TAT CULT LAB татар театры киләчәген ничек фаразлады: таланты бәреп торган Йолдыз Миңнуллина һәм Әмирхан әсәрен "начар" дип бәяләгән Мәскәү белгече

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Татар яшьләре, дәүләт биргән ярдәм белән, TAT CULT LAB мәдәни белем бирү проекты эскизларын тәкъдим итте. Эскиз ясаучылар арасында яшьләр кумирлары Нурбәк БАТУЛЛА, Йолдыз МИҢНУЛЛИНА да бар иде. Алар бу эшләре белән тагын да ачылды һәм тамашачыны кызыксындырып калды. Тик эскизларга бәя бирүчеләр арасында кайчандыр маэстро Фуат Мансуровны белмәмешкә салышкан эксперт та булуын ничек аңларга? Һәм Фатыйх Әмирханның "Тигезсезләр" драмасын "начар" дип бәяләгән экспертка кем каршы җавап бирер? 

Татар театрының киләчәген яшьләр бәби театры, курчак театры, драма, опера, хореографик һәм әдәби театр юнәлешләрендә күзаллый. Татарстан Мәдәният министрлыгына таянып, Yummy Musiс продюсердык үзәге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган TAT CULT LAB белем бирү проекты эскизлары буенча фикер йөртсәк, яшьләргә театр сәнгатенең шушы юнәлешләре кызыклы. Ә инде тамашачылар саны буенча караcак, беренче урыннарда - хореографик һәм әдәби театр, шулай ук бәби театры. 

Хәер, хореографик һәм әдәби театрлар аларның режиссерлары - Нурбәк Батулла һәм Йолдыз Миңнуллина булуы белән кызыксындыру тудыргандыр. Алар икесе - татар яшьләре дөньясында хәзерге вакытта иң танылган ике иҗатчы бит.

Алда санап үтелгән жанрларга өстәп, театраль эскизларның үзе үк бер кызыклы жанр булып китүен дә ассызыклыйк. Театраль лабораторияләр, эскизлар, “читка”лар татар театрлары өчен дә яңалык булмый башлады: театраль эскизларны Камал театры оештырган фестиваль-форумнарда да күрәбез, Буа һәм Әлмәт театрлары да лабораторияләр уздырып, шундагы уңышлы эскизлардан спектакль ясап репертуарларын баеттылар. Татарстанга актив чакырыла торган театр белгече Олег Лоевский уңышлы эскизның уңышлы спектакльгә гарантия булмавын әйтсә дә, безнең театрлар уңышлы эскиз әйбәт спектакль нигезе булуын раслыйлар. Буа дәүләт театры, мәсәлән, Валерий Шергинның «Концлагерьчылар» («Концлагеристы») пьесасы буенча куелган спектакль белән быел дәрәҗәле «КОЛЯДА – PLAYS» заманча драматургия фестивалендә катнаша. Бу әсәрне без башта Буада эскиз буларак күргән идек. Әлмәт театры да былтыргы лаборатория эскизын эксперименталь спектакль буларак үстерде. “Адашкан җаннар” спектакле Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов чыгарды.

«Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды да үз театраль лабораторияләрендә татарча эскизлар әзерли. Эскизлар нигезендә спектакльләр чыгарылып, «Угол» иҗат лабораториясендә күрсәтелә.

Татар тамашачысына альтернатив музыканы пропагандалаучы буларак таныш «Yummi Music» продюсерлык үзәге дә әлеге театраль мода белән мавыгып китте... һәм көтмәгәндә-уйламаганда театраль дөньяда вакыйга булырлык лаборатория ясап күрсәтте.

Бөтенесе бик профессиональ әзерләнгән: Мәскәү һәм Петербург белгечләреннән лекцияләр, лабораториядә катнашучылары өчен ябык воркшоп, эскизлар, Россиядә билгеле белгечләр катнашында алар буенча фикер алышулар - «Все как у взрослых», дигәндәй.

Куратор театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов икән, әлбәттә, җитди була инде. Лабораторияләр оештыру буенча ул профессионал. Әлегә бердәнбер профессионал.

Лекцияләрне музыка белгече Елена Черемных («Заманча музыка театры: чынбарлык белән әңгәмәләр»), Петербургский театральный журнал мөхәррире Оксана Кушляева («Заманча пьеса. Яңа автор һәм геройлар») һәм Нияз Игъламов үзе укыды.

 

Йолдыз Миңнуллина Мөдәррис Әгъләмга һәйкәл куйды, ә Нурбәк Батулла Кариев театры артистларын урамга куып чыгарды

Лекцияләрдән соң TAT CULT LAB белем бирү проектында катнашучылар театраль лаборатория өлешенә күчте. Бер атна дәвамында катнашучылар режиссерлар белән бергәлектә алты юнәлештә — бәби театры, курчак театры, опера, заманча бию, драма һәм әдәби театр буенча алты эскиз әзерләгәннәр. Эскиз режиссерлары — Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Ксения Шачнева, Әминә Миндиярова, Алмаз Садриев һәм Илгиз Мөхетдинов.

Эскизлар «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тамашачыларга һәм чакырулы белгечләргә тәкъдим ителде. Театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Глеб Ситковский һәм Наталия Каминская иҗат төркемнәренә эшләрен алга таба Казан театрларында һәм башка мәдәни пространстволарда кую буенча киңәшләрен бирделәр.

 

Бәби театры (Беби-театр).

TAT CULT LAB эскизлары Алмаз Садриевның «Киләчәк теле» бәби спектакле эскизы белән башланып китте. Алмаз Садриев – татар театры дөньясында бәби театрларына нигез салучы.

Дәүләт драма театрларында беренче Бәби театрын Минзәлә татар дәүләт театры ачты дип беләм. “Бәләкәч” проектының беренче спектакле – “Татар орнаменты. Тере бизәкләр” дип атала. Режиссеры – Алмаз Садриев.

«Киләчәк теле» бәби театры эскизы балаларның ни рәвешле туган телне өйрәнүләре турында сөйләде. Залдагы балалар да артистлар белән бергә “Мәми, “ботка”, “чәчәк” кебек сүзләрне өйрәнеп кайтып киткәннәрдер дип уйлыйм. Мондый бәби театрлары күп булсын иде ул, алар дәүләт программасы буларак балалар бакчалары йөрсеннәр иде. Тел, милли бизәкләр, фольклор әсәрләре – бәби театрлары өчен колач җәяргә тема җитәрлек. 

 

Курчак театры

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина кагылып узган әйбер беркайчан да начар була алмый. 

Айдагы Зөһрә кыз турындагы татар халык әкияте нигезендә «Зөһрә» курчак спектаклен режиссер Ксения Шачнева сәхнәләштергән. Спектакль Йолдыз Миңнуллина эшкәрткән татар әкиятенә нигезләнгән.

Мондый әкиятләрнең гадиләштергән вариантын, Ксения һәм аның артистлары кебек үк булдыра алмасак та, бала үстергән аналар еш ясыйбыз, ягъни, кәгазьдән киселгән курчаклар белән, күләгәләр кулланып балаларга әкиятләр сөйлибез.

Әгәр кемдер моңарчы андый әкиятләр сөйләмәгән икән – яшьләр үрнәк күрсәтеп бирде: сөйләргә һәм уйнарга кирәк.

 

Опера

Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына язылган «Илдар» операсы эскизын режиссер Илгиз Мөхетдинов ясаган. 

«Илдар» операсы – Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган совет операларының беренчеләреннән берсе. Аның партитураларын эзләп табып, куелыр хәлгә китерү өчен дә режиссерга шактый эш башкарырга туры килгән. Алар табылган, өйрәнелгән, яшьләр эскизны сәхнәләштерделәр. Шуның белән тагын бер кат татарга музыкаль театр кирәген искә төшерделәр.

Тик залда Казан дәүләт консерваториясе студентларының эшен бәяләргә килгән укытучылары Әлфия Җаббарова һәм Камал театры артистлары Илсөя белән Рамил Төхфәтуллиннардан башка таныш йөзләр генә күренмәде.

 

Драма

Яшь режиссер Әминә Миндиярова Фатыйх Әмирханның «Тигезсезләр» драмасын искә төшергән һәм аның эскизын һәвәскәрләр белән куйган. Театр лабораториясе программасында “Тигезсезләр”нең “татар классикасының матур үрнәге булуын, әмма киң таралган куелышы булмавы” искәртелгән.

 

Әдәби театр

Лаборатория Йолдыз Миңнуллинаның яңа һөнәрен ачып бирде - шагыйрәбез Мөдәррис Әгъләмовның 1970 елда язылган шигыре буенча «Ə аннары…» әдәби театрын ясаган. Режиссер Йолдыз Миңнуллина – матур яңгырый бит.

Йолдыз тамашачыларны чатыр эченә җыйды. Без шигырь аша шагыйрьнең үз-үзе белән сөйләшүен, үзен эзләвен, зур дөньяга чыгарга тыпырчынуын һәм бронза һәйкәлгә әверелеп катып калуын күрәбез. Әлеге күренешләрне тамашачыларның һәрберсе үзенчә шәрехләде, үз Мөдәррис Әгъләмовын һәм үз Йолдызын тудырды. Мин бу шигырьдә Йолдызның үзен күрдем.

 

Хореографик спектакль

Алтынчы йомгаклау эскизы Нурбәк Батулланың хореографик спектакле иде. “Алтын битлек” лауреатыбыз Сәгыйть Рәмиевның «Таң вакыты» шигыренә нигезләнеп Кариев театры артистлары белән хореографик эскиз ясаган. 

Шулай итеп алты сәгать чамасы барган эскизлар “Ту яңадан, мәгърифәтле анадан”, дигән шигъри юллар белән тәмамланды һәм шушы юллар тамашачыларны өйләренә озатты. Хореографик спектакльнең ахырында артистларның, ә алар артыннан тамашачының да Мәдәният үзгенең запас ишегеннән урамга саф һавага йөгереп чыгуын да искәртик.

Хөкемдарлар кемнәр: Әмирхан начар пьеса язганмы?
Инде лабораториянең мөһим бер өлеше - эскизларга бәя бирү. Моның өчен махсус белгечләр —театр тәнкыйтьчеләре һәм сәнгать турындагы журнал мөхәррирләре чакырылган иде. Федераль матбугат чаралары белән бәйле белгечләр чакырылу әлеге лабораторияне Россия күләмендә әһәмиятле вакыйга икәнен күрсәтү теләгеннән, әлбәттә. Оештыручылар бу теләкләренә ирешерләр дип уйлыйм – чакырулы белгечләр әлеге вакыйганы яктыртырлар. Шулай да бу мәсьәләдә бигүк оптимистик булмаган уйларым бар. 

Чакырылган белгечләрнең кемнәр һәм нинди дәрәҗәле булуларын тагын бер кат кабатлыйм.

Жанна Зарецкая (Санкт-Петербург) — театр тәнкыйтьчәсе, Товстоногов ис. Зур драма театрының күзәтүчесе. «Кичке Петербург», «Афиша», «Театраль Петербург» басмаларының авторы. «Театраль күпер: Нева-Сайма» фестиваленең арт-директоры. В.И. Стржельчик ис. театраль премия лауреаты. Петербургның яшьләр өчен театр премиясен булдыручыларның берсе. «Алтын битлек» премиясенең белгечләр советы әгъзасе;
 

Глеб Ситковский (Мәскәү) — театр тәнкыйтьчесе, Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясенең координаторы. Хәбәрләр (Ведомости) газетасының күзәтүчесе. «Театраль блогер мәктәбе» халыкара проектының кураторы. «Алтын битлек» һәм Чехов ис. халыкара фестиваль белгече;

Наталья Каминская (Мәскәү) «Сцена» журналының төзүчесе һәм мөхәррире, «Алтын битлек» фестиваленең белгече.

Театраль лабораториянең кураторы Нияз Игъламов аларның компетентлы белгечләр булуын әйтә.

Әмма мине Глеб Ситковскийның бер зал халык алдында татар әдәбияты классигы Фатыйх Әмирханны начар пьеса язган дип әйтүе борчыды. “Мин беренче акты буенча начар пьеса дип уйладым, хәзер эскизны карагач, чыннан да начар булуын күрдем, чөнки образлар ачыкланмаган”, - диде ул “Тигезсезләр” драмаcы буенча куелган эскизны карагач. Шулай итеп бер зал яшьләр Фатыйх Әмирхан начар пьеса язган, шуның өчен ул татар театрларында соңрак куелмаган дигән уй белән кайтып китте.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әсәрләрне режиссерлар үзләре сайлаган. “Тигезсезләр”не кую да Әминә Миндиярның үз теләге булган, сайлаган әсәрне яклап сүз әйтмәве генә кызганыч.

Соңыннан Нияз Игъламов аңлатканча, пьеса начар түгел, бары тик Глеб Ситковскийга начар синхрон тәрҗемә бирелгән һәм ул шуның буенча пьеса турында фикер әйтергә җөръәт иткән.

Миңа калса, бу очракта өч читтән чакырылган белгеч арасында безнең берәр әдәбиятчы булып, Әмирханның “адвокаты” ролен үтәсә яхшы буласы иде. Әмма безнең зыялыларыбыз йөрәк кушуы буенча гына мондый чараларга йөрми, ә аларны гонорар түләп чакыру турында уйланылмаган.

“Ул да начар пьеса булса, татарда, гомумән, пьеса юк дип саный алабыз”, - диде Татарстанның атказанган артисты, проза әсәрләренә инсценировкалар авторы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Ул “Тигезсезләр”нең Чехов белән аваздаш булуын әйтә.

Читкәрәк китеп булса да, әлеге пьеса белән бәйле беркадәр мәгълүмат бирәм. Бу әсәр турында мәгълүмат Фатыйма Ильская истәлекләрендә бар: “Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» драмасында уйнавым — бусы инде икенче чыгышым. Мин — Рокыя ролендә. Спектакль тәмамлангач залны алкышлар күмеп китә. 

...Бераздан минем каршыма коляскада сөйкемле генә яшь кеше килә. Кулында чәчәкләр. Ул елмая. Кемнеңдер тавышын ишетәм: 

— Фатыйма, таныш, бу — мөхәррир Фатих Әмирхан! 

— Мин бүген чын спектакль карадым. Мин үзем язган Рокыямны күрдем! Минем Рокыям Оренбургтан килгән икән! — Шулай ди Фатих Әмирхан һәм миңа чәчәкләр суза. (Ул чәчәкләр минем өчен бик кыйммәтлеләр. Алар минем күңелемдә бүген дә сакланалар)...”

“Әнә шул пьеса бик күп әр-хур күрде. Революциягә кадәр үк әсәрне «ялтыравыклы ялган» дип атаган Ф. Сәйфи-Казанлы соңрак аны «…бөтенләе белән буржуа сыйныфын идеаллаштыру өчен язылган агитка» дип бәяләде. «Тигезсезләр»,— диде Г. Толымбай,— …сәүдәгәрлекне һәм динне мактауга, эротикага өндәүгә корылган». Илленче елларның урталарыннан соң гына мондый карашлар кире кагыла башлады”, - дип язган Ибраһим Нуруллин Фатыйх Әмирханның иҗатына бәя биреп.

Хөкемдарлар кемнәр: Фуат Мансуров иҗатын күрмәгән белгеч милли театрны күрерме?

Тагын бер чакырулы белгечкә бәйле күзәтүләрем. Театраль лабораториянең теоретик өлешендә лекция укырга Елена Черемных чакырылган. Ул «Заманча музыка театры: чынбарлык белән әңгәмәләр» лекциясен укыды. Гафу итегез, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры турында затлы китап чыгарып, аның Фуат Мансуров эшләгән 25 елны төшереп калдырган авторның эшен ничек бәяләргә мөмкин?  Әлеге китап буенча фикер йөртсәк, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры – ул Натан Рахлин һәм Александр Сладковский. Ә иң авыр елларда эшләгән, оркестрны авторитеты белән тоткан, чит илләргә алып чыккан Фуат Мансуров чоры төшереп калдырылган.

Оештыручыларга бер теләк: милли-мәдәни чараларга белгечләр чакырылганда, аларның милли мәдәнияткә һәм милли әдәбиятка карашы игътибарга алынса иде.

 

Ксения татарча белми...

Әлбәттә, оештыручыларны да аңларга була, үзебездә татар дөньясын яхшы белгән һәм федераль матбугат чараларына да чыгу мөмкинлеге булган белгечләр юк. Мин татар театры эшен федераль югарылыкта түгел, республикада вакыйга итеп күрсәткән җирле театр белгечләрен дә хәтерләмим. Нияз Игъламовтан кала, әлбәттә. Әмма безгә бер Нияз аз, кимендә бер биш Нияз кирәк.

Сәнгать белгечләре булмау проблемасын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан дәүләт театрларының сезоны ачылу уңаеннан Татарстан Министрлар Кабинетында оештырылган брифингта да әйткән иде. Әлеге ситуациядә күпмедер дәрәҗәдә чыгу юлын ул журналистлар белән активрак эшләүдә күрә. Шуңа да тырышабыз инде.

Ә инде лабораториягә килгәндә, монда безнең колач кына җитми, монда театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать белгечләре кирәк. Ә үзебезнекеләр Мәскәү-Петербурга дәрәҗәсенә тарта алмагач, нишләргә кала? Татарча эскизлар турында русча фикер алышырга кала. Тамашачының берсе татарча фикер әйтә башлагач: “Ксения татарча белми, сез русча беләсез бит”, дип русчага күчәргә кала. Ә андый очракта идеаль вариант – өч Мәскәү һәм Петербург белгече янына ике телле өч волонтер утыртып кую да җитә иде. Кыскача гына ни турында сүз баруын аңлатасының бер авырлыгы да юк. Кунаклар өчен милли колорит булыр иде.

чыганак: https://intertat.tatar//madaniyat/tat-cult-lab-tatar-teatry-kil-ch-gen-nichek-farazlady-talanty-b-rep-torgan-yoldyz-mi-nullina-m-mirkh/

Other article