Ай кызы Зөһрә

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

«Борын-борын заманнардан ук кешеләр Айга карап, аның өстендәге сүрәтләрне күрергә омтылганнар. Еш кына әлеге сурәтләр көянтәле кызны хәтерләткән. Аңа карап кешеләр ул кызның айга ничек эләккәнен белергә теләгән». «Зөһрә» әкияте нәкъ шул юллардан башлана.

Ә 1 декабрьдә Кариев театрында @teatr_g.karieva аның ПРЕМЬЕРАСЫ. Әлеге курчак театры «Ай кызы Зөһрә» китабына нигезләнгән. Премьера көнне китапны тәкъдим итү, балалар өчен мастер-класс, уеннар да булачак.

Автор – Йолдыз Миңнуллина,
режиссер һәм рәссам – Ксения Шачнева @ksyushachneva.

Спектакльнең эскизы октябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителгән иде. Һәм ул театрның декабрь афишасына кертелде. Аны 1 декабрь көнне 12.00 сәгатьтә, 9 декабрьдә 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә театрның Кече залында күрергә мөмкин булачак.

Билет бәясе: 100 сум
Билет алу: http://karievteatr.ru
Касса: (843) 237-62-51

Дусларым белән уртаклашам:

Other article