“Әлиф” хореографик спектакле Мексикада узачак халыкара заманча бию фестиваленә чакырулы

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

“Әлиф” хореографик спектакле Мексикада узачак халыкара заманча бию фестиваленә чакырулы. Бу хакта иҗат төркеме үзе хәбәр итә.

Фестиваль Мехико шәһәрендә август аенда булачак. “Әлиф” – Россиядән катнашучы бердәнбер спектакль.

“Әлиф” иҗат төркеменең менеджерлык эшләрен үз өстенә алган Алена Батуллина ачыклык керткәнчә, фестивальнең шартлары катнашучылар өчен бик уңайлы. Чыгымнар бары тик авиабилетлар өчен генә каралган. “Әлиф” иҗат төркеме министрлыкның ярдәменә өметләнә.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышында хореограф һәм биюче Нурбәк Батулланың «Алтын битлек» лауреаты булуын ел казанышы буларак билгеләп үтте. Чыгышта “Әлиф” спектакленең бюджеты 47 мең сум булганы да искәртелде.

27 февраль көнне “Әлиф” хореографик спектакле Кариев театры сәхнәсендә күрсәтелә. Билетлар сатуда.

"Әлиф" спектакленең режиссеры - Туфан Имаметдинов, хореограф - Марсель Нуриев, рәссамы - Лилия Имаметдинова. Хореографик спектакльдә Нурбәк Батулла бии.

автор: Рузилә Мөхәммәтова.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/07/180386/

Other article