Кариев театрында яңа ел тамашалары “Асылкош җыры” премьерасы белән башлана

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында төп яңа ел тамашасы булып “Асылкош җыры” спектакле торачак. Аның премьерасы 25 декабрьдә була. Сәхнәдә театрның барлык актерлык труппасы катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль авторы Рүзәл Мөхәммәтшин, композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Рәупова. Мюзикл нигезендә - Каюм Насыйриның “Әбугалисина” әкияти повесте.

Мюзиклның “Зөһрә сылу” номерын Мәскәүдә 12 декабрьдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге карамагындагы “Медиаклуб”та тыңлыйлар. Аны Зөлфия Рәупова үзе башкарган.

Бу авторларның икенче уртак эше. Беренче эш нәтиҗәсе булып, Татарстан дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский заказы белән язылган “Ак бүре” операсы булды.

Премьера 2013 елда Казанда Мәдәни Универсиада кысаларында уңышлы узды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/23/177645/

Other article