Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирының рәсми ачылышы

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Милли музее

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры 

Пресс-релиз

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирының рәсми ачылышы 

2019 елның 1 июнендә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында экспозицияләрнең тәкъдим итү һәм Татар китабы йортының рәсми ачылышы узачак. Экспозицияләр музей бинасында узган тергезү һәм тернәкләндерү эшләре тәмамланганнан соң беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Шариф Камал – татар әдәбияты классигы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. Шәриф Камалның иҗади мирасы төрле иҗади жанрларда һәм юнәлешләрдә тәкъдим ителә. Шәриф Камал үзенең романнарында һәм пьесаларында үзенчәлекле һәм истәлекле образлар, агарту белән шөгыльләнгән, яңа җәмгыять төзүдә катнашкан геройларны тудыра алган.

Шәриф Камал музее 1950 елда XIX гасыр башында Казанның үзәк урамнарының берсендә урнашкан ике катлы кирпеч бинада ачылып китә. Язучы 1928-1942 ел аралыгында үзенең гаиләсе белән биредә яшәгән. 

2016 елдан башлап бинада тергезү эшләре алып барылды. Хәзер музей Татар китабы йорты һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры буларак үзенең ишекләрен ача. 

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасының рәсми затлары, мәдәният эшлеклеләре, галимнәр, язучылар һәм Шәриф Камалның туганнары катнашачак.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет Рәисе Р.И. Вәлиев,Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Д.Д.Натфуллин, ТР Милли музее Генераль директоры Г.Р.Нәҗипова, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты Д.Ф.Заһидуллина, «Татарстан китап нәшрияты» директоры И.К.Сәгъдәтшин, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры Л.Н.Шарова, шулай укШариф Камалның оныкчыгы А.В.Байгильдиевчыгыш ясаячак.

Ачылыш тантаналы рәсми өлештән һәм ирекле формада эшли иҗади мәйданнардан торыр дип күзаллана. Ачылыш тантанасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, шулай ук Казан театр училищесы студентлары катнашында уза торган иммерсив экскурсия рәвешендә булачак. Оештыручылар тәкъдим итә торган формат җанлы аралашу, ачык экскурсияләр һәм фикер алышуларны күзаллый.

Иммерсив экскурсия Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры кунакларын узган гасырның 30-40нчы еллары атмосферасына алып кереп китәчәк. Актерлар белән беррәттән мәйданчыкта музыкантлар да эшләячәк. Музыкантлар башкаруында узган гасырның 30-40нчы еллар музыкасы яңгыраячак.

Көн дәвамында Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен интеллектуаль квиз-уен, югары сыйныф мәктәп укучылары һәм студентлар өчен басма китап әзерләү буенча остаханә уздырылачак. Кече яшьтәге балалар өчен махсус программа каралган. Балалар мәйданчыгында тәрбиячеләр һәм укытучылар эшләячәк. Китап кибете, экспозиция заллары килгән һәр кунак өчен ачык булачак. Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен яңа лабораториягә әйләнер дип көтелә.

Чара Островский урамы, 15нче йорт буенча 11.00-21.00 аралыгында узачак.

«Татар китап йорты»Сезне көтә!

ТР Милли музее матбугат хезмәте

+7(843) 292-32-18

 

Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры: +7(843) 590-80-67 

ПРОГРАММА:

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее Һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры Сезне 2019 елның 1 июнендә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры бинасында төзекләндерү эшләре тәмамлану һәм яңа экспозиция ачылу тантанасына чакыра

 

Программа:

11.00 -  12.00«Матур туганда»–иммерсив экскурсия

11.00 – 12.00«Әбүгалисина»– студентлар өчен интеллектуаль уен-квиз

11.00 – 12.00«Минем беренче китабым»– үсмерләр өчен типографиядә китап басу буенча мастер-класс

11.00 – 12.00 «Китапта кунакта»– нәниләр өчен  махсус программа

12:00 - 13:00   Рәсми ачылу тантанасы

13:00 – 16:00   «Иҗади лаборатория» – балалар һәм студентлар өченуку-укыту һәм күңел ачу чаралары: 

«Китапта кунакта»– нәниләр өчен  махсус программа
«Минем беренче китабым»– үсмерләр өчен типографиядә китап басу буенча мастер-класс

16:00 – 19:00  «Китаплар яшәгән йортта...»

Татар китабы йортыэскпозициясен һәм фондларын тупларга ярдәм иткән галимнәр, язучылар беләночрашу
Экспозицияләрне һәм фондларны туплау буенчакыскача ликбез

19:00 – 21:00  «Матур туганда»  иммерсив экскурсия

 

Көн дәвамында  экскурсияләр уздырыла, китап кибете, типография, балалар бүлмәсе эшли.

 

Адрес:

Казань шәһәре, Островский урамы, 15 йорт

Т. +7(843) 590-80-67

 

Рәхим итегез!

https://tatmuseum.ru/kamalmuseum/

 

 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article