Нурбәк Батулла: Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләрне балачактан салам

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш хореографы, быелгы Муса Җәлил премиясе лауреаты Нурбәк БАТУЛЛА Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләрне балачактан бирле салуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде. Бүген ул Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салу чарасында катнашты.

“Муса Җәлил кешелекле, ихлас, үзенең мәсләкләренә тугры кеше булган. Аның һәйкәленә чәчәкләрне балачактан бирле салам”, - диде Нурбәк Батулла.

Бүген 1 Май мәйданындагы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.

Чарада ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр һәм язучылар Рәмис Аймәт, Галимҗан Гыйльманов, Ренат Харис, Разил Вәлиев катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм ТР мәдәният министрлыгыннан вәкилләр бар иде.

Шулай ук герой-шагыйрьнең иҗатын сөюче татар галимнәре, артистлар, студентлар, “I Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә җиңүче укучылар чарада катнаштылар.

автор: Марат Мөбарәкшин

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180909/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article