Кариев театры артистларына актер һәм режиссер Илдар Мусин иркенлек дәресләре бирә

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары теләге булган һәр кешене импровизация ясарга өйрәтәчәк. Моның өчен “Калеб” яңа буын җыены һәм Казанның Г.Кариев театры кысаларында "Театрда импровизация" актерлык лабораториясе үткәрелә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә игълан ителде.

“Бу проектның авторы юк. Ул демократик күренеш. Шулай да импровизация ясарга өйрәнеп була. Чөнки чын иҗат импровизациядә башлана”, - диде Нурбәк Батулла.

"Театрда импровизация" актерлык лабораториясен үткәрүче команда 23 февральгә кадәр катнашучылардан гаризалар кабул итә.

24 февральдә барлык теләүчеләр өчен тренинглар каралган. Тренингларда эшләячәк педагоглар – Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриев һәм Нурбәк Батулла.

“Тренингларда күнегүләр ясап карыйбыз да, кеше артык күп килсә, 25 февральдә кастинг үткәрәбез”, - диде Нурбәк Батулла.

Командага 16 кеше сайлап алыначак һәм алар 15 мартка кадәр импровизациягә өйрәнәчәк. 15 мартта лабораториядә катнашучыларның беренче эшләре тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

_________________

Актер һәм режиссер Илдар Мусин Кариев театры артистларын иркенлеккә өйрәтә – уникаль ысул белән тренинглар үткәрә башлаган. Бу хакта "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә багышлап “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйттеләр.

“Илдар Мусин бик уникаль методика буенча эшли - “Демидов этюдлары” дип атала. Демидов методикасын белүчеләр аз. Ул көнчыгыш фәлсәфәсенә, иркенлеккә корылган. Демидов – гаделсез онытылган исем. Ул Станиславскийның чордашы, алар бергә эшләгәннәр”, - дип сөйләде Нурбәк Батулла.

Илдар Мусин – Татарстан егет. Ул Санкт-Петербургта укыган. Хәзерге вакытта Бурятиянең буддизм университетында фәлсәфә өйрәнә. Казанга ул Нурбәк Батулла чакыруы буенча килгән.

“Әлеге тренинглар кешенең эчке потенциалын ача. Бу сирәк очрый торган педагогика. Педагог синең кимчелекләреңне түгел, уңай якларыңны күрә. Син 20 минут нидер эшләгәндә шул арада 1 секунд уңай ягың булса, ул игътибарны шул секундка юнәлтә һәм бу бик файдалы. Чөнки җәмгыять безгә чикләр куя, безне ачуланалар. Шуңа без эчке потенциалыбызны ача алмыйбыз”, - дип аңлата Нурбәк Батулла.

19 февральдә Илдар Мусин теләге булганнар өчен ачык дәресләр үткәрәчәк.

Илдар Мусин тренинглары “Калеб” яңа буын җыены һәм Кариев театры кысаларында оештырылган "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә әзерлек булып тора.

автор: Рузилә Мөхәммәтова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180620/

Other article