"Шәһәрчеләр" - Эльмир Низамов: "Иҗади яшьләргә "Вакытыгыз килер, көтеп торыгыз" диләр, бу Тукай премиясен билгеләгәндә дә сизелә"

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Композитор Эльмир Низамов - соңгы ун елда музыка дөньясына гына түгел, гомумән, татарлар дөньясына ташкын булып килеп кергән иҗатчы. "Шәһәрчеләр" кавеменең иң нәтиҗәле эшләүче вәкиле, дияргә була. 

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Эльмир Низамов - яшь буын композиторлары арасында иң активы. "Алтын Казан" мюзиклы, "Кара пулат" операсы авторы. Айдар Сөләйманов аның җыры белән "Тюрквижн"да икенче урын алды. Биюче Нурбәк Батуллага "Алтын битлек" китергән "Әлиф" хореографик спектакленең музыка авторы да Эльмир Низамов.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Композитор Эльмир Низамов безне Ленин бакчасына чакырды. 

Ленин бакчасы Казан үзәгендә Пушкин, Лобачевский, Дзержинский урамнары арасында урнашкан. XVIII гасырга кадәр биредә каскад күлләре системасы булган, алар күмелгән. 1842 елдан биредә Николаевский сәүдә мәйданы булган. 1891 елдан Николаев скверы ясаганнар. 1894 елда чуен фонтан куйганнар. 1924 елда скверга бакчаның өске өлешен дә кушып, Ленин исемендәге бакча ясаганнар. 1920 еллар ахырында Ленинга беренче һәйкәлләрнең берсен куйганнар. 1978 елда Ленин бакчасы почмагына бөек рус химигы Бутлеровка һәйкәл куелган. 2004 елда бакчаның Лобачевский урамы ягына сәяси репрессияләр корбаннарына стела куелган. Биредә “Кичер” сүзе рус, татар, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. Хәзерге вакытта бакчада 18 төр агач һәм 21 төр куак үсә.

Эльмир Низамов- яшь буын композиторлары арасында иң активы. "Алтын Казан" мюзиклы, "Кара пулат" операсы авторы. Айдар Сөләйманов аның җыры белән "Тюрквижн"да икенче урын алды, Биюче Нурбәк Батулла "Алтын битлек" алган "Әлиф" хореографик спектакленең музыка авторы да Эльмир Низамов.  

- Монда якында гына Казан дәүләт консерваториясенең 2нче бинасы урнашкан. Мин укыганда әле ул 1нче бина булып санала иде - мин биредә укыдым (Казан Дәүләт консерваториясенең төп бинасы ремонтланган еллар турында сүз бара. - авт.) Без бирегә ял итәргә, ә яз көне бөтен укытучыларыбыз белән шимбә өмәләренә чыга идек. Монда якында гына Опера театры урнашкан, Консерваториядән Камал театрына ашыкканда да биредән узам. Бу урын минем өчен үзәкнең дә үзәге. 

- Эльмир, Казанга килгән чакларыңны искә алыйк әле. Нинди өметләр белән килгән идең һәм алар ни дәрәҗәдә акланды? 

- Казанга беренче тапкыр Консерватория үткәргән бер фестивальгә килдем, ә чын-чынлап килүем профессор Лупповка консультациягә иде. Ульянда туып үскәч, без гаиләдә татар телендә сөйләшә идек, әлбәттә, ул мишәрчә иде. Мин Казанда бөтен нәрсә татарча булачак дип уйлый идем. Хәтта кибет исемнәре татарча язылган дип күз алдына китерергә тырыша идем. Бу мине бик гаҗәпләндерә һәм йөрәгемне җылыта иде. “Бу минем өчен яңа шәһәр. Монда дусларым да, туганнарым да юк. Мине монда беркем дә белми. Ләкин шундый вакыт килеп җитәр: мине монда бөтен кеше беләчәк”, - дигән уйлар белән килгән идем. Белмим, ул тормышка ашты дип саналамы икән, ләкин мине сәнгатьтә булган күп кеше белә, мин бик күп кешене беләм. Казан минем өем кебек. Казанны беренче көннән үк яраттым. 

- Әмма бөтен яшьләр дә алай уйламый. “Казанның түшәме тәбәнәк, үсеш мөмкинлеге юк, тормыш акрын бара”, диюче иҗатчыларбар. Ә синең Казаныңның түшәме биекме?

- Эйнштейн бөтенесен чагыштырмалылыкта күргән. Бәлки шулайдыр. Мин ул әйтүчеләрнең кайда туганын белмим. 

- Казанда.

- Шулай дип уйладым да. Минем өчен – Ульянда туган кеше өчен - Казанның иҗат дөньясы, рухи дөньясы, әлбәттә, зуррак булып күренә иде. Һәм ул шулай да. Ләкин мин үзем дә Казанда яши башлагач, эшли башлагач, Казанның “түшәмен” сизә башладым. Кешегә беркайчан да җитми. Пушкинның “Алтын балык” әкиятендәге кебек – кешегә гел аз. Күбрәк кирәк һәм ул дөрестәдер. Бигрәк тә, иҗат кешесенә. Соңгы елларда бу бик сизелә. Ниндидер зур проектлар эшлисем килә. Опера язасым килә, балет язасым килә, зур кинога музыка язасым килә. Ә бездә андый мөмкинлекләр бик тар, бик аз. Шунлыктан мин ул сүзләрне әйткән егет белән бик килешәм. Үсеш беркайчан да тукталмаска тиеш. Кеше гел алга барырга тиеш. 

Эльмир Низамов татар шигырьләрендә очраган сүзләрне өйрәнеп, тормышта куллана

 -  Үзең чикләреңне киңәйтү өчен нәрсәләр эшлисең?

-  Беренчедән, әлбәттә, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Син һәркөн профессиональ буларак, үзең тирәнәергә һәм киңәергә тиеш. Икенчедән, мин бик күп чит ил фестивальләрендә катнашам. Конкурсларда катнашам. Мөмкинлек булса, каядыр барып чит ил музыкантлары белән эшләргә тырышам. Мин бөтен нәрсәгә ачык. Үземне тар дөньяда күрәсем килми. Минем үземне зур дөньяда күрәсем килә. Әлбәттә, үземне еш кына ялкау кеше дип саныйм, сүгәм, орышам, “Эльмир, тагын да күбрәк эшләргә, яхшырак эшләргә кирәк”, дим. Вакыт күрсәтер. Барысы да Аллаһ кулындадыр. 

Шунысы да бар – мин кечкенәдән үк телләр белән кызыксындым. Мин бу дөньяда ике төрле кешегә көнләшеп карыйм – тавышы булганнарга һәм күп телләр белүчегә. Беренчесен ясап булмады инде – ул табигый әйбер, табигать бирмәсә, бирмәгән инде, икенчесен - телләр белүне булдырырга мөмкин. Мин күп телләр белгән кешегә исем китә, авыз ачып карап тора идем һәм гомер буе телләрне өйрәнәм. Татар телемне шомартырга хыялланып, татар телен яхшы белгән шәхесләр белән аралашырга тотындым. Шигырьләрдә очраган сүзләрне өйрәнеп, тормышта куллана башладым. Ренат Харис либреттоларында нинди генә матур татар сүзләре юк! Татар теле минем өчен бик мөһим иде. Без барыбыз да инглиз телен белергә тиеш: үзеңне зур дөньяда күрәсең икән – аны белергә кирәк. Мин испан телен бик яратам. Испаниядә еш булам, анда дусларым да бар. Испан телен өйрәнү хыялы бар – ничек килеп чыгар.

-  Илһамны каян аласың? Әйтик, заказ бирелгән. Вакыты чикле. Тиз генә эшләп алырга үзеңне ничек мәҗбүр итәсең?

-  Чайковский әйтмешли, эшләгән вакытта гына илһам килә. Соңгы елларда эш күп булгач, заказ булгач, билгеләнгән көнгә өлгертәсе булгач - шул бик зур илһам китерә. Син утырасың да, телисеңме-теләмисеңме – эшләргә тиеш. Ул ничектер килеп чыга, һәм еш кына бик яхшы килеп чыга. Мин бик сәләтле кешеләрне яратам. Бик күп музыкантларны тыңлыйм һәм сәләтле кешеләрне тыңлагач, тулам, шул җырчы өчен, оркестр өчен язу теләгем туа. Әлбәттә, шагыйрьләр, яшьләр булсынмы, өлкән буынмы – барысы да минем өчен илһам чыганагы. Режиссерлар иҗатка өнди. 

Өлкән буын яшьләргә: “Көтеп торыгыз!” - ди

 - Тагын бер темага кагылыйк әле. Безнең иҗат берлекләре бар, әйеме? Аларны кемнәрдер совет чорыннан калган дип тә саныйлар. Ләкин әле Татарстанда берлекләргә дәүләт ярдәм итә. Алар ярыйсы гына яшиләр. Сиңа - яшь композиторга, әйтик, Композиторлар берлеге ни дәрәҗәдә кирәк һәм син аның структурасын ничек күрәсең?

- Барлык булган оешма, минемчә, ни өчендер кирәк. Кешенең берүзенә бик авыр. Әлбәттә, бүген булган Композиторлар берлегенең мөмкинлекләре совет чоры белән чагыштырганда бик тар. Безнең өлкән композиторлар да гел шуны әйтеп торалар. Ләкин мин ул заманнарда яшәмәдем. Мин ул рәхәтләрне күрмәдем. Мин бүгенге көндә яшим. Безнең берлек төрле фестивальләр уздыра, Аллага шөкер, безнең ноталар бастырыла. Безнең дисклар, сирәк булса да чыга. Дәүләт сирәк булса да безнең әсәрләрне сатып ала. “Закупка” дигән әйбер, барыбер, бар. Ул ниндидер ярдәм. Әлбәттә, ул җитми, әлбәттә, аның белән яшәп булмый. Ләкин, минемчә, шулай булса да ярый әле. Чөнки, барыбер, бөтенесе үзеңнән килә. Элек идеология булган, система булган, ул системага керсәң яши алгансың. Бүгенге көндә ул юк, ләкин кечкенә генә ярдәмнәр бар. Мин аны шул кечкенә генә ярдәмнең берсе дип атыйм. Аннары коллегалар белән аралашу бар. Бер һәр ай саен җыелабыз, хәлләребезне белешәбез. Ул, барыбер, кирәк дип саныйм. 

- Эльмир, күзәтеп киләм – инде берничә ел дәвамында Татарстан композиторлар берлеге иң зур дәүләт бүләге булган Тукай премиясенә кандидат тәкъдим итми. Бу нилектән? Композиторлар юкмы? Алар лаек түгелләрме?

- Композиторлар бар. 

- Ә эш нәрсәдә?

- Эш нәрсәдә дип уйлыйммы? Монда күп сәбәпләрдер. Минемчә... ничек әйтергә инде? Дөресен әйтимме? 

- Әлбәттә, дөресен.

- Минемчә, безнең Татарстанда яшьләргә: “Вакытыгыз килер, көтеп торыгыз”, дип карау бар. Бу әйбер бөтен дәрәҗәдә дә сизелә, шул исәптән безнең берлектә тә. Безнең берлектә шундый вазгыять барлыкка килде - безнең бар абруйлы өлкән буын һәм актив яшьләр. Өлкән буын инде, Аллага шөкер, төрле-төрле премияләрен алган. Алар лаек та, әлбәттә. Ә безгә – яшьләргә: “Вакытыгыз килер, утырып торыгыз”, дигән фикерне турыдан-туры әйтмәсәләр дә, ул барыбер сизелә. Ул булсынмы мактаулы исемнәрдә, ул булсынмы Тукай премиясендә - бик каты сизелә. Бер сәбәбен мин шуннан дип саныйм. Моның белән барлык яшьләр дә килешер. Ул безнең татарларда гына шулаймы икән, белмим – сакалың агармыйча сиңа кеше кебек карамыйлар. Мин аның нәрсә белән бәйле булуын белмим – ләкин бу шулай. “Эшлә, карарбыз”, диләр. Тукай премиясе бирү мәсьәләсе буенча, бик күзәтеп бармасам да, күренә - премияләрне абруйлы өлкән яшьтәге кешеләргә бирәләр, ләкин яшьлектә эшләгән эшләре өчен бирелә. Вакыты узгач! Ул теге вакытларда ук лаек булган бит инде, ләкин чираты әле генә җиткән. Безнең дә шул чираттыр инде, озак кына көтәргә кирәктер. Ләкин, минемчә, ул премияләр бүген кирәк. Яшь кешегә бит ул канатын үстерә, син тагын да көчлерәк иҗат итәсең, нигезең ныгый, кирәгеңне ныграк сизә башлыйсың. Сер түгел, яшь кешеләрнең барысы да ипотекада, яки ул ипотекага барырга җыена. Зур сәнгатьтәге кешеләрнең финанс яктан хәлләре бик авыр. Бу вакытта ул премияләр бик кирәк. Минемчә, ул пенсиягә чыккач бик кирәкми дә. 

- Эльмир, без сине яшь композитор дип язарга өйрәнгән. Без бик күптәннән шулай язабыз. Бәлки, “яшь” сүзен төшереп калдырырга да вакыттыр инде - ничек уйлыйсың? 

- «Яшь» дию әле ярар, кемдер миңа «Иҗат кешесе кырыкка кадәр яшь була», диде. Әле аның русча «подающее надежды» дигәне бар. Анысы мине үтерә. Син һаман өмет бирәсең дә, бирәсең. Ә кайчан ул өмет аклана – кем белгән. Бәлки, үлгәч, бәлки, Тукай премиясе алгач кынадыр. Белмим, мин яшьме, түгелме икәнемне. Үземне ничек сизә идем – шулай сизәм. 

- Сез – яшь композиторлар күпме ул? Алар ел саен Казан консерваториясендә укып чыгалар. Әмма без һаман да шул бер Эльмирны беләбез. Яшь композитор икән, димәк, Эльмир Низамов. Бу синең активлыгыңмы, башкаларның актив булмавымы, әллә алар юкмы?

- Әлбәттә, композиторлар бар, алар күп була алмый, әмма бар. Минем яшьтәшләрем аз, бераз олырак яки яшьрәкләр – күп. Мин үзем дә укытам, минем дә студентларым бар. Башка укытучыларның да бар. “Ни өчен Низамов кына күренә?” дип сорасалар, анысын инде мин белмим. Әлбәттә, мин актив кеше, мин коммуникатив, мин аралашырга яратам, минем дусларым күп. Мин ачык кеше. Мин театр яратам, сәнгатьне яратам. Мин күп җирләрдә булам, социаль челтәрләрдә актив. Бәлки, шулар берсе-берсенә кушыла барып, ничектер күбрәк күренәмдер. 

Мин музыка ягыннан бөтен эшкә алынам. “Моны язмыйм, бу миңа кызык түгел”, - дип уйлап тормыйм. Кайчандыр Ренат Харис “Алтын Казан” мюзиклы идеясе бар дигән иде. Мин ул вакытта бер мюзикл да күрмәгән идем, әмма “Мин эшлим”, дидем. Мин аны белмим, әмма эшлим. Бу әйбер минем тормышымда еш була. Илгиз Зәйниев, Туфан Имаметдинов: “Шундый идея бар, эшләгәнең бармы?” дисәләр, “Юк, - дим. - Әмма без аны эшлибез”, дим. Мин эштән курыкмыйм. Кайчандыр яхшы килеп чыга, кайчандыр бик яхшы түгелдер инде, ләкин мин эшкә алынам. Бәлки мине шуңа күрә беләләрдер. Бөтен җиргә тыгылгач... 

- Заказга алынганда әсәрне өйрәнәсеңме, әллә, барыбер, алынасыңмы?

- Бу интервьюны Илгиз Зәйниев күрсә: “Укымый ул бернәрсә дә”, - дип мине сүгәр инде. Әлбәттә, миңа сценарийларны бирәләр. Әлбәттә, җырлар булса, мин укыйм аны. Музыкаль әсәр булмаса, тулысынча укырга хәлем еш кына җитми. Миңа ул вакытта режиссер белән аралашу бик мөһим. Нинди стилистика, нинди заман, нинди төсләр... Миңа рәссамның эше дә кызык. Камал театры белән эшләгәндә, миңа декорацияләрне күрсәтәләр. Бу миңа бик күп әйберне аңлата. Декорациядә минимализм булса, музыкада да минимализм булырга тиеш. Алар бер аһәңдә яңгырарга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, сюжет бар. Ләкин минем өчен ул төп әйбер түгел. Спектакльнең беренче чиратта нинди төп мәгънәсе булырга тиеш - мине шул илһамландыра. Туфан белән шулай була. Аның белән эшләгәндә, аның сюжет юк, анда образ гына. Ниндидер хәрәкәт, ниндидер төсләр. Шул әйберләрне сизеп, мин музыка яза башлыйм. Ул музыканы ничек куллану – режиссерның эше. Ул аны яшерә дә ала, ул аны күрсәтә дә ала. Минем эшем – режиссер кулында. 

 

Халык таныш моңнарны гына ярата, яңа формаларны кабул итә алмый

 - Эльмир, син бервакыт “Татарлар музыка яратмый дип уйлый башладым”, дигән идең. Аңлат әле шул фикереңне.

- Бу сүзләрдән соң мине интернет челтәрләрендә сүгә дә башладылар инде. Моны дөрес аңларга кирәк. Музыка дөньясы ул бик зур. Бар халык музыкасы һәм композитор музыкасы. Композитор музыкасы Европада бик күптәнге гасырларда барлыкка килгән. Безнең бу юнәлештә Сәйдәшев, Яхин, Монасыйпов, Фәрит Яруллиннар, Җиһановларыбыз бар. Композитор музыкасы ул башка максатлар куя. Ул - шул шәхеснең дөньяга карашы. Син аның белән килешәсеңме-килешмисеңме, ләкин анда аның карашы бар. Безнең милләттә мин композиторлар музыкасына битарафлык сизәм. Безнең халык ул - музыкаль халык. Безнең нинди җырчылар, күздән яшьләр китерә торган нинди көйләр бар! Әмма композиторлар музыкасына башка караш яшәп килә. Татарларның опера театрына бик салкын каравы мин ачкан фикер түгел. Опера җырларын күп кеше кабул итеп тә бетерә алмый. Симфония булсынмы, опера булсынмы, нинди дә булса музыкаль эксперименталь әйберләр турында мин әйтмим дә инде - анысына бик ерак. Халык үзенә таныш моңнарны гына яратып кабул итә. Үзенә таныш булмаган әйберне, ниндидер яңа форматларны, яңа формаларны кабул итә алмый. Андый музыка белән кызыксыну, әлбәттә, бар ул интеллигенция дигән катламда. Ләкин ул интеллигенция бик аз. Мин еш кына Сладковский концертларына йөрим. Мин таныш татарларым, өлкән буын – алар бар. Эш буенча журналистлар йөри. Ләкин ул бөтен халык түгел. Бөтен халык ул музыкадан ерак. Башка милләттә дә ул шулайдыр, ләкин бездә ул контраст бик көчле.

 

“Музыкаль театр булу-булмавы көчле шәхесләр кулында”

- Моннан чыгып әйтсәк, безнең музыкаль театр булуы мөмкинме? Безнең бит ул хыял! 

- Минемчә, музыкаль театрның булуы дөньяның көчле шәхесләреннән генә тора - булсынмы ул чиновниклар, булсынмы ул абруйлы зур шәхесләр, халык артистлары булсынмы - шундый кешеләрнең кулларында. Монда халыктан өмет итергә кирәкми. 

- Ә бит аның тамашачысы халык булырга тиеш.

- Халык белән эшләргә кирәк. Агарту дигән әйбер бар. Казан консерваториясендә Опера студиясе эшләп килә бит. Ул еш булмаса да, милли спектакльләр куя. “Башмагым” булсынмы, “Алтын Казан”мы... Казанда “Кара пулат” сигез тапкыр күрсәтелде. Аллага шөкер, зал бер тапкыр да буш булмады, тамашачы бик теләп килде. Минем өметем зур – халык йөрер иде. Безнең юк кына ул йөрерлек урын – музыкаль театр. Яңа әсәрләр дә туар иде. Язарга телим, әмма мин аны кайда куям? Минем “Кара пулат” белән “Алтын Казан” ятып торалар. Мин өченчесен языйммы? Язасы да килми бит. Нәрсә кирәк, нәрсә яңгырый – шуны язасы килә. Миңа: “Син башта опера яз, аннары театры табылыр”, диләр. Яздым, икене яздым – табылмады бит. Шуңа күрә өметем аз. Ул ниндидер зур шәхесләрдән генә килә. 

- Бармы андый шәхесләребез?

- Бәлки, бардыр. Бәлки, әлегә көчләре җитмидер. Мәсәлән, минем курсташым Данияр Соколов “Сфорцандо” фондын оештырды. Ул зур эш алып бара. Безнең татарларда “Бу татарча түгел, бу безгә кирәкми”, дип сүгергә бик яраталар. Ә ярдәм итергә беркем дә яратмый. Бүгенге көндә тормышын иҗатка багышлаган кеше - герой минемчә. Барыбыз да акча-акча дип яшәгән, монда кредит, монда ипотека, машина, фатир дип уйлаган заманда... башка төрле кешеләр дә бар – иҗат кешеләре. Безнең мишәрләрдә аңгы-миңге дигән сүз бар: без шундый кешеләр, шулкадәр үз эшебезне яратабыз. Безне мактагыз димим, ләкин тәнкыйть үсешкә өндәргә тиеш. Дуслар, тырыштыгыз, бу әйбергә игътибар итегез, менә бу китапны укып чыгыгыз, бу темага алынсагыз, бу турыда уйлагыз, диегез. Янымда шундый кешеләр булса, мин тәнкыйтькә бик ачык. 

 

“Милләт югалудан куркып, символларына ныграк тотына”

- Безнең иҗатчыларыбызны күтәрә торган мәдәни менеджерларыбыз юк шул. 

- Юк, әлбәттә, юк. Безнең сәнгатькә яңача караш та юк. Без милли сәнгатьне совет заманында формалашып калганча күрсәтәбез. Әлбәттә, ул да кирәктер. Ләкин бит татарлар түбәтәй, кәләпүш, чәк-чәк кенә түгел. Без бит заманча кешеләр. Заманча спектакльләр туа башлады. “Әлиф” спектакле, мәсәлән. “Тормышмы бу?” спектакле миңа бик ошады. Анда миңа якын заманча проблемалар ачыла. Без бит бүгенге көндә яшибез. Ни өчендер бөтен әйбердә без заманча, сәхнәдә без Сәйдәшев чорындагыча булырга тиеш?! Залда кеше заманча киенгән, сәхнәдә - традицион формада. “Бу бормалар татарча түгел”, диләр. Әлбәттә, яңа аһәңнәр кереп китә. Чөнки мин дә бит татар җәмгыятендә генә яшәмим. Мин рус музыкасын ишетәм, мин чит ил музыкасын ишетәм. Мин бөтен дөньяны ишетәм. Мин теләсәм дә, теләмәсәм дә – ул музыка кереп китә. Без заманча булырга тиеш һәм безнең телебез татар моңнарында гына түгел, ул бөтен әйбердә яңгырарга тиеш. Рэп та булсын, рок та булсын, бөтенесе булсын, бай булсын безнең телебез. Безнең телебез универсаль булсын. Минемчә, безне киң караш кына саклый ала. 

- Безнең менталитетыбыз шундыймы?

- Шундый. Аның объектив сәбәпләре дә бардыр - милләт югалудан куркып, символларга көчле тотына. Пентатоника булсынмы, гармун булсынмы, традицион кием булсынмы – “Тотынма аларга”, диләр. “Тотынсагыз, бетә татар, үлә татар”, диләр. Тотынмасаң үлмәс, бәлки, ул музейда калачак. Тик мин милләтемнең, аның теленең музейда гына булуын теләмәс идем. Мин телемнең радиодан да яңгыравын теләр идем, заманча киноларда да да ишетелсен ул. Мәсәлән, ниндидер шәхси темалар булган кинолар бар – ни өчен мин аларны чит телдә генә карарга тиеш?! Минем күңелемдә ниндидер сораулар туа икән, ни өчен мин җавапны рус яки инглиз телендә генә укый алам?! Чөнки татар теле аның турында сөйләшергә тиеш түгел, имеш... чөнки безнең телебез бөек диләр. Бу бит үз-үзеңне алдау! 

- Синең өчен иң зур татар шәхесе?

- Күңелдә Тукай белән Җәлил әйләнә. Мин музыкант буларак, Нәҗип Җиһановны әйтер идем. Беренчедән, аның симфонияләрен исем китеп тыңлыйм - ул заманында татар аһәңнәрен кулланып симфония яза. Бу бит оркестр өчен эшкәртелгән җыр түгел, чын симфония! Ул үз вакыты өчен бик заманча музыка язган. Икенчедән, Җиһанов булмаса Казанда консерватория булмас иде, Җиһанов булмаса, Татарстан Композиторлар берлеге булмас иде. Ул күпме шәхесләрне үстергән шәхес һәм без бүгенге көндә дә аның эшенең дәвамын күрәбез. Шундый принципиаль булып эшләгән һәм татар тамырларын онытмаган, һәм заманча фикерли торган шәхесләр күбрәк булса, киләчәгебез зур дип саныйм.

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Солтан Исхаков; видео: Яков Абрамов, Илгиз Шәкүров

чыганак: https://intertat.tatar//madaniyat/sh-rchel-r-elmir-nizamov-bezd-i-adi-yashl-rg-vakytygyz-kiler-k-tep-torygyz-dil-r-bu-tukay-premiyasen/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article