Кариев театрының яңа сезонын артистлар һәм "Калеб" яшьләре ачты

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Кариев театрының яңа сезонын "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты, әлеге театрның баш хореографы Нурбәк Батулла ачып җибәрде. Нурбәк Батулла "Калеб" иҗат берләшмәсе яшьләре белән перфоманс әзерләгән иде.

Яңа сезонның беренче тамашачылары Нурбәк Батулланың барабан кагуын һәм "Чиксезлек" сандыгын тамаша кылды.

Фойеның беренче өлешендә тамашачыларны "Калеб" шагыйрәләре каршы алса, икенче өшендә Болактагы яшьләр оркестры уйнап тора иде.

Театр сезонын ачу өчен "Иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә "Тантана" театр премиясе лауреаты булган "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектаклен сайлаган. Хәзерге вакытта Кариев сәхнәсендә спектакль бара. Бу спектакльне үткән сезонда театр бинасы ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылган иде.

 

Кариев театрын яңа сезоны ачылуы белән котларга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән театр директоры Айгөл Горнышева, Казан музыка училищесы директоры Айрат Җаббаров, "Əкият" Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова һәм башкалар килгән иде. Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтованы котлау өчен махсус килүен әйтте. 

автор: Рузилә Мөхәммәтова.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172808/

Other article