“Чаткылар” документаль спектаклендә 6 төрле һөнәр иясе һәм 2 студент уйнаячак

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Наилә Исхакова

24 декабрьдә Казанның Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак “Чаткылар” спектаклендә 6 төрле һөнәр иясе һәм 2 студент уйнаячак. Бу хакта “Татар-информ”га режиссёр Әминә Миндиярова әйтте.

Әминә Миндиярова репетицияләрнең атнага 4 тапкыр – дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр үткәрелүен әйтте. “Актёрлар профессионал артистлар түгел. Труппабызда укытучылар, инженер, журналист, фотограф, мөхәррир, университет һәм музыка колледжы студентлары бар. Әмма аларны барсын да үз халкының мәдәниятенә, ана теленә битараф булмау берләштерә”, - диде ул.

“Бу – үзешчән труппабызның өченче спектакле. Иң беренче итеп без Илгиз Зәйниевнең “Җәүдәт белән Зөбәрҗәт”, аннары Фатих Әмирханның “Тигезсезләр”ен куйган идек, өченчесе – “Чаткылар”. “Чаткылар” - документаль спектакль. Спектакльдә бары тик җанлы музыка гына булачак. Рояльдә яшь композитор Миләүшә Хәйруллина уйнаячак”, - диде Әминә Миндиярова.

Режиссёр әйтүенчә, беренче спектакльнең “читка”сына сигез кеше килгән. Шушы сигез кешедән һәвәскәр артистлар труппасы оешкан. “Спектакльне куйгач, труппадан 1-2 кеше китте, алар урынына башкалар килде. Алар чын мәгънәсендә иҗатка гашыйк кешеләр, чөнки эштән, укудан соң бөтен вакытларын сәнгатькә багышлыйлар”, - диде ул.

Спектакль 24 декабрьдә узачак. “Бу премьерадан соң без тагын өч спектакль куярга планлаштырабыз, аларның икесе – татар авторларыныкы, берсе – рус язучысыныкы. Без аны татар теленә тәрҗемә итеп куячакбыз”, - диде Әминә Миндиярова.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/20/177469/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article