътибарга лаек. Язучы Марат Кәбиров, Рабит, Нурбәк һәм Байбулат Батуллаларга ишарәләп: "Татар бетми. Татар үрчи. Татарлар - ялкын алар. Элек бер Батулла иде, хәзер өч Батулла бар", - дип язды. "Шәһәрчеләр" проектының чираттагы герое - Нурбәк Батулла.

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Нурбәк Батулла – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың улы, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты, биюче, хореограф. Казан шәһәрендә туган һәм биредә яши. Өйләнгән. Хатыны Алена һәм ике улы бар.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Нурбәк Батулла белән очрашу урыны итеп Ирек мәйданы сайланды.

Ирек мәйданы - Казанның тарихи үзәгендә урнашкан мәйдан. 1924 елга кадәр Театр мәйданы дип аталган, чөнки ХХ гасырның башына кадәр хәзрге мәйдан урынында беренче шәһәр театры урнашкан. Совет дәверендә биредә гомумшәһәр демонстрацияләре үткәрелгән булган, туксанынчы елларда азатлык мәйданы гөрләгән. Ирек мәйданының төрле якларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры, Казан Ратушасы, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы бинасы, Туполев ис. Казан милли фәнни-тикшеренү университеты урнашкан. Мәйданда Ленин һәйкәле тора.

- Мин 1988 елгы. Биредә туксанынчы елларда мәйдан гөрләгәндә, мин монда берничә тапкыр мәйданга килгән кеше. Биредә дә, Опера театрының Тукай һәйкәле ягында да, “Казан” мәдәни үзәк янында да мәйдан була иде. Камал театры янындагы мәйданда биеп торган фото да бар. Миңа өч-дүрт яшьләр булгандыр. Мәйдан шаулаганнарын томанлы булса да хәтерлим. Алар миңа бик нык тәэсир иткән.

- Димәк, бүгенге Нурбәкнең формалашуында мәйданнарның өлеше бар, дия алабыз. 

- Әйе, минемчә, бик зур. Аны аңлатып та бетереп булмыйдыр. Сизүем буенча, 88нче, туксанынчы еллар яшьләрендә ул азатлык рухы бардыр сыман тоела.

 

 Интеллигенция һәм талант турында

 - Нурбәк, бүгенге татар интеллигенциясе турында синең фикерең һәм үзеңне шуның бер вәкиле итеп тоясыңмы?

- Интеллигенция - ул бик җаваплы сүз. Икенчедән, ул белүемчә, Россиягә генә хас сүз. Европада – Италиядә, Франциядә, мәсәлән, андый төшенчә юк дип беләм. Сүзлектә аның аңлатмасы болайрак бугай инде: өч буын – бабасы, атасы һәм үзе югары белем алса, кеше интеллигенция рәтенә керә. Совет заманында шулай саналган. Алай уйласаң, мине интеллигенция рәтенә кертеп була. Петербургта укыганда, безнең рус әдәбияты тарихы укытучысы “Интеллигенция - ул халкы өчен җан атып яшәүче кеше”, дигән иде.

- Бу яктан караганда?..

- Бу яктан караганда... минем сезнең алда ихлас булып каласы килә, шуңа күрә әйтүе авыр. “Әйе, мин көне-төне халык турында уйлап җан атам”, дип әйтсәм бик матур булыр иде. Ләкин ул дөрес булмас иде.

- Нурбәк, без синең биюеңне, нәфис сүзеңне беләбез. Әле безнең өчен ачылмаган талантларың бармы? Бәлки, китап язасыңдыр, рәсем ясыйсыңдыр? 

- Талант дигән әйбер Моцарт кебек кешеләрдә, Тукай кебек кешеләрдә бардыр. Минем очракта талант дию бик зур сүз. Минем өчен иң зур талант - ул эшләү сәләте. Юктыр, сез белмәгән сәләтләрем юктыр. Батуллалар нәселендә шундый холык – булган бер әйберне тышка чыгара барабыз. Булса – белерсез. 

 

Татар биюе турында: хәзер, бәлки, мәгърурлыкны уйнау көлкедер

 - Биючедән бию турында сорыйм. Без “башкортлар мәгърур бии, татар тыпырдый гына", дип сөйлибез. Бу тема турында уйланмый калмагансыңдыр. Ул тыпырдап бию безнең холкыбызмы?

-  Монда берничә җавап булуы мөмкин. Элегрәк, мәсәлән, бер ун ел элек, мин бу сорауга “Татар биюе эшләнми калган”, дип катгый җавап бирер идем. Фәйзи Гаскаровны татар биюен эшлисе булу тарихын бөтенебез дә беләбез. Шул костюмнар эскизлары белән, шул хәрәкәтләр белән нәкъ шул биюне ул татар биюе итеп чыгармакчы булган. Ләкин ниндидер тарихи сәбәпләр аркасында без белгән башкорт “башкорт биюе” дип атала. Сәер тарихи сәбәпләр аркасында без белгән татар биюе “татар биюе” дип атала. Минем биюче күңеле ул биюне бик кабул итеп бетерми, дөресен генә әйткәндә. Биюдән бигрәк, костюмын да. Чөнки биюгә һәм биюченең үзен сәхнәдә тотышына костюм һәм музыка бик нык йогынты ясый. 

Без, чыннан да, кайбер тарихчылар әйтүенчә, һаман да кырыгынчы елларда татар декадасына дип әзерләнгән эскизларны кулланабыз. 

Алар инде кереп киткән, хәзер “ул безнеке түгел”, дип беркемгә дә исбатлап булмый. Бу - бер фикер. Икенче фикер: ул тыпырдауны да бик зур дәрәҗәгә күтәреп булыр иде. Башкорт биюендәге, Кавказдагы мәгърурлык, горурлык, киң куллар, киң позалар, тауга, бөркеткә охшаган хәрәкәтләр – алай да булырга мөмкин. Тыпырдап та бик матур хәрәкәтләр ясарга мөмкин. Әйтик, егерменче елларда бик популяр булган афро-американецлар биюләрендә мәгърур позалар юк. Ләкин үз зәвыге, үз тәме бар ул биюләрнең. Тарихи сәбәпләр аркасында тыпырдаулы булган бию дә зур дәрәҗәләргә менә алыр иде, бәлки. Себер татарлары биюләрен карасак, аларның биюләре стэпка якын. Аларда мәгърур позалар юк. Бәлки ул кирәкмидер дә, бүгенге көндә горурлыкны уйнау көлке дәдер...

 

-  Алга таба да шулай биикме?

-   Монда берничә юл бар. Мин хәзер акыллы кешеләрнең фикерен кабатлыйм. Бер теоретик юнәлеш – Җыр һәм бию ансамбле “Бию университетына” әйләнә алыр иде: анда кырым татары биюе факультеты, әстерхан татары биюе факультеты, себер татары биюе факультеты һәм башкалар була ала. Һәм шуларның барысының да хәрәкәтләрен кулланып төзелгән гомуми татар биюе факультеты, мәсәлән. Бу фантазия инде, әлбәттә. Ләкин андый юл да бар, ясалма рәвештә биюне үстерергә теләсәк. 

Ничек булса да ясалма инде. Миңа башкорт биючеләренең : “Башкорт авылларында башкорт биюен беркем дә болай биеми”, - дип әйткәне бар. Рус авылларында да Моисеев ансамблендә рус биюләрен биегәнчә биемиләр. Татар биюен дә татар авылында Җыр һәм бию ансамблендә биегән кебек беркем дә биеми. Яки икенче юл – тагын да тирәнрәк казырга, бик борынгы заманнарга кадәр. Ләкин анысын беркем дә татар биюе дип кабул итмәячәк, “Сез тилеләр”, дип көләчәк. Ләкин ул да кызык юл. Ул юл белән барган мисаллар бар. Мәсәлән, без заманча бию дигәнебез бик борынгы хәрәкәтләргә - кешенең физиологиясенә, анатомиясенә мөрәҗәгать итә. Минемчә, боларны берләштергән өченче юл бар. Без аны үзебезчә неофолк дип атыйбыз. Чит илдә фольклорны шундый матур итеп заманча итеп ясыйлар. Бездә генә ул фольклор сүзе ул нафталин исе китерә, кешегә кызык булмаган сәнгать күз алдына килә. Аңлавымча, әзерләнә торган Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә дә фольклорны яңартып куллана торган бию номинациясе булачак. Мине анда жюри әгъзасы итеп чакырдылар. 

-  Нурбәк, сиңа заманча биюләр юлын сайларга нәрсә тәэсир итте?

- Мин заманча биюне сайламадым. Мин халык биюләре белән балет арасында сайлаган идем. Әмма Петербургка хореографлыкка укырга киткәч башым эшли башлады һәм классик сәнгатьнең үле икәнен күрдем. 

Минемчә, бүгенге көндә халык биюләре дә үле музей сәнгате. 

Монда сайлау мөмкинлеге юк. Синең җаның тере сәнгать таләп итә икән – бары тик заманча биюләр. Дөресен генә әйткәндә, халык биюләре дә заманча була ала. Чөнки алар бер 60 ел элек заманча булган бит. Халык алай биемәгән, аларны Гай Таһировның сәләте шулай итеп матурайтып бизәп биргән. Ясалма күренеш ул.

"Кешедә мәдәнияте белән горурланырлык прививка булырга тиеш"

 -  Сиңа авыл ни дәрәҗәдә таныш урын? Авыл һәм шәһәр мәдәнияте дибез. Сорау шуңа бәйле.

-  Минем әти дә авыл кешесе. Балачакта җәйләрен әни авылында - Саба районының Шекше авылында үткәрә идем, ул вакытта авыл гөрләп тора иде. Бакчабыз моннан 40 чакрымдагы Чыршы авылында. Без аны 20 ел элек алдык. Шушы 20 ел эчендә авыл күз алдында сүнә бара. Элек малайлар белән уйный идек, буага төшә идек. Хәзер алай итеп уйнаучы бала юк. Вазгыять бик нык үзгәрде. 

Хәзер авыл мәдәнияте дигән әйбер юктыр ул. 

Күчә алган кадәре күчкән, күчә алмаганы югалып калган.

 

- Алга таба татар шәһәр мәдәнияте генә булырга мөмкинме?

- Шулай дип уйлыйм.

 

- Татар авылының киләчәктә татар телле татар кешеләре бирми башлавы турында уйлаганың булдымы? Бу куркынычмы?

- Бу куркыныч түгел. Мин шәһәр баласы буларак, монда куркырлык сәбәп тапмыйм. Чөнки тирә-ягымда күпчелек шәһәр балалары, беренчедән. Икенчедән, минем авылдан шундый фикер ишеткәнем бар: балалар укырга керәләр дә, беренче каникулларында ук русча сөйләшеп кайталар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу үз мәдәниятең белән горурланырлык прививка бирелмәгән дигән сүз. Кешедә ниндидер эчке кимсенү яшәп килгән. Шуңа күрә мин барлык өмет шәһәрдә дип уйлыйм. Әлбәттә, шәһәрдә дә төрле кеше бар. Ләкин рухи сәламәтлеккә беренче адым - үзеңнең кем икәнлегеңне белү: уңай якларын да, тискәре якларын да. Тискәре якларыбыз бар, ләкин без аны чыгарырга куркабыз. Спектакльләрдә, әдәбиятта тискәре як килеп чыкса, ул авторга үпкәлибез. 

Безнең тере милләт буласыбыз килсә, кимчелекләрне дә, горурлыкны да белергә тиешбез.

 

-  Синдә булган ул прививка нәрсәдә чагыла?

-  Әйе, миңа азмы-күпме прививка ясалган дип саныйм. Миңа көч бирүче нәрсәләр – Икенче бөтендөнья сугышында безнең халкыбыз күрсәткән батырлык, Муса Җәлилләр һәм башкалар, һәм башкалар. Җәлилчеләр. Иртәрәк чорны алсак, революциягә кадәрге чорны ренессанс дип саныйбыз. Җәдитчелек, Тукайларыбыз, Шәехзадә Бабич... Борынгырак чорга китсәк, Алтын Урда, Казан ханлыгы...

 

-  Боларны сиңа Рабит ага Батулла әйбәт биргән. Ләкин бит бөтен кешенең әтисе Рабит ага түгел. Башкалар ул прививканы кайдан алырга тиеш?

- Үзлектән туры килә инде. Андый прививканы мәктәп бирә дип уйламыйм, кызганыч ки. Утрауларыбызның берсе – театр. Ул прививканы театрда алып була. Кинода әле безнең андый прививка бирердәй фильмыбыз юк. Кырым татарларының, минемчә, бар: “Хайтарма” фильмын караганда көч-дәрт, алга таба үсеш теләге бирә. Безнең кимчелекләрне дә, горурланырдай якларны да күрсәтердәй сәнгатебез булырга тиеш. “Тиеш” дигән сүз дә безнең кимчелек. Без беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел. Безгә дә тиеш түгелләр. Ә без һаман нәрсәдер өмет итәбез...

 

- Нәрсә, без республикабыздан да нәрсәдер өмет итергә тиеш түгелмени? Безнең бит милли республикабыз бар. Без ул республиканы милләтне саклау юнәлешендә нидер эшләргә тиеш дип уйлый алмыйбызмыни?

- Ул эшләми. “Тиеш” дип уйлау безгә файдалы түгел. Бәлки, ул ярдәм итәдер – мин белмим. Иманым камил түгел. Мин ул структураны белмим, минем ул кешеләр белән утырып чәй эчкәнем юк, шашлык ашаганым юк, бергә мунча кергәнем юк. Анда ничектер – ул минем өчен бик зур сер. Алар ярдәм итәргә теләп тә, ярдәм итә алмыйлардыр, бәлки. Бәлки, алар бездән ярдәм көтәдер. Болар нишләп һаман да мәйданга чыкмый дип уйлап утырадыр, бәлки. Белмим. Шуңа күрә минем республиканы гаеплисем килми. Бер кешене дә гаепләргә кирәк түгел. Чөнки без зур тарихи процессларның шаһитлары. Һәм анда ниндидер аерым кешеләр гаепледер дип уйламыйм.

 

- Син, мәсәлән, күбрәк ярдәм булса, күбрәк эшли алмас идеңме? 

- Мин үземнең аңымны башкача көйләдем инде. Ул көйләнгән аңымнан чыгып фикер йөртсәк, юк, кирәкми. Ярый, миңа бирделәр ди фәлән миллион. Нишләтим мин аны? “Әлиф” миллионнан чыккан әйбер түгел – аны бөтен кеше белә. Бәлки, мин хәзер хаксыздыр. Бәлки, дөрес фикер йөртмимдер. Мин үземне шулай көйләдем. Мин киң карашлы түгел бу очракта. Миңа үземнең юлымны алга таба дәвам итәсем бар. Киңрәк карасак, бәлки, кирәктер. Минемчә, театрларда ситуация үзгәрергә тиеш. Чөнки бер Камал театрына гына өмет итеп ятарга ярамый. Татарстанда Камал театрыдай өч-дүрт театрыбыз булса, алар бер-берсе белән ярышып үсәрләр иде.

 

- Театрларыбыз бар. Ә менә сыйфат ягына килгәндә... нишли алабыз?

- Моның өчен яшь заманча карашлы инициативалы менеджерлар кирәк дип уйлыйм. Минемчә ситуация башка өлкәләрдә дә охшаштыр. Чөнки хәзерге тиз үзгәрә торган заманда театр дөньясы да бик тиз үзгәрә. Ул үзгәрешләргә әзер акыллы кеше кирәк. Чөнки узган ел эшләгән схема быел эшләмәскә мөмкин. Узган ел тамашачы кабул иткән спектакль быел инде кабул ителмәскә мөмкин.

 

- Милләтне милләт итеп саклауда театрга зур урын бирәсең инде алайса?

- Гомумән, сәнгатьнең роле зур дип уйлыйм. Аны безнең түрәләр аңлыймы икән, юкмы. Аңлаганы бардыр, аңламаганы. Сәнгать бит ул безнең йөзек кашы. Без барыбыз да Татарстанның алдынгы бер республика булуы турында хыялланабыз. Эшмәкәрләргә дә, IT-юнәлешләр өчен дә кулай җир дип күрсәтәсебез килә. Димәк, сәнгатебез дә шулай булырга тиеш. Айтишникларны күз алдына китерсәк, алар барысы да алдынгы карашы яшьләр. Аларга, кызганыч ки, Җыр һәм бию ансамбле яки башка артта калган сәнгать кызык түгел. Кызык булса да, ул бер карарлык экзотика кебек кенә. Яңалык булырга тиеш. Безне алга бара торган тере регион итеп күрсәтә торган сәнгать булырга тиеш. Бизнес белән сәнгать бер-берсе белән бәйле.

 

- Синең өчен иң бөек татар кем ул?

- Мин, мәсәлән, Гази Заһитовны искә алганда битараф кала алмыйм. Гәрчә аның турында бик сөйләүче дә юк. Ул батырлыгы турында сөйләп йөрмәгән, тыйнак кеше булган. Безнең милләттә андыйлар күп. Алар чын кешеләр. Татар да, рус та түгел, алар чын кеше. Алар турында кино да төшермиләр, ә кирәктер. Чөнки бу да прививка рәтенә керә.

Чыганак: https://intertat.tatar//madaniyat/sh-rchel-r-nurb-k-batulla-b-genge-k-nd-khalyk-biyul-re-le-muzey-s-ngate/

Фото: Рамил Гали, видео: Яков Абрамов, Илгиз Шәкүров

Дусларым белән уртаклашам:

Other article