Килмешәк Индиягә юл тотачак!

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

КАМАЛ ТЕАТРЫ ТАРИХТА БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ ИНДИЯДӘ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬДӘ КАТНАША
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үз тарихында беренче мәртәбә Индиягә спектакль белән бара. Камаллылар Индиянең Милли Драма Мәктәбе оештырган Халыкара фестивальдә катнаша. 6-8 февральдә театр труппасы Дели һәм Варанаси шәһәрләрендә С.Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итәчәк. 
«Индия тамашачысы белән очрашу безнең өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы адым. Индиягә бит беренче мәртәбә генә баруыбыз. "Килмешәк" спектакленең фестивальләргә еш чыгуына без бик шат. Әлеге спектакль белән күптән түгел Кытайга (Нанкин ш.) барып кайткан идек, яз көне Венгрияга (Будапешт ш.) Халыкара фестивальгә җыенабыз", - дип сөйләде Камал театры директоры Илфир Якупов.

чыганак: https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/news/kamal-theatres-of-tarata-berence-mrtb-indeed-halikar-festival-katasha-/?lang=tat&fbclid=IwAR3AJyLPyQLpmbjqD4eqTPjjUXWmKT4DBqKbdgEANvr7jFjoV1Ymg6xfA6Q

Дусларым белән уртаклашам:

Other article