Нурбәк Батуллага Муса Җәлил премиясе бирелә

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Татар биючесе Нурбәк БАТУЛЛА Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек дип табылды. Бу карар бүген Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү комитеты утырышында кабул ителде.

Былтыр Нурбәк Батулла "Әлиф"тәге роле өчен Русиянең иң абруйлы театр бүләге – "Алтын битлек"кә лаек булган иде. Ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады. "Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде ул. "Әлиф" спектакле еллар дәвамында үзенең асылын югалта барган татар теленә багышлана. Телне башта латин имлясына күчереп, аннары кирилл хәрефләренә күчәргә мәҗбүр итү аның җиде хәрефен югалтуга китергән, тел үзенең асылыннан тайпылган, дип әйтергә тели авторлар.

Татарстан республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт лауреатка бирелә. Бу бүләкне республиканың сәләтле яшьләренә тапшыралар – аларның яше 30дан артмаган булырга тиеш. Җәлил премиясенә яшьләр өчен эшләүче аерым авторлар, иҗат төркемнәре, иҗади берләшмәләр сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия өлкәләренең үсешенә керткән өлешләре өчен, шулай ук яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр програмнарын тормышка ашыруда югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен лаек була.

Моңа кадәр Муса Җәлил премиясе Татарстанның халык артисты Марат Шәриповка, шагыйрь Рәмис Аймәт, Тинчурин театры артистлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов, Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, композитор Эльмир Низамов, җырчы Филүс Каһиров һәм башкаларга бирелгән иде.

чыганак: https://www.azatliq.org/a/29759650.html?fbclid=IwAR3YhfXk326ChXzY_BB9oEYInI7uuv3JBYh0NzP-whmWHJ7XE_rG_qAbDuE

Дусларым белән уртаклашам:

Other article