“Калеб” татар яшьләре җыены "Шаян ТВ" каналында тапшыру чыгара башлый

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

18 ноябрьдән “Калеб” яңа буын җыены "Шаян ТВ" каналында үзенең тапшыруын алып бара башлый. Бу хакта аның җитәкчесе һәм Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Бу безнең биш ел буе көтеп алынган проектыбыз һәм безнең өчен зур сөенеч. Бу хакта без җитәкчеләргә күп тапкыр мөрәҗәгать итеп йөрдек һәм, ниһаять, "Шаян ТВ" каналында үз платформабызны таптык”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Телепроект Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Эльмир Талипов һәм башка алдынгы карашлы татар яшләре белән әңгәмәләр кору форматында узачак. Тапшыруны һәр якшәмбе 7.45, 13.45, 19.45 һәм 1.45 сәгатьләрдә карарга мөмкин.

автор: Айдар Әхмәдиев​

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175257/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article