Ноктюрн #6

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

элеккечә синдәмен, Казан.
элеккечә күгең зәңгәр кашлы,
һәм һаман шул ук яз, актык тоздан
арынган диңгезләр суын
башым
очына койдыра;
ашыгыбрак,
койрыгын тоталмый,
әйләнә Җир.
кыскарган эңгерләр артыннан кыскара
итәкләр;
абзыйлар - бирмәгәнгә рәнҗи.
иң төпчек яңгырың, зиратларда аунап,
сыннарны рөхсәтсез
үбәдер иреннән.
һәм ахшам шләпәсе өстеңә ава, ламп
яктысын керткәләп һәр йортка.
әкренләп,
йокыга озатып бер учлык дөньясын,
яшь ана үрә көй иң йомшак сүзләрдән.
һәм тиздән, бик тиздән
җирән таң бозавы
чатнаганчы ялар майлы күк табасын -
ачыккан, ахрысы.
бауларга кер асып,
карчыклар сөенер кояшлы иртәңә.
хачларга кадаклап адашкан нурларны,
попларың чаң кагар иркенләп,
битеңнән
калдыгын куалап юрарлык төшләрнең;
кешеләр, кортлардай, очарлар оядан...
әйләнә торыр Җир, шыгырдар күчәре,
кыйтгалар, кыйблалар йөренер күченеп,
тузганак таҗлары ил эзләр, очынып -
без гыйффәт югалткан бу язда.

20.04.

Дусларым белән уртаклашам: