Татарстанның ике театры заманча драматургия фестивалендә катнаша

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә Мөхәммәтова

 Татарстанның ике татар дәүләт театры “Коляда-Plays” Халыкара заманча драматургия театр фестивалендә катнаша. Болар – Чаллы татар дәүләт театры һәм Буа дәүләт театры. Афиша фестиваль үткәрелә торган «Коляда-Театр» сайтында урнаштырылган.

6 ноябрьдә Чаллы театры “Коляда-Plays” фестивалендә башкорт драматургы Әнгизә Ишбулдинаның "Зәңгәр томан артында" спектаклен күрсәтәчәк. Бу - Чаллы театрының үткән театр сезоны азагында чыгарылган премьерасы. Пьесаны Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең шәкерте Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән.

14 ноябрьдә Буа дәүләт театры рус драматургы Валерий Шергин пьесасы буенча яшь режиссер Тимур Кулов куйган «Концлагерьчылар» спектаклен тәкъдим итә.

“Коляда-Plays” Халыкара заманча драматургия театр фестивале быел Екатеринбургта 5-15 ноябрь көннәрендә үтә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/16/171637/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article