Казанда Рәдиф Кашаповның "Тыныч җырлар" исемле яңа концерты узачак

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Музыкант һәм журналист Рәдиф КАШАПОВ "Тыныч җырлар" исемле яңа акустик программасын тәкъдим итә. Концерт 17 гыйнварда, 19:30да, Зур Кызыл урамы, 34/16 йортта узачак. Бу хакта музыкант "Татар-информ"га үзе хәбәр итте.

Программада - соңгы айларда язылган җырлар. "Алар - быел чыгачак "Fanzaliya" һәм "ГШК" альбом җырлары. Сыйфаты белән тыныч, ләкин шул ук арада куркыныч җырлар", - ди музыкант. 

Рәдиф Кашапов беренче тапкыр яңа состав белән берлектә чыгыш ясаячак. Биредә Алтайдан килгән консерватория студенты Байару Такшина (фортепьяно), Регина Ибраһимова (укулеле, скрипка), Гүзәл Сабирова (вокал) һәм Тимур Музавитов (бас-гитара) катнаша. Шулай ук музыкантларга Gauga төркеме солисты Оскар Юнысов та кушылды. Ул баян һәм гитара партияләрен башкарачак.

автор: Айдар Әхмәдиев.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/15/178851/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article