“Ку” рок-спектакле интернетка урнаштырылды

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Илшат СӘЕТОВның “КУ” рок-спектакле интернетка урнаштырылган. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә автор үзе хәбәр итә. “Әлегә ул ике телдә, соңрак рус телендә субтитрлар булачак, әмма бу инде - бераз башкачарак, ике телне дә белсәгез яхшырак”, - дип язган Илшат Сәетов.

“Ку” рок спектакленең драматургы – Илшат Сәетов. Куючы режиссерлар - Рәмиc Нәҗмиев белән Илшат Сәетов үзе. Монологларны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Сабирова, "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла һәм автор үзе укыды. Музыка - Оскар Юнысов һәм GAUGA төркеменнән, шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Рәүпова һәм танылган музыкант һәм перформансчы Ислам Вәлиев тә үз өлешләрен керткәннәр. Сәхнәдән җиде текст укыла. Җырларны Казанның 8нче балалар музыка мәктәбенең "Радуга" кызлар хоры һәм Радик Мусин да башкара.

“Ку” рок-спектакле Казанда май аенда Камал театрының Кече залында зур аншлаг белән үтте. 30 августта ул Казан Кремле территориясендә үткәрелгән TAT CULT FEST фестивалендә кабатлап күрсәтелде.

Рок-спектакльне сылтамасы аша карарга мөмкин.

автор: Рузилә Мөхәммәтова.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/27/172343/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article