АУМАКАЙ ЭТЮД

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

кадерен бик яхшы белгән шәһәр бу.
язмышларны адаштырган зәгыйфь кала кышы.
сизәсеңдер, бу сагыш кына түгел, бәлки,
яшәү рәвешедер,
дәвер тәгәрмәче таптап киткән бала тавышы.
клавишаларда катып калган фа-диез
йогынтысымы шунда,
очраклы дусларның әйдәп кычкыруымы:
до дна, брат, до дна, до дна...
чарасыз кичләргә бирелгән вәгъдәләр
үтәлә сыман.
әйе, үтәлә -
бүген сине күрмәвемә ике атна.

бүген уйлар юклыгыннан башым куык,
өер-өер очкан карлар, әнә, искәртә тәрәз мәгънәсен,
шундый матур булып күренгән Казанымда кыр бураны,
кешеләрне,урамнарны йоткан ак рәсем.

үләргәдер бәлки?
шулай, бәлки, тәмамлана бу әсәр?
мин уйнаган герой, нидер белеп, ташлана ундүртенче каттан?
үләр идем дә, артык баналь булып тоелыр бу тәмамлау.
үлемнән соң да синең барлыгың
куркыта.

Э.Б.

13 '2'14

Дусларым белән уртаклашам: