Мәскәүдә беренче тапкыр Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Наилә Исхакова

 Мәскәүдә беренче тапкыр композитор Эльмир НИЗАМОВның иҗат кичәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ”га Эльмир Низамов үзе хәбәр итте.

“Төрле концертларда, проектларда катнашып, Мәскәү сәхнәсендә күп тапкыр чыгыш ясаганым булды, ә менә бөтенләй минем әсәрләремнән торган концерт Мәскәүдә әле беренче тапкыр оештырылачак", - диде Эльмир Низамов.

Композитор әйтүенчә, иҗат кичәсендә төрле жанрларга, стильләргә караган музыка яңгыраячак. "Камера һәм вокал музыкасы булачак. Театраль әсәрләрдән берничә композициям тәкъдим ителәчәк", - диде ул.

"Сентябрь аенда мин Мәскәүдә композиторлар конкурсында катнашкан идем. Шушы бәйгедә махсус бүләк буларак А.Н.Скрябин музее миңа иҗади кичә уздырырга сертификат бирде. Мин бу мөмкинлектән файдаланым, концерт оештырырга булдым", - диде Эльмир Низамов.

Кичә 14 февральдә сәгать 19:00да Мәскәүнең А.Н.Скрябин музеенда үтәчәк.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/05/178316/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article