Татар яшьләре опера аша үз Такташларын эзлиләр

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Татар иҗатчы яшьләре Такташны опера жанры аша аңларга тырышалар. Сүз Ильяс КАМАЛның Рүзәл МӨХӘММӘТШИНшин либреттосына язылган “Минем Такташ” операсы турында бара. Әсәрне Лилия Әхмәтова сәхнәләштерә.

“Безнең операбыз өлешчә биографик булса, өлешчә ул яшәгән чорның каршылыкларына бәйле”, - диде яшь композитор Ильяс Камал Татарстан мәдәният министрлыгында “KazanOperaLab” иҗат лабораториясендә катнашучылар белән үткән матбугат конференциясендә.

Февраль аенда Тинчурин театрында “Sforzando” башкару сәнгатен үстерү фондының “KazanOperaLab” иҗат лабораториясе эшләре тәкъдим ителәчәк. Проект кысаларында өч спектакль чыгарыла. Аларның икесе әзер. “1+6” һәм “Бледно-голубая точка” спектакльләренең премьерасы 4 февральгә билгеләнгән.

Әлегә өченче операның көне төгәл билгеле түгел. Аның февраль азагында буласы гына әйтелә. Оештыручылар моны команданың эшләп өлгерә алмавына бәйләп аңлата.

Операда Такташ партиясен Артур Исламов, Шагыйрь хатынын Эльза Исламова, яшь шагыйрьне Илгиз Мөхетдинов башкара.

Опера “Sforzando” яшьләр оркестры белән берлектә башкарыла. Дирижер – Ильяс Камал үзе.
 

автор: Рузилә Мөхәммәтова​

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179556/

Other article