"Шәһәрчеләр" - Илшат Рәхимбай: "Мин “саф чишмәдәй татар теле” бәреп чыгачагына ышанмыйм"

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

"Шәһәрчеләр" циклының тагын бер кунагы - кинорежиссер Илшат Рәхимбай.

Илшат Рәхимбай 1988 елны Татарстанның Балтач районында туган. Татар гимназиясендә һәм музыка мәктәбендә укыган. 2011 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетын тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кинорежиссура бүлегенә укырга кергән. 2013 елда диплом эше итеп “Гастарбайтер” фильмын төшергән. “Представь”, “Ышанмыйм” һ.б. кыска метражлы фильмнар авторы. Видеоклиплар төшерә. Галимҗан Ибраһимов хикәясенә нигезләнеп “Алмачуар” фильмын төшерергә әзерләнә.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай безне Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркына алып килде - элеккеге Рус Швейцариясе бакчасына. Сәбәбе бик гади – биредә һава саф.

Казан ханлыгы чорында биредә юкәлек булган ди. Аннан ары куе Арча урманнары башланып киткән. Парк тарихы XVIII гасырдан башланган – хәллерәк кешеләр биредә бу матур ураннарны курорт урыны итеп, йортлар сала башлаганнар. XIX гасыр башында бу урыннар бакчага әверелгәч, рус язучысы С.Аксаков аны Рус Швейцариясе дип атаган. Парк 1936 елда төзекләндерелеп Горький исемендәге мәдният һәм ял паркы дип атала башлый.

- Илшат, кинорежиссер белән кино турында сөйләшүдән башлыйк. Нәрсә ул милли кино? 

- Дөресен әйткәндә, мин милли киноның нәрсә икәнен аңламыйм. Бөтенесе бу сорауны бирәләр. Нинди була ул - татарча төшерелгән киномы, Татарстанда төшерелгәнме, тарих турындамы, тарихы шәхесләр турындамы? Шуның өчен безгә башта, бәлки, миллилек буенча сорауларны чишәргә кирәктер. 

Кайда соң безнең татар халкының миллилеге чикләре? Бәлки ул булгандыр да, ләкин хәзер аның яртысы бармактан суырылып чыгарыла, миңа калса. Аның кырлары юылган. Ул инде ниндидер сөлгеләрдә, ниндидер орчыкларда, ниндидер ризыкларда бөртекләп кенә калган. Ә кинога килеп кергәндә... 

Менә Кустурица милли кино төшерә, дибез. Ул проблемалар күтәреп, аларны чишми, ул менталитетны шарж формасында күрсәтә. Ә безнең шарж формасында күрсәтә торган миллилек тә калмады сыман. Бигрәк юылган. 

Ә кино ул кырыйлыклар җире. Анда начар белән яхшы аңлашылырга тиеш. Уртада йөзеп йөреп булмый. 

Милли кино ул, бәлки, бездә татар классик әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән фильмнардыр. Калганнарын мин авыз тутырып милли дип атый алмас идем. Татарча итеп төшерәсең, мәсәлән, берәр боевикны, триллерны, үтереш яки гади драманы... аның нәрсәсе милли булсын ди?! Ул бары тик безнең телдә төшерелгән. Бүтән телдә сөйләшсәк, бүтән телдә төшерелгән булыр иде. 

Әлбәттә, монда башка фикерләр дә бар. Тел ул код, янәсе, тел белән башка телдә җиткерелә алмаган уй-фикерләр һәм белемнәр җиткерелә. Әмма хәзерге кино төшерүчеләрнең, шул исәптән, минем дә, тел белү дәрәҗәсе һәм ул код аша ниндидер белемнәр җиткерү дәрәҗәсе бик сай. Код аша милли фильм төшерү, миңа калса, юк. 

 

Илшат Рәхимбай тамашачының татар киносы карарга әзер түгеллеген аңлаган

 - Татар киносы кайсы юлны сайларга тиеш – прокатка чыга торган масскакүләм киномы, әллә кинофестивальләр юлыннан китсәк дөресрәкме?

- Февраль аенда без “Татаркино” көчләре белән фильмнарны районнарга күрсәтергә бардык. Прокат, диик инде. Мин тамашачының татар киносы карарга әзер түгеллеген аңладым. Кайдадыр ун кеше килгән. Бар иде анда 200 кеше килгән заллар, ләкин бит аларны чакырып, сез килергә тиеш дип китереп утыртканнар. Ягъни, үзе эзләп табып, татар киносы килә икән дип килеп утыручы юк. Шуңа күрә монда зур прокат тарихы турында сүз сөйләү урынсыз. Безнең әйләнеш юк. Мәскәүдә, мәсәлән, әйләнеш бар - кеше күбрәк яши. Мәсәлән монда да 5 процент кеше барыр иде, тегендә дә 5 процент. Тегендәге 5 процент ул - 500 мең, мондагы 5 процент - 5-10 мең, әйеме? Шул сәбәпле безнең татар фильмнары фестивальләрдән башланырга тиеш. 

Әмма бу очракта фестиваль фильмнарында батып калу куркынычы да бик зур. Кино фестиваль аша гына бернинди киләчәккә дә ия түгел. Әйтик, син төшерәсең фестиваль фильмы, ул фестивальдә катнаша, интернетка чыга, ун кеше аны карарга килә, тагын фестивальдә катнаша. Тагын икенче фильм төшерергә спонсорлар табыла. Әмма аның киләчәге юк, ул тотрыклылык түгел. Тотрыклылык булсын өчен индустрия турында уйларга кирәк. Маркетинг системасын булдыру, бөтен телевидение-радиолар бер системада кино белән бергә эш итәргә тиеш. Шунсыз киноны кешегә җиткерү турында сүз йөртеп булмый. 

- Бу инде дәүләт программасы гына була аладыр?

- Әйе. Мәсәлән, Мәскәүдә 100 миллионга фильм төшерәләр, икенче 100 миллионны рекламага тоталар. Бу нормаль хәл. Син Татарстанда әйтеп кара, әйтик, 10 миллионга фильм төшерәбез дә, тагын 10 миллионны рекламага тотабыз дип. Синнән көләчәкләр. Син шул акчаны рекламага тоткан очракта гына ул үзен аклаячагын аңлатып кара! 

- Әмма рекламага шулкадәр акча тотуның нәтиҗәсе булырмы соң? Безнең ул дәрәҗәдә күп тамашачысы да юк түгелме?

- Гафу итегез, Элвин Грейны һәм Фирдүс Тямаевны карарга безнең тамашачы бар бит. Табыла ул! 

Элвин Грейның маркетинг системасы өч ел дәвамында барды. Аның җырын радиодан көнгә уналты тапкыр ишетеп була иде. Бер фильм төшереп, аны Татарстанның һәр җирендә көнгә 16 тапкыр ишеттерсәк, әлбәттә, безнең тамашачы җыелачак. Кешенең психологиясе шулай оештырылган. Кемнедер телевизордан күрсәттеләр икән – ул, бернинди шәхес булмаса да, кинәт кенә текә кешегә әйләнә. Бу системаны кулланырга кирәк. Кинода булган матур идеяләрне халыкка җиткерү өчен маркетинг системасын бик грамоталы куллана белергә кирәк. 

Икенчедән, кешеләрне әкренләп кинога кертергә, шул рәвешле киноның дәрәҗәсен үстерергә кирәк. Кеше бит дурак түгел, Голливуд фильмнарын караганнан соң, ул планкадан аскарак төшеп, татар киносын болай гына карыйсы килми аның. Ул сыйфат тели. Ул чын эмоцияләр тели. Ул инде артистларга “поблажка” бирми. 

 

“Татарстанның проблемалары барын кемдер әйтергә тиеш иде. Моны Айдар Шәрипов эшләде”

- Син татар киносы киләчәгенә оптимистик рухта карыйсың, әйеме?

- Әлбәттә, оптимистик. Чөнки мин монда яшим. Мин монда эшлим. Шул оптимистик рух булганга гына монда үземнең яшьлегемне сарыф итәм дип әйтик. 

- Яшәячәксең дәме? Синең дустың Айдар Шәрипов“Казанның түшәме тәбәнәк, Казан тар шәһәр”, диде. 

- Дөрес әйтә ул. 

- Ни дәрәҗәдә килешәсең?

- Мин 100 процент килешәм. Әлбәттә, монда гына кайнасаң, Казанда яшәсәң, бүтән җирләрне күрмәсәң... Консерв банкасында гына яшәгән балык диңгез барын кайдан белсен?! 

- Ләкин бит син диңгез барын беләсең?

- “Мин диңгез барлыгын төгәл беләм”, дип әйтеп булмый. Чөнки минем барып эшләгәнем юк. Мин сәяхәт итүләрдән чыгып кына ниндидер нәтиҗәләр ясыйм. Әмма мин кешеләр белән сөйләшүдән, андагы индустрияне белүдән, андагы киноларны караудан фикер йөртәм. Айдар белән сөйләшеп, мәсәлән. Анда китеп, шул системаны күргәннән соң, син Казанның, Татарстанның проблемаларына өстән карый аласың. Мәсәлән, дурак үзенең дурак икәнлеген белми бит инде. Ул реально аңламый проблемалары бар икәнен. Миңа калса, Казанда да шул бер казанда кайнап, бочкалар барын, кәстрүлләр, табаклар барын, учак кына түгел, индукцион газ плитәләре барын, тизрәк, тәмлерәк пешерү юлларын аңлап бетерә алмыйлар. Моны бөтен кешегә җиткерү мөһим. Аңлар өчен бүтән җиргә чыгып карарга кирәк.

Айдар ул барып, эшләп карады. Интервьюсыннан соң аны күпме кеше орышканлыгын ишеттем, Мәдәният институты колакларында басып тора, мескеннәр, нишләргә белмиләр. Әмма бит инде ниндидер психолог “Сез психик авыру”, дип әйтергә тиеш бит инде. Аны әйтмичә, кеше берничек тә тазара алмый. Бу - беренче шарт. Ягъни, син үзеңнең авыру икәнеңне, психологик проблемаларың барын үзеңә әйтергә һәм үзең танырга тиеш. Шуннан соң гына бу проблема өскә чыгып, аның чишелүенә мөмкинлекләр бар. 

Без Татарстанда булган проблемаларны үзебезгә әйтеп, үзебез танымыйбыз икән, бу проблемаларның чишелүе бик озакка сузылырга мөмкин. Бу проблемаларны алып, “Әйе, ул проблемалар бар һәм аларны чишү юллары шундый, шундый” дип әйтмичә, “Әй, төшерәбез әле менә матур фильмнар" дип, "менә сигез фильм төшердек, шулай төшердек, болай төшердек”, дип, гомер буе ялган позитивта яшәргә мөмкин, дөресен генә әйткәндә. Ләкин монда пессимизмның бик яхшы яклары булуын аңларга кирәк. Ул сиңа нинди проблемалар барлыгын ачып сала. Алар ачып салынгач, син аларның чишү юлларын күрергә тиеш. 

- Ләкин бит әле әйтелгәннән соң күп кеше үпкәләү юлына күчте. Бу вакытлы әйберме? Бу кешеләр аңлаячакмы, әллә үпкәләү бер сыйфатыбызмы?

- Үпкәләү, беренчедән, бала-чагалык. Икенчедән, кешеләрнең ул проблемаларны күрергә һәм чишергә теләмәүләре. Ялкаулыклары. Чөнки болай җайлырак. Чөнки ул проблемаларны танысаң, үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк, түрәләргә да эшләргә кирәк була, мәдәният министрлыгына да бөтен системаларын үзгәртергә кирәк. 

Чынлыкта бит без Мәскәү артыннан барабыз. Мәскәүдә кино төшерү, реклама төшерү буенча, мәдәният министрлыгыннан акча чыгу буенча, әйләнеш, маркетинг буенча система ничек эшли! Керпегә дә аңлашылырга тиеш бит инде безнең шул системага омтылырга тиешлегебез. Аларның ул иртәрәк ясалган һәм ул акча эшли. Әлбәттә, анда күбрәк акча әйләнә. Әмма безнең очракта да моның хәтле генә әйләнергә тиеш түгел бит. Без бит Татарстан! Без бит үзебезгә күбрәкне рөхсәт итә алабыз. Безгә аның кирәклеген аңлар өчен шушы системаны әйләндерә башларга кирәк. 

Мәскәү артыннан барсак та, без 30-20 елга артта калып барабыз. Бу бит мантыйкка сыймый. Димәк, без ниндидер адымнарны атлап чыгарга, сикереп чыгып, идеалда алар белән бергә, ә инде тагын да яхшырак киләчәктә аларны узып китеп, үзебезнең уникаль системаны булдырырга тиеш, әйеме? Безнең үзебезгә генә хас булган системаны! Һәм бу доменны үзгәртү өстендә кеше уйланырга тиеш. Ә монда уйлану түгел, ә бу системага күз йому бара. Бу ниндидер бәбәйлек, дураклык дип әйтимме? 

 

“Безнең соңгы вазгыятьтә үпкәләү эмоцияләре өстенлек алды”

- Шул ук Айдар Шәрипов интервьюда “Мине татар телен һәм татар милләтен яратырга Илшат Рәхимбай өйрәтте”, диде. Кешегә милли җанлылыкны бирергә буламы?

- Әлбәттә, мөмкин. Кешегә татарлык турында мәхәббәт белән сөйләргә була. 

Безнең соңгы вазгыятьтә үпкәләү эмоцияләре өстенлек алды. Үпкәләү эмоцияләре үз-үзеңне раслау эмоцияләренә китерә - күкрәк кагуга, флаг күтәрүгә. Бу инде негатив исе китерә. Сасырак ис. Ә бу сасырак ис, әлбәттә, кызыксынырга теләгән кешеләрнең дә кире кагуына китерә. “Юк, без бу негатив белән бергә булырга теләмибез”, диләр. Чөнки кеше позитивка омтыла. Яхшы, бай мәдәнияткә, адекват кешеләргә, эзләнүче, үз доменнары өстендә эшләүче, мәдәниятен өскә этәрүче кешеләргә... 

Мәсәлән, Мәскәүдә андый кешеләр проценты зуррак. Әлбәттә, алар тел, милләт хакында уйланмыйлар, һәммәсенең энергиясе үз эшен әйбәт башкаруга юнәлтелгән. Алар бүтән әйбер турында, хәтта акча турында да уйланмыйлар. Чөнки алар әйбәт эшләсәләр, аларга акчаны түлиләр. Син андый кешеләргә тартыласың. Андый кешеләрдән энгергия аңкып тора. Алардан тәмле ис килә, тормыш исе килә. Алардан якты киләчәк исе килә. Ә безнең халык күкрәк кагуга борылды. 

Халык онытты милләтнең энҗе бөртекләреннән торуын. Шигырь язучылар булсынмы, рәссамнар булсынмы, архитекторлар, биючеләр булсынмы, мөһим түгел нинди профессия – алар энҗе бөртекләре. Шул энҗе бөртекләрен үстерүдә ниндидер система булдырылырга тиеш. Нәтиҗәдә энҗе бөртекләре күбрәк булган саен, ул халыкның үзаңын күтәрә. 

Менә Рудольф Нуривны алыгыз. Төкерде ул телгә! Ул аның турында уйламады да. Ул рус теле турында да, француз теле турында да уйламады. Аңа биергә генә кирәк иде. Татар халкы “Рудольф Нуриев безне дөньяга алып чыкты”, ди. Гәрчә ул Нуриевның миллилеге тавык ашый торган бөртек кадәр булса да. Әгәр халыкның үзаңы шәхесләргә карап күтәрелә икән, димәк, бәлки шул шәхесләрне булдырырга кирәктер. Алар үсә торган шартлар тудырырга кирәк. Бу очракта татар теле турында менә шундый кешеләр сөйләргә тиеш. Милләт турында шундый адекват кешеләр сөйләгәндә яхшырак. 

Активистлар “Татар телен өйрәнергә, татар телен сакларга”, дип йөриләр бит. Мин аларга бер сорау бирәм: “Ә нәрсәгә?” Алар шул сорауга җавап бирә алмыйлар. Гади сорау бит. “Без нәрсәгә татар телендә сөйләшергә тиеш?” Алар шул гади сорауга адекват җавап бирә алмыйлар! Алар: “Безнең балаларыбыз сөйләшсен өчен”, - диләр. “Ә нәрсәгә безнең балаларыбыз татар телендә сөйләшергә тиеш?” Алар шунда бетәләр, сүзләре калмый. Шушы кадәр дәрәҗәдә дә аңлылык булмагач, нәрсәгә син бу эш белән шөгыльләнәсең? 

Бөтен сорауларда аңлы булу – икенче шарт. Активист булсаң бул – аңлы рәвештә җиткер! 

Без Айдар Шәрипов белән милләт турында сөйләшә идек. Милли проблемалар турында, татарның үзенчәлеге турында. Шулар турында аңлы сөйләшүләр анда милләткә, телгә мәхәббәт уяткан. 

Ул сөйләшүләр өчен тарих белән генә кызыксыну җитми, мөгаен. Татар телен генә өйрәнү дә җитми. Син бөтен дөнья белән элемтәдә булырга тиеш. Татар телендә сөйләшеп, Казанда кайнау гына җитми. Монда һәр кешенең үзенең үсүенә килеп терәлә. Моны системалы карап була, әмма барыбер кешенең үзенә килеп төртелә. 

Монда безнең махсус бетерәләр дип фикер йөртеп булыр иде. Мәктәптән телне алу белән татар телен бетерүгә зур адым ясалды. Аңлашыла – халык бетә. Бу – табигый процесс. Без бит инде беренче шундый халык түгел. Тел бетерү планы, бәлки, ун ел элек язылган булгандыр. Халык тел бетү процессы барганын аңлаган хәлдә үзенә ниндидер юл табарга тиеш. Һәр кеше телне, мәдәниятне саклау турында уйланырга тиеш. Безнең өчен бер кеше дә уйламый. 

- Сәнгать ни дәрәҗәдә коткара ала?

- Туктатып тора ала. 

Мин “саф чишмәдәй татар теле” бәреп чыгачагына ышанмыйм. 

Әмма без күпмедер вакыт түзсәк, татарча белә торган ничәдер мең кеше калса, шулардан яңа буын китәр. Ул вакыт нефть тә бетәр, һаваны пычратмый торган яңа энергия чыганаклары табылыр. Без республикабызда водород ягулыклары ясап, кинолар төшереп, татарча сөйләшеп, сугышмыйча яши торган вакытлар килеп җитәр ул. 

- Син моны ышанып сөйлисеңме ул?

- Әлбәттә. Сорау шунда – ул вакытка ничә татар кешесе калачак. Син дә, мин, Илнар, Нурбәк, Эльмир, Зәйни, Йолдыз... 

- Яңа буын татар яшьләре...

-  Дөресен әйткәндә, бармак белән санарлык. Бәлки, аяк бармаклары белән дә. Монда оештыру сәясәте бармый. Ул барса да, аңа керәсе килми торганрак формада бара ул, беләсезме? Бәлки ул кешеләр күбрәктер. Алар бит әле туалар. Авылдан да татарлар чыга бара. Гәрчә урыслаша башласалар да, әле авылда татарча сөйләшәләр. Минем кебек Балтачтан кинорежиссерлар да чыгарга мөмкин. Яңа язучылар, композиторлар чыгачагына чикләр юк. Аерым шартлар кирәкми. 

 

Илшат Рәхимбай өчен татар интеллигенциясе - “казанда гына кайнамаган” кеше

- Синең "интеллигенция" сүзенә фикерең нинди? Үзегезне, шәһәрчеләрне, яңа буын татар интеллигенциясе дип саныйсыңмы?

- Мин интеллигенциянең нәрсә икәнен белмим, дөресен генә әйткәндә. Мин, гомумән, кешеләрне алай классификацияләргә яратмыйм. Бу - безнең заводта эшләүчеләр, бу безнең интеллигенция, бу безнең байлар, бу безнең хәерчеләр... Мин режиссер буларак, андый бүленүне яратмыйм. Бәлки, андый бүленү бардыр ул. Ул минем башымда утырмый. Татар интеллигенциясе дигән сүз таба башласак, ул мин сөйләгән аңлы, уйланучы, алга баручы, тел турында уйланучы, татарча сөйләшүче, дөнья белән кушылучы, “казанда гына кайнаучы” булмаган кеше ул интеллигенция. 

-  Күпме алар безнең?

- Белмим. Санаган юк. Күптер. Мин эшкә көн саен бер үк юлдан барсам да, көн саен яңа кеше күрәм. Каян чыгалар алар? Мин кешеләр турында статистика йөртүне, гомумән, белмим. 

 

“Татар халкы – көнче халык”

 - Милләткә хас сыйфатлар буламы, әллә һәр кеше уникаль дип саныйсыңмы?

- Мин моңарчы татар халкына ниндидер яхшы сыйфатлар хас диеп уйлый идем. Аңлылык, акыллылык... “Татар халкына ниндидер сыйфатлар хас?” дигәндә, мин үзем күрергә теләгән сыйфатларны санаганмын икән. Ә Айдар Шәрипов кебек дөреслекне ачып сала башласаң, татар халкы - көнче. Бу – авыру. 

Кеше бит көнче булмаска кирәген аңлый алмый. Ярый, кечкенә вакытта көнче буласың. Ул инстинктив рәвештә була. Ә инде олы кешеләрдә моны күргәч, башта минем башым шартлый язды. Ничек инде олы кеше көнләшсен?! Акыллы, тормыш күргән кеше. Син аның көнчелеге барын һәм кешенең аны чыгарганын күрәсең. Ниндидер гамәлләр аша күренә – нәрсәнедер әйтеп бетерми, нәрсәнедер кысып калган, ниндидер проектны бирми... 

Безнең халык үлеп бара, безнең тел бетеп бара, без нәрсәнедер җырта-җырта эшләргә тырышабыз, ә син монда үзеңнең көнчелегең белән кысылып... бу бит инде, тупас итеп әйткәндә, Шаһгали. Көнче кешеләр – сатлыкҗаннар. Үзенә көнләшүгә юл куйган кешеләр татар халкының сатлыкҗаннары. Син нәрсәдер эшләргә тырышасың, ә өстәрәк бер кеше “Юк”, ди. Бу аның көнчелеге. Менә шундый авырулар бар татарда. 

Әлбәттә, бар яхшы яклары да. Аларны әйтүдән мәгънә юк. Аларны барыбыз да беләбез, аларны шулкадәр күп әйтә башладылар. Начар якларны әйтмәүдән безнең зур-зур тишекләр барлыкка килде. Шул тишекләрдән безнең байлыклар агып төшеп, безгә зур гына проблемалар ясый башлады. Хәзергә безгә кешеләренең шул проблемаларны үзләренә әйтеп, “Әйе, без көнче, без монда утырабыз, без сине көнчелибез, без сиңа юл бирергә теләмибез”, дип, йоклаганда үз-үзләренә әйтеп, алар тазарынырга, арынырга тиеш. Алар чистарына башласалар, кешелек алга китәр иде. Моның турында кеше уйланырга тиештер инде. 

Кайчакта аптырыйм, бу турында мин генә уйланаммы әллә, дип. Бу бит шулкадәр гадәти хәл булырга тиештер. Һәр кеше өскә омтылырга тиеш. Эшең ошамый икән – ычкын, аннан кит. Яраткан эшеңә урнашып бәхетле бул! Шартлар ошамый икән, кит, ычкын икенче шәһәргә – шунда бәхетле бул! Проблемаларың бар икән, чиш ул проблемаларыңны. 

- Синең өчен иң бөек татар шәхесе?

- Мин 29 яшькә кадәр кешеләргә индивидуаль шәхес итеп карый ала идем. Тора-бара аңлыйсың: кеше ул - бал корты. Бал корты үзе генә яши алмый, ул үлә. Умарта гына яши һәм бал китерә ала. Кеше үзе генә бернинди көчкә дә ия түгел. Гәрчә ул зур шәхес булып яшәсә дә, ул шәхес булып тууы өчен зур чор килгән. Ул язсын өчен алдарак күпме кеше язып килгән, рәссам өчен алдарак күпме кеше ясап килгән. Шәхес килгән дә, үзгәрткән түгел, бар аңа кадәр булганы, аның чоры, аның тирә-юне. Аның киләчәгендә аның әсәрләрен укып, аны шәхес итеп таныган кешеләр бар. Аларсыз да булмый. Кешене бер вакыт аралыгында карау бернинди мантыйкка да ия түгел. Мин аерым шәхесне аерып әйтә алмыйм, чорлап-чорлап карыйм. 

Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Яков Абрамов; видео: Яков Абрамов, Илгиз Шәкүров

чыганак: http://https://intertat.tatar//madaniyat/sh-rchel-r-ilshat-r-khimbay-min-saf-chishm-d-y-tatar-tele-b-rep-chygachagyna-yshanmyym/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article