"Шәһәрчеләр" - Илнур Низамиев: “Статистикага карасагыз, бер ел эчендә музейга барган кешеләр саны кинотеатрларга барган кешеләр саныннан күбрәк”

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Татар мәдәниятен авылныкы, шәһәрнене дип бүлгәләмик, сәнгать өстенә йөкләмәләр салмыйк, милли мәгарифне гаилә генә хәл итә алмый, музейлар берничек тә үле сәнгать түгел - тарихчы Илнур Низамиев белән бүген шулар хакында сөйләштек. 

Илнур Низамиев – тарихчы, “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире. Күптән түгел Илнур Низамиев биюче, хореограф, милли чаралар активисты Нигина Әхмәдуллина белән никах укытты - тагын бер күркәм татар гаиләсе төзелде.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Илнур Низамиев безне үзенең эш урынына – Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеена чакырды. 

Кол Шәриф мәчете Казан Кремле территориясендә урнашкан. Мәчет Казан ханлыгы бәйсезлеге өчен көрәшкән рухани, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Колшәриф хөрмәтенә аталган. Колшәрифнең 1552 елның октябрендә шәкертләре белән бергә Җәмигъ мәчетен саклап көрәшкәндә һәлак булуы билгеле. Казан ханлыгының Җәмигъ мәчете урынында мәчет 1996 елда төзелә башлый. Рәсми рәвештә ул 2005 елда Казанның меңъеллыгына ачыла. Ислам мәдәнияте музее 2006 елның февралендә ачылган.

- Илнур, Казан - синең туган шәһәрең. Заманында экскурсовод та булып эшләгән кеше буларак, әйт әле - татар дөньясын, татар күңелен аңлыйм дип килгән кешегә Казанның нинди урыннарына барырга тәкъдим итәр идең?

- Татар күңелен аңлау өчен каядыр барып, ниндидер архитектураны күрү түгел, ә беренче чиратта, музыкасын тыңлау, театры белән танышу, әдәбиятын уку кирәк. Ә инде барып күрү турында сөйләшсәк, ярылып ята инде ул: Иске бистә - Татар бистәсе. Яңа бистәдә без бүгенге көндә татар рухын күрә алмыйбыз. Ә Иске бистәдә, ул туризмга, коммерциягә йөз тоткан булса да, әле ул бераз бар. Без Иске бистәнең урамнарыннан йөреп, реставрацияләнгән мәчетләренә кереп, сөйли алабыз. Әмма моның өчен “ачкычлары” булган кеше кирәк - экскурсовод шундый булырга тиеш. 

Казан турында бүгенге көндә ниндидер төпле матур китаплар язылган дип әйтә алмыйм. Турист үзлегеннән татар мәдәнияте белән таныша алырлык китап язылмаган. Ә менә татар мәдәнияте белән таныштырырлык экскурсоводлар бар. Алар яшь буын экскурсоводлары да, өлкән буын экскурсоводлары да. Шуңа күрә татар мәдәниятенә “ачкычы” булган, аңлатып күрсәтерлек кеше кирәк.

- Ә татарны ача торган әдәбият дип нәрсәне саныйсың: шигърият, проза, фольклор - әкиятләр, риваятьләр? 

- Мин әкиятләрдән, гомумән, фольклордан ераграк, миңа шигърият якын. Мәктәптә әдәбият дәресләрен искә төшергәндә, миңа үзем һәм классташларым өчен бераз оят, чөнки яшь практикант укытучыларны тыңламый идек, укытучы биргән өй эшләрен дә эшләми идек. Ләкин соңрак, мәктәпне тәмамлагач, институтта укыгач, кызыксыну уяна. Аяз Гыйләҗев йөргән урамнарда йөрибез дип уйлыйсың. “Тукай бу җирдә торган, монда газетага мәкаләләрен китергән”, дип сөйлибез. Шуңа күрә әкренләп кереп китәсең. Минем өчен әдәбият, беренче чиратта, шигърият ул. Икенче чиратта - проза, чәчмә әсәрләр. Каядыр исемлек азагында – әкият... 

- Ә синең шигърият исемлеге башындагы шагыйрләр - кемнәр алар? Бүгенгеме, кичәгеме, совет чорымы?

- Бүгенгене күрә торган, бүгенге көн теле белән сөйләшә торган, бүгенге шәһәрдә яшәүчеләрнең күзаллавын күрсәтә торган, сулышын тойган шагыйрләребез бар. Алар - Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина. Миңа калса, шәһәр урамнарыннан йөргәндә дә аларның тавышлары ишетелә. Аларның укулары әкрен генә, интим... Луиза Янсуарның укуы, ашыгып-йотлыгып Йолдыз Миннуллинаның укуы, Рүзәл Мөхәммәтшин... 

Шигырь - шәһәр тизлегендә яшәүче кешегә кабул итү өчен уңайлы форма – аның ритмы бар, образлары төгәл, бу“клиплы кабул итү”. 

Шигырь формасы башыннан азагына кадәр укып чыгып хисләнергә һәм уйланырга мөмкинлек бирә. 

- Яңа татар мәдәниятен тудыручы яңа буын татар яшьләрен син күпме дип саныйсың? 

- Мин аларны күп күрәм. Иҗади интеллегенция генә түгел, техник интеллегенция дә бар. Инженерлар, программистлар, экономистлар. Үзем дә биш-алты ел заводта эшләдем. Күбрәк алар тирәсендә әйләнәм дип әйтергә була. Алар белән аралашу кызыклы, аларның дизайн өлкәсендә, төзелеш өлкәсендә үз проектлары бар. Ә менә санын әйтү авыр, чөнки киметеп әйтермен дип куркам. Күбрәк күрәсе килә. 

- Программистлар, инженерлар арасында татар җанлылар бар алайса?

- Әйе, минем әйләнә-тирәмдә "татар гаиләләре корыйк" дигән, татар балалары үстерик дигән яшьләр күп. 

- Татар мәдәнияте ул авыл мәдәниятеме, әллә инде шәһәр мәдәнияте дәме? Син аны ничек күрәсең? Авыл мәдәниятенең киләчәге бармы һәм шәһәр мәдәниятен без корып җиткерә алырбызмы? 

- Мин бу сорауга сорау белән җавап бирер идем, чөнки мәдәниятне һәр кеше үзенчә аңлый, шәһәр мәдәниятенә төрлечә карарга була. Мин Илшат Сәетовның бер фикеренә игътибар иттем. Зур-зур татар авыллары, берничә мең кешелек авыллар Киров өлкәсендә, Чувашиядә, Мари Элда бүген дә бар бит. Алар, көнкүреш ягын карасаң, сан ягыннан карасаң, Европадагы шәһәрләргә тиң. Саны да, яшәү рәвешеләре дә... Шундый зур авылларны без авыл мәдәнияте дип атыйкмы? 

Бүгенге көндә, ниндидер глобальләшә торган дөньяда, яшьләр интернетта яши торган дөньяда, дәүләт ягыннан да ниндидер стандартлар булдырылган дөньяда, “авыл мәдәнияте” һәм “шәһәр мәдәнияте” дип бүлү дөрес тә түгелдер. Авыл халкы да әкренләп шәһәргә күчеп барганда, аның мәгънәсе тагын да кимидер. Миңа калса, без бүлеп түгел, киресенчә, бергә күрергә тиештер. 

Мин мәдәниятле, мәгърифәтле киләчәгебез булуына ышанам. Һәм моның өчен хәлемнән килгәнне эшләргә тырышам.

- Кем булдырырга тиеш ул мәдәниятле, мәгърифәтле киләчәкне? Сезнең кебек яшьләрме, әллә дәүләткә ышаныйкмы?

- Мәгариф ул - бик зур эш. XIX - XX гасырлар кисешкәндә безнең зыялылар, меценатлар аны үз өстенә алган һәм нәтиҗәсе булган, ләкин аның күләме кечкенә булган. Бүген без аны берничек тә гаиләгә генә йөкли алмыйбыз. 

"Татар тәрбиясе" дигәнне, тел гаиләдә тәрбияләнергә тиеш дигәнне бик еш ишетәм. Юк, берничек тә аны гаилә генә бирә алмый. Төпле мәгариф системасы булырга тиеш. Инициативалы яшьләр генә, ниндидер эшкуарлар гына башкарып чыга алмый. Мәгариф ул - дәүләт өстендә булган эш, без дәүләттән көтә торган эш. Вакыт тизләшә, глобальләшү бара, һәм шундый “вызовлар” булганда, мәгариф өлкәсендә бик зур эшләр эшләнсә иде.

- Ә мәдәният?

- Төрлечә карарга була. Мәдәниятнең бер функциясе - ул мәгариф өчен эшләү. Музейлар, миңа калса, беренче чиратта яшь буын белән сөйләшергә тиеш. Мәдәният мәгариф өчен хезмәт итә. Икенче яктан, мәдәниятне киң мәгънәдә аңласак, мәгариф, фәннәр, сәнгать аның эченә керәдер кебек. Монда алар бер-берсе эченә кереп үсә торган күренешләр, шуңа күрә аларны аерып карау бик авыр, миңа калса. Без мәгариф һәм үсеш турында сөйләшәбез икән, мәдәният турында сөйләшәбез, ә мәдәниятнең үсеше турында сөйләшәбез икән, аны мәгарифсез күрү мөмкин түгел. Алар менә шулай кушылган.

- Безнең милли мәгариф белән проблемалар бар, бу очракта татарны мәдәният белән сәнгать кенә саклап кала алырмы?

- Миңа калса, пропаганданы да йөкләсәк, безнең мәдәниятебез һәм сәнгатебез сыначак. Быел “Сәнгатьләр төне” акциясенә “Сәнгать берләштерә” девизын куйганнар. Әлбәттә, иҗатчыларны берләштерәдер. Төрле буын кешеләрен берләштерәдер. 

Ләкин сәнгатькә ниндидер бурычлар куйсак, бу аның дәрәҗәсен төшерәчәк, аны хезмәтче итеп калдырачак. 

Сәнгатьне без Европача - эзләнү һәм иҗат дип күрәбез. Без аны ирекле кешеләрдән ирекле кешеләргә күчә торган идея дип күрәбез. Аны хезмәт итәргә кую бер дә дөрес түгелдер. Берләштерергә дә тиеш дияргә дә кыймас идем. Мондый максат булу - хата.

- Димәк, сәнгать ирекле булырга тиеш? 

- Сәнгать күпкырлы төшенчә, сәнгатькә без архитектураны да кертәбез, музеебызда күрсәтелә торган каллиграфияне дә кертәбез. Ул бөтенләй ирекле була алмый. Алай булса, мин ирекле төзелгән бинага керергә кыймас идем. “Архитекторлар ничек төзиселәре килә - шулай төзесеннәр”? дип әйтәсе килми. Һәр сәнгатьнең үз кануннары, традициясе бар. Мин традициягә хөрмәт булу яклы, һичъюгында, хөрмәт булмаса, аны белү яклы. Белмәгәч, кабат-кабат велосипедлар уйлап чыгару китә. 

Концертларга баргач, күргәзмәләргә килгәч, яңа булмаган әйберне яңа итеп күрсәтергә тырышуны күп күрәбез бит. 

Шуңа күрә традиция, канун дигән нәрсәләргә мин бик җитди караучы кеше. Музейларыбыз да бер яктан традиция, икенче яктан - үсеш һәм эзләнү. Музейлар эшчәнлегенә килгәндә дә без - беренче чиратта, килүчеләргә тарихыбызны, мирасыбызны күрсәтүче, ниндидер “ачкычлар” бирүче, икенче яктан, бүгенге мәсьәләләргә җавап эзләп, күргәзмәләр әзерлибез. Безнең тарихи шәхесләр турында сөйләвебез музейлардан ерак кешеләргә кызык түгел кебек күренәдер. Ә якынрак килсәң, зәвык белән эшләнгән күргәзмәләрне карасаң, сәнгатьтә дә ниндидер тарихи вакыйгалар аша бүгенге көн ярылып ятканын күрербез.

- Димәк, милләт музейлар алдына мәгърифәтчелек бурычы да куямы?

- Без юбилей даталарында шәхесләребезгә багышланган күргәзмәләр әзерлибез. Өйрәнә башлагач, галимнәр белән аралашкач, ул шәхесләрнең мирасларын барлагач, алар 100-150 ел элек яшәсәләр дә, ниндидер яклары белән бүген дә үрнәк була алуларын да, шуның белән бергә, хаталанган якларын да күрәбез. Бу сәнгать үрнәкләре аша, биографияләр аша, көзгегә караган кебек, үзебезгә карый алабыз. 

- Теманы дәвам итеп, бер сорау: без тарихи шәхесләрнең хаталарын халыкка күрсәтергә тиешме, әллә яшереп калу дөресрәкме?

- Аларның хаталарын бүгенге көндә үзләренә исем ясар өчен күтәреп чыгарып язучылар бар. Безнең Ислам мәдәнияте музее белән бәйле шәхесләр турында сөйләшкәндә дә, бик четерекле мәсьәләләр килеп чыга. Ләкин алар турында барыбер язылачак, ул темалар ниндидер проблема булып килеп чыкканчы, алар турында үзебез әйтеп, ниндидер уртак фикердә булуыбыз хәерле. Шуңа күрә ул хаталанулар турында сөйләшү кирәк дип саныйм. Кычкырып, әрләшеп сөйләшү түгел, мәдәнияткә хас булганча, оппонентка хөрмәт күрсәтеп, тыныч кына сөйләшү яклы. Безнең музейда андый сораулар гаять күп, ислам мәдәнияте дигәч, кешеләрнең куркулары да бар. Кайбер стереотиплары буш урыннан килеп чыкмаган, ләкин кайберләре ясалма рәвештә чыккан, алар кешеләрнең күңелләрендә туган. Без ул турыда сөйләшә алабыз гына түгел, ә бәлки ул сөйләшүләр безнең Ислам мәдәният музееның бер максатыдыр.

- Һәрбер милләтнең ниндидер сыйфатлары бар, безнең милләттә хас сыйфатлар нинди дип саныйсың? Татарлык сыйфатлары?

- Миңа калса, бу хас үзенчәлекләр бүгенге көндә шәһәр тормышында югала бара. Бүгенге көндә татарларга шундый сыйфатлар хас дип әйтмәс идем. Гаилә җанлы дисәк, аның дөреслектән ерак икәнлегенә дә мисаллар күп. Эшчән дибез икән, ялкаулар да таралган. Мин бик матур сыйфатларны гына күрергә теләр идем, ләкин, миңа калса, болар башта гына яши торган күзаллаулар. Ун ел элек экскурсияләр йөртә башлаганда мин яңа биналар төзелүен, иске биналарның саклануын, шундый зур-зур кешеләрнең шәһәрдә яшәвен һәм укуын сөйли идем. Хәзер үземнең ун ел элек сөйләгән сүзләремне искә төшерәм дә, ничектер миңа оятрак: шәһәрне артык каты мактый идем, милли культура турында зур-зур сүзләр сөйли идем. Хәзер дә мин шундый ук уңай бер фикердә. Ләкин ниндидер тыйнаклык уяна. Булганы үзе турында үзе сөйли. Татарга хас сыйфатларны сөйләсәң, үзебезне мактау - ул анекдот, мәзәк, иронияле күренеш. 

- Ә үзебезне үзебез мактамасак башкалар кайдан беләргә тиеш соң?

- Каяндыр ничектер күреп алалар. Агентлар булырга тиеш. Дисскуссиядә катнашканым бар идеме, укыганыммы - иҗат итүчеләр бар, ләкин алар вакытын оештыру эшләренә тотсалар, иҗатка вакыт кимрәк кала. Ниндидер өлкәдә эшләүчеләрне алга алып бара торган кешеләр кирәк. Ләкин без бит монда татарның сыйфаты турында, кешелек сыйфатлары турында сөйлибез. Болар белән мактану сәер. Кайвакытта төрле мәсьәләләрне бер күчкә өябез дә, аннары бер күчтәге төрле сорауларга төрле фикерләребез булып, бер-беребез белән ризалашмаган кебек хис туа. Дөреслектә, сорауларны аерып, нинди фикер салганыңны аңлашып сөйләшсәк, еш кына бер үк максатта, бер үк фикердә булганыбыз аңлашыла. Бер күчкә өеп бутамасак, буташмасак...

- Кайсы татар шәхесенең, татар галименең кайчандыр әйткән сүзләре бүгенге халәтебезгә бик актуаль дип саныйсың?

- Хәзерге вакытта уема килгән, соңгы арада уйлап йөри торган фикер турында әйтә алмыйм - алдашып тормыйм, бармактан суырып чыгармыйм. Минем фикеремчә, без бүгенге көндә дә мөстәкыйль фикерләүче кешеләргә бай, алар - үзебезнең милләт кешеләре дә, башка милләтләр дә. Менә бу абзый, бу хәзрәт, бу әфәнде йөз ел элек әйткән, менә без бөтенебез бу фикер тирәсендә берләшергә тиеш дип әйтү - кыю мөрәҗәгать. Бу сүзгә игътибар итегез, шул сүз белән эшләрегезне бәяләгез дип, ниндидер кешенең сүзен әйтәсем килми. Һәр кеше үзе өчен авторитет булган һәм фикеренә колак салуга лаеклы кешеләрне очратадыр. Миңа алар, нишләптер, мәктәп яшеннән үк очрап торалар иде - аларны эзләп тирән тарихка кереп китмәскә дә була.

- Бүгенге көннең аксакал буларлык кешеләре бармы? Бүгенге көннең авторитетлары? 

- Бүгенге көннең авторитетлары... Мин кеше өстенә йөк йөклим кебек. Менә сезне авторитет дип атадылар, менә хәзер сезнең авызыгызга гына карап торачакбыз дигән кебек... шуңа күрә мин хөрмәт иткән кешеләрне, белмим, кирәк микән атап тору. Казанда минем өчен андый кешеләр бар. Галимнәр, сәнгатьтә, театр өлкәсендә, завод-предприятиядә эшләүчеләр... Эш тәҗрибәмнән чыгып әйтәсем килә, вакытларын, сәләмәтлекләрен аямыйча, хезмәттәшләре турында кайгыртып, бөтен көчләрен куеп эшли торган үрнәк алырлык кешеләр бар. 

- Милли җанлылыкны тәрбияләп буламы? Сине милли җанлы булырга гимназия тәрбияләдеме? Гаиләме? Әллә соңрак башка юллар килдеме?

- Нинди дәрәҗәдә кан аша килгәнен галимнәр әйтер. Әлбәттә, гаиләдән, тәрбиядән килә - ниндидер яшьтә син аны аңламыйча сеңдерәсең, ниндидер яшьтә үзең аның кадерен белеп, үстерә аласың. Тирәлек моның өчен нидер эшли аламы - әйтә алмыйм. Кызыксыну, эзләнү, үз-үзеңә сораулар кую, уку – милли үзаң шулай әкренләп үсә торган күренеш. 

- Синең өчен кем ул татар интеллигенты?

- Иҗат кешеләре, үз өлкәсендә тырышып эшләүче татар җанлы кешеләр. Татар телендә сөйләшеп, татар теленең даирәсен арттыручы кеше ул татар интеллегенциясе санала торгандыр. 

- Татар телендә сөйләшмәүче татар интеллегенциясе була аламы? Тел ул күрсәткечме?

- Мин хаталанамдыр, бәлки, минемчә, тел ул мөһим күрсәткеч. Минем тәҗрибәм кечкенә, ләкин бүгенге көндә мин шундый фикердә. Әлбәттә, бу ниндидер мыжгу кебектер, читкә этәрә торган бер караштыр. Мин гафу үтенәм. Миңа калса, бу бастион, дивар кебек, теләсә нинди күренешне татар күренеше дисәк, татар күренеше дигән нәрсәнең мәгънәсе югалачак. Мәгънәсен аңлау өчен күренешнең чикләрен күрү кирәк. Татар сәнгате, татар иҗаты бар дибез икән, татар теле аның зарури бер өлеше булып тора. 

- Бу глобальләшкән заманда безнең саклану позициясе инде, әйеме?

- Әйе, миңа калса шулай. 

- Бүгенге яшьләр музейны үлгән сәнгать дип әйтәләр. Бүгенге көндә музейны ничек кызыклы итәргә?

- Минем дә “Үле музей сәнгате” дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Үле һәм музей сүзләренең бергә килүе миндә ризасызлык уята. Мин аны аңлата алам. Музейлар мирасны саклый торган үзәкләр булганнар. Соңгы вакытта яңа форматтагы музейлар ачыла, алар бүгенге көн турында да сөйлиләр – кызыклы форматта эшлиләр, төрле уеннар, укыту программасына керерлек очрашулар уздыралар. Заманча эшләнгән күргәзмәләр Казанда да бар, әйтик, нинидидер фән өлкәсенә багышланган күргәзмәләр беренче чиратта балаларны кызыксындыру өчен барлыкка килгән. Музейлар, иҗатчылар белән эшләп, музей стеналарында гына калмыйча, шәһәр урамнарына, мәктәпләргә чыгалар. Шуңа бүгенге музейга эләккән әйберне үлгән әйбер дип санау күптән актуальлеген югалткан караш. 

Монда тагын бер мисал бар. Кинога бару, музейга баруга караганда, күңеллерәк кебек. Ләкин, статистикага карасагыз, бер ел эчендә музейга барган кешеләр саны бер ел эчендә кинотеатрларга барган кешеләр саныннан күбрәк. Музейларга күбрәк йөриләр. 

- Бу уйлап табылган саннар түгелме?

- Юк, уйлап табылган саннар түгел, күп кенә зур музейларда, Казан Кремлендә дә, махсус электрон санагычлар тора. Миңа калса, болар престиж өчен генә, сенсация өчен генә әйтелгән сүз түгел. Болар - ышанырлык саннар. Һәм гади бер нәтиҗә килеп чыга: без башка шәһәргә килгәч, кинотеатрга бармыйбыз, ә музейга киләбез һәм безгә ул кызыклы. Андый кызыклы музейлар саны арта, традицион музейларыбыз заманча эшләргә тырыша. Миңа калса, бүген музей яшәрә. 

Без Мәрҗани күргәзмәсен әзерләгәндә аны мөмкин кадәр җанлы итеп эшләргә тырыштык. Ул күргәзмәдә ике скульптура бар. Берсе аның 1926 елгы Мәрҗани бюсты, икенчесе - 2000 нче еллар башында күзалланган Мәрҗани. Берсендә - яшьрәк ир кеше, башында чалма, икенчесе манара – маяк кебек, Мәрҗанинең сүзләре гарәпчә уеп язылган. Манараның өстендә чалма, таҗ кебек һәм таҗдан өскә таба штиль күтәрелә. Бу – Мәрҗани һәм миңа шундый Мәрҗани якынрак. Кешегә охшатып ясалган скульптурага караганда, миңа бу һәйкәл күбрәк ошый. 

Галимнәр белән аралашып китсәң, Мәрҗанинең юбилей елында гына түгел, ә киләсе елда да Мәрҗанидән атлап китеп сөйләшерлек темалар һәм илһамланырлык юнәлешләр бар. Мәрҗани дигәндә Айдар Юзиев язган “Метеор Веры” повесте хәтергә килә. Шиһабетдин исеме гарәп теленнән дин йолдызы, дин метеоры дип тәрҗемә ителә. Аның бит инде биографияләрен бастыралар да бастыралар, чыга да чыга. Ә бу повесть формасында язылган. Мәрҗәнинең тормыш юлы, әнисенең авырып китеп вафаты, кечкенә малайның ничек кичерүләре... Галим кеше ихластан әдәби әсәр язган. Без, музей кешеләре дә, күргәзмәләребезне хикәя кебек әзерләсәк, күңеллерәк булыр иде. Шуңа күрә музей сәнгате, күргәзмәләр сәнгате үле түгел. Мин моны сөйләп ышандырырга теләвем түгел, ә күреп ышаныгыз дип чакыруым.

- Алдагы сүзгә әйләнеп кайтып, Юзиев бу китапны русча язган. Бу татар китабымы?

- Әйе, бу рус телендә язылган китап. Миңа калса, Айдар Нилович Юзиев бик зур эш эшләгән, кызыклы китап язган, аның тиражы кечкенә. Чыгаручылар үз акчасына чыгарганнар. Казанда түгел, Түбән Новгородта. Һәм бу китап укучысын табып Мәрҗани турында сөйләсә, үз максатына ирешкәндер. Монда Айдар Ниловичка рәхмәт кенә.

- Иң бөек татар шәхесе?

- Күбебезнең тормышы эштә уза, эштә булмаган вакытта да ничектер эш турында уйлыйсың. Шуңа күрә, шәхесләргә килгәндә, эш йогынтысы бар. Без яңа гына Толстойга багышланган күргәзмә әзерләдек. Толстойның тормышына, иҗатына кереп китеп, Толстойны яңадан ачтым. Бер яктан, аның татарларга, ислам мәдәниятенә булган мөнәсәбәте, Коръәнне җентекләп укып, Пәйгамбәребез хәдисләрен рус телендә бастырып чыгарулары... Икенче яктан, мөселманнар һәм татарлар Толстойны бик яратып, зыялылар аны тәрҗемә итеп зур тиражлар белән бастырганнар. Боларны укып, Толстойны якын иттем. Шул ук вакытта без Мәрҗани күргәзмәсен әзерләдек һәм бүгенге көндә миңа Шиһабетдин Мәрҗани бик якын. Киләсе елда прогноз бирә алам, без Ризаэтдин Фәхретдин турында чаралар әзерлибез. Бүгенге көндә бу сорауга җавабым - Мәрҗани, алдагы көндә башка исемнәр дә килеп чыгар. 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов

чыганак: https://intertat.tatar//madaniyat/sh-rchel-r-ilnur-nizamiev-statistikaga-karasagyz-ber-el-echend-muzeyga-bargan-keshel-r-sany-kinoteat/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article