Эльмир Низамовның әсәре беренче тапкыр Яңа Зеландиядә яңгыраган

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Яңа Зеландиянең Окленд шәһәренең Рэй Фридман сәнгать үзәгендә “Татар һәм рус музыкасы энҗеләре” дип аталган классик музыка концертында яшь композитор Эльмир Низамовның әсәре яңгыраган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.

“Әлеге концерт дөньяның төрле шәһәрләрендә яшәүче классик музыка сөючеләргә татар моңын ишеттерү максатыннан куела. Ул берничә ел дәвамында Татарстан композиторлар союзы тарафыннан оештырылып килә”, - диде ул.

“Яңа Зеландиядә “У стены Плача” дигән әсәрем яңгырады. Аны кыллы камера оркестры уйнады. Бу минем өчен зур шатлык булды. Яңа Зеландия – минем өчен яңа континент, яңа ил”, - диде композитор.

“ТР композиторлар союзы рәисе Рәшид Кәлимуллинның Австралия композиторлары белән элемәтәләре яхшы. Узган ел ул шунда үткәрелде. Ә быел алар бергәләшеп уңышлы гына Яңа Зеландиядә уздырылды”, - диде Эльмир Низамов.

“Татар һәм рус музыкасы энҗеләре” концертында классик әсәрләрдән тыш, заманча композицияләр дә яңгыраган.

автор: Зилә Мөбәрәкшина

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180626/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article