КФУда бушлай татар теле курслары башлана

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Бүген Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бушлай татар теле курслары башлана. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсларга теркәлү университет сайтында оештырылган. Төркемнәр исемлеге КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты сайтында һәм институт фойесында урнаштырылган.

Курслар 3 ай – 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр атнага ике тапкыр узачак.

P.S. Лондонда татар теле курслары башланды. Курсларны Япония студенты алып бара.  

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/17/171685/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article